2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алыныр дип көтелә. Бу узган елдан 252 млрд сум күбрәк, дип белдерде 13 декабрьдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
— 2024 елда федераль бюджетка күчерелгән салымнар 67% тәшкил итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә республикага 33% туры килә, — диде ул.
Республика федераль үзәккә 1 трлн сумнан артык керемен юллаячак. Бу узган елдан 20 процентка күбрәк. Былтыр республика 828 млрд сум юллаган булган.
Моннан тыш, федераль үзәк һәм республика арасында салым бүленеше дә үзгәргән. Былтыр Татарстанда җыелган салымнарның 61 проценты Мәскәүгә киткән булса, быел — 67%.
Мәскәүгә юлланган Татарстанның төп салымы булып Файдалы казылмалар табуга салым санала. Быел ул 25%-ка артып, 755 млрд сумга җиткән.
Татарстан үзенең күпчелек салымнарын Мәскәүгә юлласа да, президент Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны тормышка ашыруда Мәскәүдән җитәрлек ярдәм каралмавын әйтте. Мәсәлән, Татарстан өчен коммуналь инфраструктураны модернизацияләүдә федераль финанслар башка тармакларга караганда азрак билгеләнгән. Ул Русия финанс министрлыгына ярдәм итүне сорады.
Киңәшмәдә катнашкан Русия финанс министры Антон Силуанов Татарстан бюджет системы Русия президенты куйган бурычларга туры килә дип республика җитәкчелеген мактады. Моннан тыш, ул кредитларны "сызып атуда" Татарстан актив катнаша диде.
Татарстанның берләштерелгән бюджеты 647 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә. Мәскәүдән республикага федераль ярдәм 78,6 млрд сум булачак.
Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, бюджетның төп кереме булып беренче тапкыр физик затлар кеременә салым (НДФЛ) булган. Ул керемнәрнең 34% өлешен алып тора. Моны ул хезмәт хакы арту белән аңлатты. Шул ук вакытта оешмаларның табышка салымы 165 млрд сум булачак. Бу нефть тармагындагы чикләүләр һәм кредит процентлары югары булуы белән бәйле, диде ул.
Соңгы биш елда Татарстанда 5,63 трлн сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Мәскәүгә — 3,68 трлн сум, яки 65,3% киткән. Татарстанда — 1,94 трлн сум, яки 34,7% калган. Шул ук вакытта федераль үзәк республикага 375 млрд сум гына финанс бүлеп бүлеп биргән.
Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында 2025 елда республикада җыелачак салымнар федераль үзәккә күбрәк китәчәк дип кисәтте. Бу быел кабул ителгән салым реформасына да бәйле.
Киләсе елда Татарстанга Мәскәүдән юлланачак финанс ярдәм дә кимер дип фаразлана. 2025 елда Татарстан бюджетына федераль үзәктән 68,1 млрд сум күчереләчәк. Бу быелгы федераль ярдәмнән 7,8 млрд сумга азрак.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум