Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең сугышудан баш тартучыларны ябу өчен Украинада 15 төрмәсе бар — медиа


Аларның тугызы – Луһански өлкәсендә, бишесе – Донецкида, берсе Харьков өлкәсендә диелә. Элегрәк Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләренең дә шундый төрмәләрдә тотылуы хәбәр ителгән иде.

ASTRA Telegram-каналы видео чыгарды. Аның Украинадагы сугышта катнашудан баш тарткан русияләр тотыла торган "идән астыннан" төшерелгән булуы әйтелә. Медиа ышандыруынча, бу идән асты канунсыз төрмә булып тора һәм Луһански өлкәсенең Троицки районы Рассыпное авылында урнашкан.

Журналистлар чыгарган кадрлардан бетон идәндә һәм такталар өстендә ятучы һәм утырып торучы хәрбиләр күренә. Бәдрәф урынына алар пластик шешәләр куллана. Бүлмәдә яктылык юк диярлек: хәрбиләр яктырту өчен үзләренең фонарьларын куллана.

Бу видеоның ни рәвешле һәм кемнән килеп ирешүен ASTRA язмый. Журналистлар Украинаның Русия баскынлыгындагы җирләрендә сугышудан баш тартучы русияләр өчен шундый 15 канунсыз төрмә тапты, дип искәртелә. Аларның тугызы – Луһански өлкәсендә, бишесе – Донецкида, берсе Харьков өлкәсендә диелә.

Басма бу идән асларының Русия кануннарын бозып эшләвен искәртә. Кануннарга ярашлы "хәрбиләр гауптвахтага тоткарлану турында беркетмә төзелгәннән соң, яки дисциплинаны бозу турында беркетмә төзелгәч" җибәрелә. Ә бу очракта бернинди дә документ төзелми, дип ышандыра ASTRA.

Элегрәк медиалар хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарткан Русия хәрбиләренең хокуклары бозылуы турында берничә тапкыр хәбәр иткән иде. Аларны медицина ярдәменнән һәм юридик ярдәмнән мәхрүм итеп, җәфалаучы диярлек шартларда тотулары, җинаять эзәрлекләве турында хәбәр ителде.

  • Былтыр сентябрь азагында социаль челтәрләрдә Башкортстанның Шәйморатов батальонына кергән ир-атларның бер өлеше Украина белән сугышудан баш тарткан һәм үзләрен өйгә кайтарып җибәрүләрен таләп итә, дигән хәбәрләр тарала башлаган иде. Берничә көннән Интернетта яңа видео чыкты: ул видеода, янәсе, Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атлар. Аларны билгесез җирдә ниндидер бүлмәдә тоталар, һәм, янәсе, беренче видеоролик чыкканнан соң, аларга "су һәм ризык бирмибез, бәдрәфкә сирәк чыгарырбыз" дип яный башлаганнар икән.
  • Апрельдә Татарстаннан мобилизациягә эләгүчеләрнең туганнары: ирләребезне идән астында тотып, "һөҗүмгә ризалашырга мәҗбүр итәләр" дип белдергән иде. "Алар анда күселәр кебек, ач һәм пычрак килеш утыра" дип сөйләде алар.
  • Әзерлексез сугышта катнашудан баш тартуы өчен Брянски өлкәсеннән 25 яшьлек Мартыновны фетнәчел Луһански һәм Донецкидагы өч идән асты аша уздырулары билгеле булды.
  • Русия президенты Владимир Путин исә мондый урыннар юк диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG