Бүген Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәсе комитетында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге топонимнары торышын карадылар.
Казан шәһәр думасы секретаре, шәһәрнең топонимика комиссиясе рәисе Альбина Рәфыйкова сүзләренчә, җирле хакимият татар һәм урыс телләрен тигез кулланырга омтыла.
351 урамның 162се татар исемнәре, 189 — урыс исемнәре белән аталды
"Совет чорында Казандагы урамнарның зур өлешенә урыс исемнәре бирелгән. Топонимика комиссиясе бу вазгыятьне исәпкә алып һәм икетеллелек булсын өчен Казанның башкарма хакимиятенә урыс һәм татар телендә атамалар тәкъдим итә. 2006 елдан бүгенгә кадәр бирелгән 351 урамның 162се татар исемнәре, 189 — урыс исемнәре белән аталды", диде ул.
Димәк, соңгы 17 елда Татарстан башкаласында урамнарның 54 процентына урыс телендә, 46 процент очракта — татар телендә исем бирелгән.
Казан түрәләре урамнарга билгеле шәхесләр исемен бирү мөддәтен дә үзгәртергә җыена. Хәзерге вакытта топонимика комиссиясе шәхеснең исемен мәңгеләштерүне ул үлгәннән соң бер ел узгач башкара ала. Шәһәр түрәләре бу таләпне Мәскәүдәге сыман 10 елга үзгәртергә тели.
Чаллы башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов төп проблемнарның берсе — урам исемнәренең татарчасы төрлечә язылуында дип саынй.
Урам исемнәрен мәгънәви яктан тәрҗемә итмәскә дигән карар кабул иттек
"1980-90нчы елларда шәһәрдә урам исемнәрен татар теленә тәрҗемә итә башладылар. Әйтик, "Цветочная" урамын бер йортка "Чәчәкле", икенчесенә "Чәчкәле" дип яздылар. Андый йортлар шактый. 2007 елның февралендә шәһәр шурасы урам исемнәрен мәгънәви яктан тәрҗемә итмәскә дигән карар кабул итте. Исем йә татарча, йә урысча языла. "Аръяк урамы", димәк, "улица Аръяк". Билгеле шәхесләр исеме бирелгән урамнарга килгәндә, әйтик, Габдрахман Әпсәләмов урамын урысча "улица Габдрахмана Апсалямова" дип язалар. Шәһәрдә татарча атамалы урамнар да җитәрлек, урысчасы да. "Улица Васильковая"ны "Васильковая урамы" дибез", дип аңлатты ул.
Хәлимов сүзләренчә, татар һәм урыс атамалы урамнар Чаллы шәһәр шурасының 2007 елгы карары нигезендә бүгенгә кадәр тәңгәлләштерелмәгән. Ул алга таба бу эш белән шөгыльләнә башлауларын хәбәр итте.
Депутатлар арасында урам исемен алыштырганда "мэрия халык фикерен исәпкә алмый" дигән фикер әйтүчеләр дә булды. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Казанның үзәк урамына Назарбаев исемен бирүне "ашыгып эшләү" дип атады.
2015 елда Казан хакимияте Эсперанто урамына Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев исемен бирде. Бу карарны хакимият вәкилләре урамда Халыклар дуслыгы йорты булуы белән аңлатты. Бу адым Эсперанто урамында яшәүчеләрдә ризасызлык уятты, халык урам чараларын оештырды, петицияләр имзалады.
Миргалимов Казан һәм Чаллы урамнарына Русия һәм совет чорының билгеле шәхесләре исемнәрен бирүне яклавын әйтте. Бу Чаллы хакимияте Михаил Калашников исемен мәңгеләштерүдән баш тартуга җавап итеп әйтелде.
"Татарстан — аерым дәүләт түгел. Без Русия составында, аның йөрәгендә. Шуңа да Калашников кебек кешеләрне читләтеп узмаска кирәк. Аның коралы белән бүген дә сугышалар", диде ул.
Татарстан коммунистлары җитәкчесе "хакимият барыбер алмашыначак, Кремль урамына кире Ленин исеме кайтарылачак", дип ышана.
- Узган ел "Болгар мирасы" ширкәте башлыгы, язучы Шәриф Камал туганы Нәфис Байгилдиев Казандагы Назарбаев урамына Шәриф Камал исемен бирүне сорап, Татарстан хөкүмәте, Дәүләт шурасы һәм мәдәният министрына мөрәҗәгать итте. Әмма түрәләр бу тәкъдимне кабул итмәде.
- Моңа кадәр депутатлар авыл атамаларын ике телдә дөрес язу мәсьәләсен күтәргән иде. Алар Күн авылының Конь дип тәрҗемә ителүенә гаҗәпләнде.
- 2019 елда Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова исемнәре Казан үзәгеннән читтә урнашкан "Салават күпере" торак комплексы урамнарына бирелде. Бу милли җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты.
- Элегрәк тел активисты Тәлгать Хөснетдинов Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының урам атамаларын тәрҗемә итүдән баш тартуын тәнкыйтьләгән иде. Ул республиканың дәүләт теле дәүләт тарафыннан дискредитацияләнә, дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум