Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин: "Хатыным гына түгел, үзем дә төрмәдә кебек"


Лилия Чанышева белән Алмаз Гатинның никах көне
Лилия Чанышева белән Алмаз Гатинның никах көне

Активист, сәясәтче Лилия Чанышевага 12 ел төрмә яный. Хөкем карары нинди генә булса да, ул бу кадәр утырмаячак дип саный ире Алмаз Гатин. Хатынының иреккә чыгаруы өчен ел ярым көрәшүче татар ире нинди каршылыклар белән очрашуы турында сөйләде.

Лилия Чанышевага хөкем карары 14 июньдә чыгарылырга тиеш. Прокуратура активистны 12 елга хөкем итәргә сорый. Чанышева соңгы сүзен әйтте. 12 елга төрмә хөкеме аны әни булу хыялыннан мәхрүм итәчәк дип чыгыш ясады ул. Хөкем карарын Лилия үзенең туган шәһәре - Уфаның 6нчы тикшерү изоляторында көтә. Мәхкәмә алдыннан барысы да тынып калды, әмма бу Лилиягә дә, аның иреккә чыгуы өчен көрәшкән якыннарына да кагылмый. Алар өчен бу тынлык та күпләр күтәрә алмаслык сынау. Бер генә әйбер күңелгә юаныч алар өчен. Ел ярым күрешү, телефоннан да аралашудан мәхрүм булган Лилиянең ире, әти-әнисе, энесе дә аның белән күрешә ала, телефоннан шалтыратыша ала.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

Мәхкәмә утырышы алдыннан без хатынының азатлыгы, хокуклары өчен көрәшүче, Лилия мәсьәләсен даими күтәреп, һәр ишеккә шакырга әзер булган, гаделсезлеккә каршы көрәшергә әледән-әле көч тапкан Алмаз Гатин белән сөйләштек. Нәрсә белән яши ул, нәрсәгә ышына? Яраткан кешесен этап белән Мәскәүгә алып киткәч, бар нәрсәне ташлап Лилиясе артыннан китеп, ел ярым дәвамында Мәскәүдә яшәргә мәҗбүр булган һәм аннары янә Уфага кайткан Алмаз үзен ничек хис итә? Ә аңа бу арада хатыны өчен генә түгел, әнисе өчен дә көрәшергә туры килә.

— Алмаз әфәнде, без Лилиянең эшен, аның мәхкәмәсен күзәтеп, даими язып торабыз. Әле тәнәфес, хөкем карарын тиздән чыгырырга тиешләр. Сез Мәскәүдә булганда Уфага кайтсак, җиңелрәк булыр иде, туган җирдә көч барлыкка килер иде, туган туфрак сәламәтләндерә дип ышанып сөйләгән идегез. Ничек хис итәсез үзегезне, туган җир һавасының шифасын сизәсезме?

— Башкортстанда булу күпкә җиңелрәк, мин өйдә. Мәскәү минем өчен чит шәһәр, анда теләктәшлек күрсәткән кешеләр булса да, миңа анда яшәү авыр иде. Әмма Лилия кайда гына булмасын, мин аның артыннан теләсә кая китәр идем.

Ничек кенә булмасын, мин барлык авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дип ышанам

Башкортстанга кайтып хәлләр үзгәрде, барысы да җиңеләйде дисәм, ялган булачак. Лилияне Уфага этап белән кайтарганчы бераз алданрак кайтырга туры килде. Сәбәбе - әниемнең чирләп китүе. Аңа куркыныч диагноз куйдылар - яман шеш. Мин аның бердәнбер улы. Аңа минем ярдәм кирәк иде. Болай да ел ярым Мәскәүдән китә алмадым, әнием белән күрешә алмадым. Әни катлаулы операция кичерде. Хәзер реабилитация узабыз. Җиде химия терапиясе каралган, алтысын уздык. Бик авыр кичерде соңгысын, чак үлемнән калмады, әле авыр хәлдә ул.

Дөресен әйткәндә, әнине Лилия белән булган хәлләр аяктан екты. Бу хәлләр булмаса, аны кулга алып, ел ярым Мәскәүдә интектермәсәләр, минем өзгәләнүемне күрмәсә, бу яман диагноз да булмас иде. Ул Лилия, минем өчен борчыла. Күңеле актарылып чыкты. Китәр алдыннан Лилиягә хат яздым, барысын да аңлап кабул итте, мин әнигә кирәк идем. Менә шулай ике арада мин. Бер якта төрмәгә утыртылган сөекле хатыным, икенче якта - газиз әнкәем. Кыскасы, сират күперен узабыз. Ничек кенә булмасын, мин барлык авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дип ышанам.

— Әле кайда, нишлисез? Ярдәм итүчеләр бармы?

— Мин авылда. Башкортстанда. Менә җимертеп бакча сөрдем, бәрәңге утырттым. Коеп яңгыр яуды. Мин - авыл малае, җирне яратам. Бакча эше онытылырга ярдәм итә. Начар уйлар кермәсен өчен хәлсезлеккә җиткәнче шашып эшләү файдага гына.

Ярдәм кирәкми. Миңа хатынымның иреккә чыгуы, аның сәламәт, бәхетле булуы кирәк. Авыл кешеләренә рәхмәт. Мин булмаганда әнинең хәлләрен белешеп тордылар, ярдәм иттеләр. Алар барысын да белә, артыгын сорамый. Нәкъ татар авыл кешеләре кебек, тизрәк хәерлесе белән тәмамлансын, Лилия иреккә чыксын дип дога кылалар. Шул сүзләр, догаларга рәхмәт.

— Лилия белән Мәскәүдә ни күрешә, ни сөйләшә алмадыгыз, хәзер бу мөмкин. Лилия белән Сез дә, аның әти-әнисе дә очрашты. Алар үзләрен ничек хис итә?

Хатыным янымда, ә кулын да тота алмыйм, кочаклый да алмыйм, алып чыгып та китә алмыйм

— Ничек дип әйтим. Әйе, безне очраштырмадылар, сөйләштермәделәр, акылдан язарлык хәлгә җиткән чакларым булды. Безне махсус шулай интектерделәр. Уфага кайткач, безгә 2021 елның 9 ноябреннән беренче тапкыр очрашырга рөхсәт иттеләр. 2023 елның 18 мартында күрештек. Мин аны моңа кадәр 2-3 секунд кына күреп кала идем Мәскәүдә. Ә монда иркенрәк күзләренә дә карап була, сөйләшеп тә булды. Әмма без үтәкүренмәле дивар аша утырдык, сөйләшү телефон трубкасы аша. Бер яктан, ниһаять, күрештек кебек, әмма аннан соң миңа бик авыр булды. Хатыным янымда, ә кулын да тота алмыйм, кочаклый да алмыйм, алып чыгып та китә алмыйм. Аннары аны Мәскәүдән Уфага урау юллар белән, озак алып кайттылар. Мин аны югалттым, өзгәләнеп беттем. Ул да юлдан йончыган, арыган иде. Авырган, ябыккан. Шуңа да шаша яздым. Ир башым белән сөйгәнемә берничек тә ярдәм итә алмыйм дигән уй эчтән кимерә.

Лилия әти-әнисе белән очрашты. Шөкер дип кабул итәсе кебек. Әмма беренче күрешүдән соң әнисе йөрәге тотып егылды, әтисе дә аяксыз калды. Тора алмаслык хәлгә җитте икесе дә. Өлкән, авыру кешеләр бит. Чынбарлык белән очраштылар. Алар аны рәшәткә артында күрмәде һәм менә Уфада алар кызларының кайда, нинди хәлдә булганын үз күзләре белән күрде. Һәм бу аларны икесен дә аяктан екты. Яратып, җил-яңгыр тидертмичә яклап үстергән, укыткан кызлары төрмәдә, чыгармыйлар, 12 елга утыртырга сорыйлар… Алар өчен куркыныч хәл. Алар һаман да моның Русиядә барганын аңлап кабул итә алмыйлар. Ничек инде гаепсез кешене, аларның бердәнбер кызларын төрмәдән чыгармыйлар дигән сораулар белән бимазаналар… Сталин чорларын алар укып кына, киноларда күреп кенә белгән кешеләр. Менә шул хәлләр аша аларның кызлары уза, аларның гаиләсе бу гаделсезлекне кичерә.

Алар ник китмәде соң, ник бу эш белән шөгыльләнергә кирәк иде дип артка борылып карарга, үкенергә ярата. Әмма үкенерлек берни юк. Лилия үзе сайлады бу юлны һәм ул — гаделлек юлы, моны ихтирам белән кабул итәргә кирәк, шул гына. Ул бернинди дә җинаять кылмады. Алар кызларын шәхес буларак тәрбияләгән, рәхмәт аларга. Лилия кыюлык тапкан кеше. Ул көрәш юлын сайлады. Качмады, кешеләр турында уйлый, азатлык, демократия өчен көрәшә. Мин аның янында булачакмын.

Әмма очрашу мөмкинлеге бар, мин дә, алар да очраша ала. Лилия менә бертуган энесе белән очрашты. Мин аның Уфага кайтарылу вакытыннан алып өч тапкыр очраштым. Атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга шалтырату каралган.

— Лилия үзен ничек хис итә бу очрашулардан соң?

Лилия үзе сайлады бу юлны һәм ул — гаделлек юлы, моны ихтирам белән кабул итәргә кирәк

— Ул безгә терәк булырга тырыша. Еламый. Ул көчле иде болай да, әмма хәзер чакматашка әйләнгән. Миңа моны әйтү авыр, әмма ул изоляторларга да күнекте. Кайда утырса да, ул кешеләрне уйлап, аларның тормышларын җайга салырга тырыша. Әле тегесен, әле бусын таләп итә. Аның сүзе үтә, аны тыңлыйлар. Бу очракта да ул күбрәк безнең өчен борчыла. Әнигә ярдәм кирәк, аның янында бул, ул терелсен иде дип дога кыла. Үзенең әти-әнисе белән аралашуны тели. Аралар өзелмәсен иде ди. Үзегезне карагыз, яхшы ашагыз, йокларга тырышыгыз, ди. Мин дә синең җилкәңдә, авыру әни дә калды дип борчыла. Үзеңне сакла дип сорый.

Сагынган инде ул мине дә, күренеп тора. Мин дә сагындым. Ул дөньяда булган хәлләргә борчыла, мине алып китәргә мөмкиннәр, бүтән күрешә алмабыз дип борчыла.

Мин аны берничә газетка яздырттым. Хәбәрләрне аннан белә. Уфада бакчалар җитмәгәнен укыган, "прописка"сы булган Киров районының башлыгына да хат язам диде. Изоляторда да утырса да кешеләр турында уйлый ул.

— Уфада Лилиянең мәхкәмәсе 1 мартта башланды. Утырышка берсен дә кертмиләр. Сезне дә. Сезнең өчен иң авыры нәрсә?

— Хатынымны богауларда алып барганын күрү. Җенем котыра шуны күреп, бәреп егасым килә, ә ярамый. Нәрсә хатын-кыздан куркалармы? Ник аны богаулыйлар? Моннан тыш, мәхкәмә бүләмәсенә алып керү генә җитми аларга. Лилияне "аквариум"га утырталар, үтә күренмәле "коробка". Анда һава юк, Лилия чак тынчыкмаган. Ник кешене шулай мыскыл итәргә? Нәрсәдән куркалар? Лилия кеше үтергәнме? Менә шуларны күрәм, әмма берни үзгәртә алмавымны аңлау ачуымны кабарта.

Мәхкәмәләр ябык, әмма мәхкәмә бинасы эченә керергә рөхсәт ителә. Шөкер, кешеләр килә. Алар җылы сүзләр әйтә, теләктәшлек күрсәтә. Кешеләр Лилияне онытмаган. Бер дә белмәгән кешеләр югыйсә. Бу да минем өчен мөһим.

— Лилия соңгы утырышларның берсендә соңгы сүзен әйтте, соңгы сүзе белән чыгыш ясады. Сезгә иң нык тәэсир иткәне нәрсә булды?

Сәясәтче дә кеше, фикере өчен аңа басым ясарга, хөкем итәргә ярамый

— Мин аны халыка мөрәҗәгать дип кабул итәм. Манифест. Кеше үз фикере, һөнәре өчен хөкем ителергә тиеш түгел диде ул. Укытучы икән, ул мөгаллим булганы өчен акланырга тиеш түгел. Сәясәтче дә кеше, фикере өчен аңа басым ясарга, хөкем итәргә ярамый дигәнне җиткерде. Хатын-кызлар хокуклары якланырга тиеш дигәне дә мөһим булды. Һәм ул үзе турында гаиләсе белән яшәргә, әни булу бәхетенә ирешү хокукына ия дип әйтте. Бу көчле булды. Мин аның хыялларының тормышка ашуын телим.

— Күңел төшенкелеге булган чаклар да буладыр, ничек һәм кайдан көч табасыз?

— Бик начар чаклар булды. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Мәрхүм әтием еш искә төшә. Хәтергә төрле сүзләр капылт килә. Бирешкән кеше генә җиңелә дия иде. Сугалар икән, торып бас та якла үзеңне дия иде. Әти көрәшче иде. Моннан тыш Аллаһ Тәгаләгә ышану да ярдәм итә. Инде беттем дигәндә әллә кайдан мине күтәреп алып көч өрә миңа. Аңа таяныч кына, ышаныч кына сазлыктан тартып чыгара. Эш оныттыра.

— Прокуратура Лилия Чанышеваны 12 ел хөкем итәргә сорады. Хөкемдар нинди карар чыгарыр дип уйлыйсыз һәм аны ничек кабул итәсез?

— Мин - реалист. Бу хакимияттән миһербанлык, гаделлек көтмим. Әмма алардан өстен Аллаһ бар, ә мин аның гадел хөкем чыгаруына ышанам. Вакыт кына кирәк, сабырлык кына кирәк. 12 ел сорыйлар, аны чәпәргә дә мөмкин. Әмма 12 ел утырмаячак. Сәяси вазгыять үзгәреп тора. 12 ел хөкеме ул саннар гына. Лилия ул кадәр утырмаячак. Әмма мондый карар булса, бу Лилия Чанышеваның кимендә Башкортстанда беренче санлы сәясәтче икәнен тану булачак. Башкорстанда гына түгел, Русиядә дә.

Лилия генә түгел, мин үземне дә төрмәдә кебек хис итәм. Без барыбыз да, шул ук хөкемдарлар да, тикшерүчеләр дә - барысы да төрмәдә. Лилия әле башкалардан аермалы үз карашлары, принципларына хыянәт итмәде, ул көрәшен туктатмады, ул азатлык өчен көрәшә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG