Русия гаскәрләре һөҗүмгә күчүдән туктаганнан соң, илдә сугышның төп символы булган Z тамгасы модадан чыгуы күзәтелә: пропагандачылар аны үз каналларының исемнәреннән, ә җирле хакимиятләр – йорт диварларыннан алып куя башлаган. Моңа "Можем объяснить" Telegram-каналы игътибар иткән.
Канал язуынча, сугыш башланганнан соң "Роскосмос"ның элекке башлыгы Дмитрий Рогозин Telegram-ының исемен "РогоZин" дип үзгәрткән булган, әмма быел апрель аенда "Рогозин на фронте" дип үзгәрткән.
Русия телевидениесендә чыгыш ясаучы һәм Незыгарь каналына язучы Беларус блогеры Алексей Дзермант та каналының исеменнән Z-ны алып куйган диелә.
Башкортстанның Балакатай районы хакимият башлыгы Мәсхүт Минегалин сугыш башында социаль челтәрдәге фотосын Z хәрефе белән алмаштырган булган, соңрак аны алып куйган. Республиканың Зилаир районы хакимияте дә шулай ук эшләгән, дип искәртелә.
Томскида драма театрыннан сәбәпләрен әйтми генә Z хәрефле баннерны алганнар. Екатеринбурда Урал дәүләт архитектура-сәнгать университеты бинасыннан да Z хәрефле плакатны салдырганнар.
Новосибирски белән Кировта да булган шундый ук очраклар мисалга китерелә.
Яндекс аша соралган сорауларны анализлаганнан соң да Z-тамгалы тауарлар белән кызыксынучыларның нык кимүе ачыкланган, дип яза "Можем объяснить" каналы.
Соңгы бер елда Z-ябыштыргычлар һәм Z-футболкалар сатып алырга теләүчеләр азайганнан-азаеп, бөтенләй калмаган диярлек. Социолог Еленка Конева искәртүенчә, "махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне Русиядә шулай атыйлар – ред.) 2022 елның июнендә нык популяр булган.
Шул ук вакытта Башкортстанда әле дә халыкны Украинага һөҗүмнең символына әверелгән V һәм Z тамгалары белән "рухландырырга" тырышалар. Аеруча кеше күп җыела торган чараларда.
Мәсәлән Башкортстанның Белорет районында 10 июньдә үткән Сабантуйда шундый плакатлар эленгән иде.
3 июньдә Башкортстанның Кырмыскалы районы Таусеңер авылында "Яңгыра, чалгы!" республика бәйрәме үтте. Аерым алганда анда да балалар өчен дип ясалган салам шәһәрчектә саламнан Z тамгасы куелган танк, шулай ук берничә Русия солдатының карачкысын ясап куйганнар иде.
- Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын һәртөрле инкарь итә һәм "махсус хәрби операция" дип атый. Украинага бәреп керүдән соң, Русиянең хәрби кораллары, техникасы Z һәм V хәрефе белән тамгаланды. Бу хәрефләр Украина сугышын хуплау символына әверелде.
- Әмма русияләр арасында моны өнәмәүчеләр, каршы чыгучылар да шактый булды. Андыйлар хакимият басымына дучар була.
- Әйтик Мордовиядән хокук яклаучы Ирек Биккининны "Z" хәрефен тәнкыйтьләве өчен штрафка тартканнар иде. Ул "ярым свастикага охшаш әлеге чит ил хәрефенә вазифаи затлар сокланган кыяфәт чыгарырга мәҗбүр, алардан башка, бу хәрефне хуплаучы бер кешене дә белмим", дип язган булган. Моны уйлап тапкан кеше "1930-1940 еллардагы алман эстетикасы җанатары күрәсең", дип фаразлаган һәм "Z" хәрефен – 1942 елның декабрендә Ленинград янында үлгән бабасының хәтерен мыскыллау дип кабул итүен әйткән иде.
- Мәскәү өлкәсендә яшәүче ирне дә "КамАЗ" машинасына Z хәрефе ябыштырылуын күргәч, кычкырып сүгенгәне өчен, полициягә әләкләгәннәр иде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум