Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан фәннәр академиясе филләр йоклый торган урынга әйләнде"


Татарстан фәннәр академиясе бинасы
Татарстан фәннәр академиясе бинасы

Татарстан фәннәр академиясе президенты вазифасына төп намзәтләр — Фәрит Мөхәммәтшин, Рифкат Миңнеханов һәм Айрат Ситдыйковны академик итеп сайладылар. Ни өчен академиягә хакимияткә якын кешеләр килә?

23 июньдә Татарстан фәннәр академиясендә 18 академик һәм 13 мөхбир-әгъза сайладылар. Олпат галимнәр арасына беренче тапкыр хакимияткә яисә аңа якын булган кешеләр керде.

Алдан көтелгәнчә, сайлауда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, сәясәт фәннәре докторы Фәрит Мөхәммәтшин намзәте каралды. Аның өчен 29 академик хуплап тавыш бирде, дүрт галим каршы чыкты. Шул ук өлкәгә дәгъва иткән фәлсәфә фәннәре докторы, федерализм белгече Мидхәт Фарукшин да 32 тавыш җыеп академик булды.

"Юл иминлеге" дәүләт оешмасы мөдире, техник фәннәр докторы, Татарстан президентының абыйсы Рифкат Миңнеханов та күпчелек тавыш җыеп академик итеп сайланды.

Моннан тыш, мөхбир-әгъзалар сафына Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина, Казан медицина университетының кафедра мөдире, элекке сәламәтлек саклау министрының тол хатыны Динара Садыйкова кертелде. Академиянең иң яшь мөхбир-әгъзасы итеп Русия эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты галимәсе, Татарстанның баш федераль инспекторы кызы, 38 яшьлек Елизавета Демидова-Петрова сайланды.

Моннан тыш, Археология институты мөдире, тарихчы Айрат Ситдыйков та академик булып сайланды.

Академиянең мөхбир әгъзалары ай саен өстәмә 25 мең сум, академиклар – 50 мең сум ала. Бу исемнәр аларда үлгәнче саклана.

Моңа кадәр академиянең хәзерге җитәкчесе 71 яшьлек Мәкъзүм Сәлаховның үз вазифасыннан китәчәге билгеле булды. Гәрчә аның биш еллык икенче мөддәте 2024 елның җәендә генә бетә. Монда төрле сәбәпләр күрәләр, шул исәптән, Русия фәннәр академиясенең себертатар телен мөстәкыйль тел итеп кабул итүе Татарстан фәннәр академиясенең җитешсезлеге дип саналды.

Соңгы вакытта медиада академия президенты урынына Фәрит Мөхәммәтшин, Рифкат Миңнеханов һәм Айрат Ситдыйков сайланырга мөмкин диелде.

Азатлыкның үз чыганаклары әйтүенчә, Айрат Ситдыйковны Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев үткәрергә тели. Шулай да аның нәмзәте әле сорау астында, чөнки Ситдыйковның оештыру сәләтенә һәм шәхесенә бәйле сораулар бар диелә.

Алданрак Фәрит Мөхәммәтшинның көндәше булып Мидхәт Фәрукшин санала иде.

Фәрит Мөхәммәтшинның академиягә кирәге юк икәне билгеле

"Галим буларак ул Мөхәммәтшиннан биш башка өстен. Башта анда бер генә кешене үткәрергә уйлаганнар иде, яңа вазгыять килеп чыккач икесен дә сайладылар. Бу вазгыятьтә Татарстан президенты нинди карар кабул итәр, әмма Фәрит Мөхәммәтшинның академиягә кирәге юк икәне билгеле. Әмма Мөхәммәтшин бу вазифага утырырга бик тели", ди чыганак.

Бүгенге утырышта катнашкан академик, академиянең элекке президенты Әхмәт Мазһаров сүзләренчә, Татарстан фәннәр академиясе президенты һәм вице-президентларын көзен — сентябрь аенда гына сайлаячаклар. Анда барлыгы 110 академик һәм мөхбир-әгъза тавыш бирәчәк. Президент булыр өчен тавышларның кимендә өчтән икесен җыярга кирәк. Медиада телгә алынган бар намзәтләр дә лаеклы дип саный ул.

Мазһаров фикеренчә, академиядә сайлау объектив уза. Ул бүгенге академик һәм мөхбир-әгъзага тавыш бирүне мисал итеп китерде. Хакимияткә якын торган кешеләрнең күпләп академиягә килүендә ул куркыныч әйбер дип күрми.

Әхмәт Мазһаров
Әхмәт Мазһаров

"Алар күп түгел. Нибары өч кешедер. Мөхбир-әгъзалыкка дәгъва иткән намзәтләргә 73 галим тавыш бирде. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина 52 тавыш җыйды, аңа 20 кеше каршы булды. Ул чактан гына узды. Ә менә генетика өлкәсендә зур белгеч, биология фәннәре докторы Айрат Каюмовка 71 кеше хуплап тавыш бирде, бары 2 кеше генә каршы чыкты. Аерма бармы? Бар. Объектив сайлау булды. Академиклар фикерен үзгәртә дә, мәҗбүр итә дә алмыйсың", ди ул.

Мазһаров академиягә чагыштырмача яшь галимнәр килде ди. Мисал итеп 8 мөхбир-әгъзаның 50 яшькә дә җитәмәвен китерә.

"Физика һәм химиядән лаеклы намзәтләр үтте. Без ике академик сайладык. Берсе — астрофизик Илфат Бикмаев. Ул Рәшит Сюняевның укучысы. Икенчесе — физик Ленар Таһиров. Ул биш телдә сөйләшә, татар телен яхшы белә", ди ул.

Мазһаров сүзләренчә, Татарстан фәннәр академиясе алдында зур бурычлар тора — санкцияләр шартларында дөнья фәненнән артта калмау.

Татарстан фәннәр академиясе дөньякүләм билгеле булырга тиеш

"Академия республиканың фән һәм техника өлкәсендәге мәсьәләләрен чишәргә тиеш. Санкцияләргә карамастан, дөньядагы фәннән, галимнәрдән артта калмаска кирәк. Бүген физика һәм химия өлкәсендәге галимнәр үз өлкәсен белүдән тыш, телләр дә белә, чит илдә дә эшли ала дип сөйләдем. Санкцияләр кайчан да булса бетәр ул. Безнең Татарстан фәннәр академиясе дөньякүләм билгеле булырга тиеш.

Академия — ул сәясәт түгел. Аны ел саен үзгәртергә ярамый. Фәннең максат һәм бурычлары гасырлар дәвамында билгеләнгән. Бу — халыкара күрсәткечләр. Шуңа күрә академияне яңарту, көчәйтү сүзен кулланырга кирәк, чөнки фән юлын үзгәртү турында сүз бара алмый. Бер генә юл — табигать кануннарын өйрәнү һәм шуның нигезендә яңа технологияләр эшләү. Нинди юнәлешкә өстенлек бирергә кирәген яңа президент, яңа кешеләр билгеләячәк", диде ул.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков исә, академия тирәсендә сәер хәлләр бара дип саный. Бу үзгәрешләр файдага булмаячак ди ул.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Фәннәр академиясендә барган процессларга шаккатып карыйм. Бу бит профессиональ рәвештә эшли торган соңгы даирәләрнең берсе иде. Хәзер җәмгыять шундыйга әйләнде, хакимияткә якын кешеләрне шыплап кертә башладылар. Бу бик сәер. Аларны керткәннән фәнгә бернинди яхшылык та булмаячагы көн кебек ачык. Яшьләрне күбрәк аласы урынга ниндидер өлкән яшьтәге кешеләрне арттыралар. Фәрит Мөхәммәтшин парламентта картайган иде, шунда гына калса да ярый бит. Бәлки аны җибәрергә уйлыйлардыр — анысы мөмкин. Шулай да аның академик булып утыруы мәҗбүри түгел. Бәлки ул үзенә дан һәм шөһрәт арта дип уйлыйдыр, ләкин аңа карап начар фикер генә туарга мөмкин. Хәзер шул турыда уйламыйча да академиягә кереп утыралар.

Татарстан фәннәр академиясенең яңа президентын Айрат Ситдыйков, Рифкат Миңнеханов һәм Фәрит Мөхәммәтшин арасыннан сайларга мөмкиннәр. Бу сайлауны тиз генә үткәреп куярга теләгәннәр иде. Хәзер соңракка калдырырга уйлыйлар. Минемчә, мәсьәлә һаман да хәл ителмәгән, кемне кую турында әле дә уйланалар", ди ул.

Галим академиядәге үзгәрешләр артында Татарстан җитәкчелеге тора дип саный. Ул президентлыкка әлеге өч намзәт арасында иң кулае дип Рифкат Миңнехановны атый.

Фәннәр академиясе җитәкчелеген алыштыру җитлеккән мәсьәлә иде

"Фәннәр академиясе җитәкчелеген алыштыру җитлеккән мәсьәлә иде. Тел тирәсендә килеп чыккан бәхәсләр аны көчәйтте генә. Бу Татарстан җитәкчелегенең үз теләге. Алар яңа рух өстәргә тели. Эш шунда, фәннәр академиясенең галимнәр составы бик үзенчәлекле. Алар арасында президентлыкка кеше табу да кыен. Барысы да картлар, карт булмаганнары эшкә ярамый. Минем фикеремчә, якташ булганга әйтмим, бердән-бер кулай намзәт — ул Миңнеханов. Ул, һәрхәлдә, Татарстан хакимиятенә якын торачак, бәлки финанслар да табар. Аның оештыру сәләте дә бар. Бу кәнәфигә утырырга теләүче башка кешеләрнең берсе дә бу эшкә ярамый, кызганычка. Шундый вазгыятькә килеп җиттек ки, Татарстанның үз кулында булган институтка юньле кадр табу авыр. Әмма аны эзләү кирәклеген аңлыйлар.

Татарстан фәннәр академиясе башыннан ук дөрес корылмады, чөнки үз вакытында без аны һуманитар академия итеп оештырырга теләдек. Анда башка фәннәрне китереп тутырдылар. Хәзер академияне үзгәртеп тә булмый. Ул үзенә күрә аңлашылмый торган социаль институтка әверелде. Минемчә, зур үзгәрешләр була алмый. Русия фәннәр академиясен теге якка да, бу якка да борып үзгәртеп карадылар, ләкин берни эшләтә алмадылар. Безнеке дә шундыйга әйләнде. Русия академиясенә кагылышлы электән шаяртып әйтә торган сүз бар. Академия ул филләр йоклый торган урын, диләр иде. Татарстан фәннәр академиясе дә филләр йоклый торган урынга әйләнде", диде Исхаков.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG