Русиядә "Сугыш хәле турындагы" канунга үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда алар аннексияләнгән җирләрдә сайлаулар үткәрүне күз уңында тота. Тавыш бирүне Үзәк сайлау комиссиясе, Саклану министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белән киңәшләшкәннән соң уздыра алалар. Әлеге документны Русия президенты Владимир Путин имазалады.
Сугыш хәле кертелгән урында тулысынча да, яки аның аерым бер өлешендә генә дә сайлаулар үтә алачак.
Моннан тыш, канун хакимиятләргә кешеләрне сугыш хәле кертелгән урыннан сугыш хәле кертелмәгән җирләргә депортацияләргә хокук бирә.
Яңартылган канун Русия президентының сугыш хәле гамәлдә булган төбәкләргә кертелгән тыюларын һәм чикләүләрен бозучыларны 30 тәүлеккә тоткарларга рөхсәт итә.
- Әлегә Русия хакимиятләре сугыш хәлен Украинадан аннексияләнгән Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда һәм Запорожье белән Херсон өлкәләрендә кертте.
- Русия президенты бу төбәкләрне аннексияләве хакында былтыр сентябрьдә игълан итте, әмма аларның кайбер өлешләре генә Мәскәү контролендә. Киев һәм Көнбатыш илләре алдан ук аннексияне танымаулары турында белдергән иде.
Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү
- 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
- Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
- 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
- Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
- 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум