Молдова Конституция мәхкәмәсе "Шор" фиркасен тыйды. Мәхкәмә фикеренчә, фирка Молдованың суверенитетына һәм бәйсезлегенә янаган һәм кануннарга буйсынмый эш иткән.
Бу карарны Молдова Конституциясенең 41нче маддәсе дүртенче пункты нигезендә кабул иткәннәр, дип яза NewsMaker.
Әлеге маддәдә "максатлары яки эшчәнлекләре Молдованың сәяси плюрализмына, хокукый дәүләтенә, суверенитетына, бәйсезлегенә һәм бөтенлегенә каршы юнәлдерелгән фиркаләр һәм башка иҗтимагый-сәяси оешмалар конституцион түгел" диелә.
Русияне хуплаучы "Шор" фиркасе соңгы вакытта Көнбатыш белән якынаюга йөз тоткан Молдова хөкүмәтенә каршы эшчәнлек алып бара. Февраль уртасында президент Майя Санду Русияне Молдованың эчке эшләренә тыкшынырга тырышуда гаепләде: аның фаразынча, Русия хакимиятләре Русия, Черногория, Беларус һәм Сербия ватандашларын Молдовага кертеп, хакимиятне бәреп төшерергә ниятләгән.
Русия бу гаепләүләрне Молдова хакимиятләренең җәмәгатьчелек игътибарын икътисади һәм социаль уңышсызлыклардан читкә юнәлтүе дип атый.
Молдова президенты Майя Санду "Шор"ны Мәскәү хуплый дип, ачыктан-ачык әйтә. Молдовадагы Русияне хуплаучы фирка артында Кремль торуын RISE Moldova һәм "Досье" үзәге тикшеренүләре дә раслады.
- 14 майда Гагаузиядә узган башкан (автономия башлыгы) сайлауларында Русияне хуплаучы намзәт – "Шор" фиркасеннән Евгения Гуцул җиңде.
- "Шор" фиркасенең лидеры – Русия җырчысы Жасминның ире Илан Шор. 2017 елда Молдовада аны илнең өч банкыннан миллиард доллар урлау эше нигезендә 7,5 елга хөкем иттеләр. Бу хөкем карарын шикаять иткәч һәм эш аппеляциядә каралган чакта Шор Израильгә качып китә алды.
- 2020 елда Израиль Илан Шорны Молдовага тапшырудан баш тартты. Әмма 26 октябрьдә АКШ Шорга каршы чикләүләр керткәч, Молдова хакимиятләре аны тиз арада тапшырачакларына өмет итә.
- 2023 елда Кишиневның Апелляция пулаты Шорны 15 елга ирегеннән мәхрүм итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум