Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пригожин: "Вагнер" ширкәте Русия саклану министрлыгы белән килешү имзаламаячак"


Бахмут урамында "Вагнер" сугышчысы
Бахмут урамында "Вагнер" сугышчысы

Шойгу ихтыярилар отрядлары саклану министрлыгы белән килешү имзаларга тиеш дигән таләп куя.

"Вагнер" хәрби хосусы ширкәте Сергей Шойгу белән бернинди килешү имзаламаячак. Бу хакта ширкәт җитәкчесе Евгений Пригожин әйтте. 10 июньдә Русия саклану министры Шойгу барлык ихтыярилар отрядларын "комплекслы ярдәм оештыруга һәм максатларга ирешү өчен бердәм карашлар булдыру"га 1 июльгә кадәр Саклану министрлыгы белән килешү имзалатуны күздә тоткан фәрманга кул куйган иде.

Пригожин сүзләренчә, "Вагнер" ширкәте болай да бар эшләрен Русия кораллы көчләре командирлары белән килештерә һәм югары нәтиҗәле структура булып тора.

"Кызганычка каршы, күпчелек хәрби бүлекләрдә андый эффективлык юк, һәм нәкъ шул сәбәпле Шойгу хәрби хәрәкәтләр белән тиешлечә идарә итә алмый. Бу карардан соң нәрсә булырга мөмкин - безгә корал һәм сугыш кирәк-яраклары бирелмәячәк – ярый карарбыз, башларына төшкәч корал һәм сугыш кирәк-яраклары тотып "ярдәм" итү үтенече белән үзләре киләчәк", диде Пригожин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG