Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәттәге мәхкәмә "Украинага дан!" дип кычкырган иргә 40 мең сум штраф салган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Әлмәт дәүләт нефть институты бинасы янында Владислав Кирсанов "Милләткә дан, Русиягә – үлем. Кызыл мәйданга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте инде. Украина барысыннан өстен! Украинага дан!" дип кычкырган.

Әлмәт шәһәр мәхкәмәсе Владислав Кирсановны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип табып 40 мең сум штраф салган. Бу хакта "Idel.Реалии" яза.

Эш материалларыннан күренгәнчә, Әлмәт дәүләт нефть институты бинасы янында Владислав Кирсанов "Милләткә дан, Русиягә – үлем. Кызыл мәйданга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте инде. Украина барысыннан өстен! Украинага дан!" дип кычкырган.

Мәхкәмә фикеренчә, шул рәвешле ул Русия кораллы көчләре абруен һәм аңа булган ышанычны какшатучы гамәлләр кылган, аны "дискредитацияләгән".

Мәхкәмә утырышында ир гаебен таныган һәм үкенеч белдергән диелә.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Русиядә хәрби цензура кертелгән дияргә дә була, медиаларга сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктырту рөхсәт ителә.
  • 2022 елда Татарстанда сугышка каршы чыккан өчен 258 кешене җаваплылыкка тартканнар. 135 кеше рөхсәтсез чараларда катнашуы өчен штрафка тартылган һәм кулга алынган, ә 123 кешегә Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен штраф бирелгән.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG