Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда печән чабу бәйрәмендә балалар өчен саламнан солдат карачкылары һәм танклар ясап куйганнар


Саламнан ясалган арт-объектлар
Саламнан ясалган арт-объектлар

Кырмыскалы районы Таусеңер авылында "Яңгыра, чалгы!" республика бәйрәме үткән. Анда саламнан окоп, Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләрне һәм танк ясап куйганнар. Шул ук вакытта саламнан ясалган хәрбиләрне ошатып бетермәүчеләр дә булган: алар үлгәнгә охшаган, дип канәгатьсезлек белдерәләр.

3 июньдә Башкортстанның Кырмыскалы районы Таусеңер авылында "Яңгыра, чалгы!" республика бәйрәме үткән. Анда Башкортстанның төрле районыннан үлән белән дәвалаучылар һәм печән чабучылар җыелган. Бу хакта Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов хәбәр итте.

Шунысы үзенчәлекле: бәйрәмне "ватанпәрвәр рухта" үткәргәннәр: чара узган урынга саламнан Украинадагы сугыш белән бәйле арт-объектлар ясап куйганнар. Бу хакта "Пруфы" басмасы җиткерә.

Балалар өчен дип ясалган салам шәһәрчектә мультфильм каһарманнары да урын алган, саламнан Z тамгасы куелган танк, шулай ук берничә Русия солдатының карачкысын да ясап куйганнар.

Окоп та ясаганнар, анда һәлак булган хәрбиләрнең фотоларын элеп куйганнар. Шул ук вакытта басма искәртүенчә, саламнан ясалган хәрбиләрне ошатып бетермәүчеләр дә булган.

"Каһарманлык күрсәтергә теләгәннәрдер, безнекеләр бирешми дип. Әмма сугышчыны утыртып булса да куярга ярамаганмы – үлеп яткан кебек яткырганнар", дип фикер белдергән басмага күргәзмә фотоларын җибәргән чыганагы.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстанда сугышны хуплап, әледән-әле яңа тәкъдимнәр белән чыгыш ясап торалар.
  • Республика башлыгы Радий Хәбиров "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.
  • Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.
  • Хәзерге вакытта республикада сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән, алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә. Биш батальон инде сугышка китте дә.
  • Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Алар арасында хәтта медицина ротасы да бар. Соңгы вакытта һәр атна саен диярлек хәрби әзерлекләргә яңа төркемнәр төзеп җибәреп торалар.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 743 кеше һәлак булган.
  • Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG