Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак районында яшәүчеләр җир мәсьәләләренә бәйле халык җыены уздыруны таләп итә, хакимиятләр рөхсәт бирмәгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Авылда сәер хәлләр майтарыла – җирле халыкның пай җирләрен тартып алмакчы булалар", дип сөйли экоактивист Илдар Йомаголов. Сәйгәфәрдә яшәүчеләр җирләрне читтән килгән оешмаларга арендага бирмәкчеләр дип борчыла.

Башкортстанның Баймак районындагы Сәйгәфәр авылында яшәүчеләр хакимиятләр кешеләргә халык җыены уздырырга рөхсәт бирми, дип зарлана.

Авылда яшәүче бер төркем кеше видео яздырган. Алар "Зауралье Агро" оешмасы халыкның пай җирләрендә, печәнлекләрдә һәм көтүлекләрдә кыр эшләре үткәрмәкче була ди.

Май ахырында оешма пай җирләрен химикатлар белән эшкәртәчәге турында хәбәр иткән һәм терлекләрне караусыз йөртмәскә кушкан.

Авылда яшәүчеләр моңа риза булмыйча, халык җыены үткәрүләрен таләп итеп, районның җирле үзидарә оешмаларына һәм авыл советына мөрәҗәгать иткән. Активистлар оешма басуларга гербицид сиптерәчәк дип фаразлый.

Акморын авыл советында (Сәйгәфәр авылы бу җирлеккә керә) кешеләргә халык җыены үткәрергә рөхсәт итмәгәннәр.

Рөхсәт бирмәү турындагы документны авыл советы рәисе Марс Әбүбәкеров имзалаган, анда ни өчен рөхсәт итмәүләре турында бер генә сүз дә юк.

Сәйгәфәрдәге хәлләр белән Баймак экоактивисты Илдар Йомаголов та таныш. "Авылда сәер хәлләр майтарыла – җирле халыкның пай җирләрен тартып алмакчы булалар, - дип сөйли ул".

— Бу хакта белеп алгач, авыл кешеләре хокукый ярдәм сорап, хакимият оешмаларына һәм тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Алар Сарытауның ниндидер бер ширкәте һәм "Зауралье Агро" безнең җирләрне эшкәртергә һәм сөрергә, көтүлекләребезне, печәнлекләребезне алырга тели, җитмәсә бөтенесен гирбицидлар белән эшкәртмәкче булалар, аннан соң анда берни калмаячак, дип зарланган, ди Йомаголов.

Аның әйтүенчә, 600ләп кеше яши торган Сәйгәфәр – "чын терлекчелек комплексы булып тора".

"Кәҗә, сарыклар гына да меңнән артык. Авыл халкы 700ләп ат тота, колыннары белән мең баштан артык. Эре мөгезле терлек – 300 баштан артык. Читтән килгән ширкәтләр түгел, бу авылда яшәүчеләр үзләре чын инвестор", ди Йомаголов.

Моңарчы 2021 елда "Зауралье Агро"ның Башкортстанның корылыкка дучар булган көньяк-көнчыгыш өлешендә сулау системы ясауга 3,5 миллиард сум инвестиция кертәргә ниятләве хәбәр ителгән иде. Бу проектны Әбҗәлил, Баймак, Учалы һәм Хәйбулла районнарында тормышка ашырырга ниятләделәр. Шул ук вакытта, Башкортстан хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, "Зауралье Агро" "җир кишәрлекләрен сатуга чыгарып тормыйча гына арендага бирерләр" дип тә өмет иткән булган.

—Без халык җыенында хакимиятләрдән ни өчен җирне безгә түгел, читтән килгәннәргә арендага бирәсез дип сорамакчы булабыз, дип сөйли Сәйгәфәр авылы старостасы Юныс Уелданов. — Нигә берни аңлатмый гына межалау үткәрмәкче булалар, нигә бернинди документ та күрсәтмиләр. Җирләребезне, өйләребезне күпме сатарга була инде? Бүген безнең җирләрне сарытаулар алыр, иртәгә американнар... Шуңа халык җыенында әйтергә телибез: кем Башкортстанда яши, җирне шул алырга тиеш, читтән килгәннәр түгел.

Уелданов әйтүенчә, җыен бу атнада үтәр дип ниятләнә.

"Халыкның үткәрәсе килә икән, җыен үтәчәк. Беркем дә халыкка каршы бармас дип өметләнәм", ди ул.

  • Соңгы вакытта Баймак районында төрле проблемнар уңаеннан халык җыеннары еш уза.
  • 28 апрельдә Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды. Җыен хакимиятләр белән килештерелгән иде, анда меңләп кеше катнашты.
  • Шул ук Баймак районында, Темәс авылында да алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен үткәрделәр. Халык Ирәндек тавы сыртында урнашкан җирләрдә алтын казылмалары ачыклау эшләре алып бармауны таләп итте.
  • Халык җыены оештырган кешеләрне полиция тикшерә башлавы хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG