Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда кырымтатарлар гаиләсенә тентү белән ФСБ хезмәткәрләре килгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Абыйлы-энеле Джафер һәм Алим Алюстаевларны Акмәчеттәге (Симферополь) ФСБ бүлекчәсенә алып киткәннәр. Тентү сәбәпләре билгеле түгел.

Аннексияләнгән Кырымның Киров районы Кызыл Терчек (Яркое Поле) авылында яшәүче кырымтатарлар гаиләсенә Русиянең федераль иминлек хезмәте вәкилләре (ФСБ) тентү белән килгән. Абыйлы-энеле Джафер һәм Алим Алюстаевларны Акмәчеттәге (Симферополь) ФСБ бүлекчәсенә алып киткәннәр. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Куәт оешмасы вәкилләре номерлары булмаган өч машинада килгән, койма аша сикереп кергән, йортны чолгап алган һәм тентү уздырган, диелә.

"Өйнең астын-өскә китерделәр, бөтен шкафларны, идән асларын, чорманы карадылар, бернинди документ калдырмадылар. Телефоннарны тартып алдылар", дип сөйләгән "Кырым теләктәшлеге"нә Алюстаевларның туганнары. Алюстаевларның өлкәнрәге - Джафер Көктөбелдә кафеда, кечесе - Алим чәчтараш булып эшли, диелә.

Тентү сәбәпләре әйтелми.

30 май иртәсендә Иске Кырым шәһәрендә хокук саклау органнары кырым татары Ридван Рустемов өендә тентү үткәргән иде.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башлаганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG