Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия өй түбәләрендә кешеләр утыра торган авылларга волонтерларны кертми


Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелгәннән соң төшерелгән фото, якын-тирә торак-пунктларны су баса башлады
Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелгәннән соң төшерелгән фото, якын-тирә торак-пунктларны су баса башлады

Волонтерларга ни өчен кертмәүләренең сәбәпләрен аңлатмыйлар диелә. Шул ук вакытта, ASTRA искәртүенчә, кешеләр ярдәм соравын дәвам итә, су баскан авылларда яшәүчеләр өйләренең түбәләренә менеп котылырга тырыша.

Херсон өлкәсенең Русия куйган хакимиятләре коткару жилетлары һәм көймәләр белән килгән волонтерларны Олешки, Новые Солонцы, Коханы кебек авылларга кертми. Бу авылларда кешеләр су баскан өйләренең түбәләрендә утыра, дип сөйләгән волонтерлар ASTRA Telegram-каналына.

ASTRA язуынча, волонтерларга ни өчен кертмәүләренең сәбәпләрен аңлатмыйлар. "Кире борып кына җибәрәләр. Безнең ярдәм итәргә теләгән кешеләребез күп җыелды. Көймәләр китерделәр. Хәзерге вакытка нибары ике кешене генә үткәреп җибәрделәр", дип белдергән басмага бер чыганагы.

Шул ук вакытта, ASTRA искәртүенчә, кешеләр ярдәм соравын дәвам итә, су баскан авылларда яшәүчеләр өйләренең түбәләренә менеп котылырга тырыша.

Бер үк вакытта Херсон өлкәсенең баскынлыктагы өлешендә Русия хакимиятләре гадәттән тыш хәл тәртибе керте.

Алданрак Украин хакимиятләре су басу башланганнан соң 1500ләп кешене эвакуацияләвен хәбәр иткән иде. Херсон өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Прокудин әйтүенчә, 7 июньгә Херсон өлкәсенең уң ярында 1852 өйне су баскан, бу урыннардан 1457 кешене чыгарганнар.

Херсонның Русия басып алган өлешенә куелган хакимият белешмәләренә күрә, Яңа Каховкадан 900дән артык кешене эвакуацияләгәннәр.Җиде кеше хәбәрсез югалган.

  • Кичә, 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә якны су баса башлады.
  • Херсон өлкәсенең Днепрга терәлеп урнашкан Украина контролендәге җирләреннән кешеләрне эвакуация поездлары белән алып чыктылар. Әмма Херсон өлкәсе башлыгы Александр Прокудин украин хакимиятләре бары тик Днепрның уң ярында яшәүчеләрне генә эвакуацияли диде. Сул як яр исә Русия хәрбиләре баскынлыгында.
  • Украина, Европа берлеге һәм Британия бу хәл өчен Русия җаваплы дип искәртә. Киев бу хәл - Украина кораллы көчләренең контрһөҗүмгә күчүен туктату өчен эшләнде дип фикер белдерә. Русия ягы гаепләүләрне кире кага һәм Каховка гидроэлектр станциясендәге казаны "Украина махсус кылган диверсия" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG