Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУның элекке ректоры Илшат Гафуровны сак астында тоту вакытын киләсе елның апреленә кадәр озайтканнар


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

Адвокаты Гафуровны Мәскәүдәге фатирына йорт сагына утыртуны сораган булган.

Мәсәкүнең Савелев районы мәхкәмәсе Казан федераль университетының (КФУ) элекке ректоры Илшат Гафуровны сак астында тоту вакытын озайткан. Аны кеше үтерүгә котыртуда гаеплиләр.

Мәхкәмә прокурор үтенечен канәгатьләндереп, аны 2025 елның 20 апреленә кадәр тикшерү изоляторында калдырган, дип җиткерә "Бизнес Online".

Гафуровның адвокаты Алабуга эшкуары Айдар Исрафиловны үтерү белән бәйле җинаять эше 1999 елдан бирле тикшерелә, дигән. Гафуровтан берничә тапкыр сорау алдылар, ә гамәлләрендә җинаять булмау сәбәпле, 2022 елның 15 апрелендә аңа каршы җинаять эше ачудан баш тарту турында карар чыкты, дип белдергән. Шуңа күрә дә Гафуровны сак астында тоту канунсыз, дип саный адвокат.

Шулай ук яклау Алабуганың һәм Алабуга районының 17 меңнән артык кешесе чикләү чарасын йомшарту үтенече белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүен хәтерләткән.

"Бу кадәр кырыс чикләү чарасын озайтуга бары тик белдерелгән гаепләүнең авыр булуы гына нигез булып тора", дип саный адвокат Алексей Доночкин. Ул Гафуровның җинаять эшен тикшерүгә комачауламавын да әйткән.

Адвокаты Гафуровны Мәскәүдәге фатирына йорт сагына утыртуны сораган.

  • Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарладылар.
  • Илшат Гафуров озак еллар дәвамында Алабуга мэры булып эшләде. 2010 елда кинәт кенә КФУ ректоры итеп билгеләнде. Аның артында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тора дигән сүзләр күп йөрде. 2012 елда "Новая газета"да күләмле мәкалә дөнья күрде. 2021 елда Азатлыкка биргән әңгәмәсендә мәкалә авторы, журналист Ирек Мортазин аны инде тугыз ел элек тоткарларга тиешләр иде дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG