Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Башкортстанда 100 туган тел укытучысына 50шәр мең сум акча биреләчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңарчы бу акчаларны 50 укытучы ала иде. Быел Радий Хәбиров аларның санын арттырырга кушкан.

Башкортстанда 5924 туган тел укытучысы бар, алар 10 туган тел укыта. Ел саен 50 иң яхшы башкорт һәм урыс теле укытучылары 50 мең сумлык акчалата бүләк ала. Бу максатларга 2,5 миллион сум бирелә. Быел исә республика башлыгы Радий Хәбиров акчаларны 100 укытучыга бирергә кушкан. Әлеге мәгълүматны республика премьер-министры Андрей Назаров җиткерде, дип яза "Башинформ".

Башкортстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән карар өлгесендә 50 мең сум акчаны быел 30 башкорт теле укытучысына, 30 урыс теле укытучысына, туган телләрне укытучы 20 кешегә һәм республиканың күптелле мәктәпләрендә белем бирүче 20 укытучыга бирү тәкъдим ителә. Моның өчен өстәмә 2,5 миллион сум кирәк булачак, дип искәрткән Назаров.

  • 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән cүзләреннән соң, Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе кискенләште.
  • Шул ук елны Мәскәү басымы белән Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен һәкремгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • 2021 елда үткән җанисәпкә күрә, Башкортстанда башкортлар саны 100 меңгә арткан: 1,17 млннан 1,27 млнга. Башкортстанда 940 мең 315 кеше башкорт телен белүен, шуларның 828 мең 328е телне куллануын белдергән.
  • Күптән түгел Уфада яшәүче Ульяна Байгузина Радий Хәбировка мәктәпләрдә туган телләрне аз укытуларына зарланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG