Accessibility links

Кайнар хәбәр

IT-белгечләр Русиягә кире кайтамы? Өч татар белгече фикере


Русиядән Казакъстанга очып китүчеләр, 2022 елның сентябре
Русиядән Казакъстанга очып китүчеләр, 2022 елның сентябре

Русиядә имин түгел, теләсә кайсы вакытта теләсә нинди хәл була ала дип саный Азатлык белән сөйләшкән IT-белгечләре. Мисал итеп алар "Вагнер" фетнәсен китерә. Сугышка да күбрәк кешене алырга мөмкиннәр дип борчылалар. Шул ук вакытта Татарстанда мобилизация ягыннан хәлләр тыныч дип уйлаучылар да бар.

Русия рәсмиләре мобилизациядән соң чит илгә киткән IT-белгечләрнең күбесе кире илгә кайткан дип белдерә. Дигитал үсеш министры Мәкъсүт Шадаев IT-белгечләрне кире кайтару өчен махсус програм кирәкми, алар болай да кайта диде. Төгәл саннарны ул июнь азагы - июль башында бирергә вәгъдә итте.

2022 елның сентябрендә мобилизация башланганчы, HR-холдинг сораштыру нәтиҗәләрен чыгарган иде. Анда айтишникларның өчтән бер өлеше Русиядән бер ел эчендә китәргә планлаштыруы күренде. "Альфа-банк" аналитиклары узган елның өченче чирегендә Русиядән якынча 1,2 миллион кеше киткән булырга мөмкин дип фаразлады. Илдән китүчеләрнең рәсми саны беркайда да чыкмады.

Сугыш аркасында илдән киткән IT-белгечләре чыннан да илгә кайтамы? Азатлык Татарстаннан киткән берничә IT-белгеч белән сөйләште. Аларның икесе чыннан да кире кайтты, моны алар төрле сәбәпләр белән аңлата. Тагын берсе Казакъстанга китеп, анда эшли, ул белгән белгечләрнең күбесе дә чит илдә кала, кайтырга җыенмый, ди ул.

Иминлек максатыннан белгечләрнең исемнәре үзгәртелгән (төгәл исемнәре Азатлыкка билгеле, тормыш фактлары тикшерелгән).

"Пригожин фетнәсе "Русиядә имин түгел" дигән фикеремне ныгытты"

Илдар Русиядән мобилизация игълан ителгәч чыгып китте, аңарчы ул Иннополис университетында укыды, эшләде. Чикләр ябылачак дигән имеш-мимешләр таралгач, ул китәргә карар итте. Моны ул "үләсе килми, башкаларны да үтерәсем килми" дип аңлатты.

Илдар Казакъстанга чыгып китте, әле дә ул шунда яши. Инде икенче эшен алыштырды, акчаны долларда ала, шуңа күрә Русиядәге вакыйгалар аңа тәэсир итми, кереме кимеми.

— Беренче чакларда кире кайту теләге булып алды, күбесенчә сагынудан чыккан хис иде ул. Барыбер, туганнарны, дусларны сагынасың бит. Ләкин тәмам кайтырмын дип һич уйламадым, бәлки, бер-ике атнага гына, туганнарны күреп килер өчен генә дигән уйлар булды. Ахыр чиктә кайтмадым һәм бу дөрес карар булды дип уйлыйм, — ди ул.

Бер ара эш табу белән кыенлык булды, ул чакта "бөтенләй эш булмаса, Мәскәүгә барып, анда эшләп алырмын" дигән фикерләр булды, ди Илдар. Мәскәүдә вакансияләр, IT-белгечләр өчен эш мөмкинлекләре күп. Әмма Казакъстанда да эш табылды.

Дуслар кайтма, түзеп ал һәм яңа эшне тап диде, ярдәм итте

— Акча белән авыррак булган чакта дуслар ярдәм итте, үзләрендә яшәргә рөхсәт итте. Кайтма, түз һәм яңа эш тап диделәр, бу да ярдәм итте. Хәзер башка эш табылды, барысы да яхшы, әлегә Казакъстанда калам, ди яшь IT-белгече.

24 июньдә булган Пригожин фетнәсе турынды Илдар ишеткән, бу аның "Русиядә имин түгел" дигән фикерен ныгыткан гына. Русиядә стабильлек юк, Казакъстанда барыбер иминрәк дип уйлый ул. Өстәвенә, сугыштан шәһәрләргә кораллы кешеләрнең дә кайтуы да куркыныч фактор.

Теләсә кайсы вакытта барыбызны да фронтка алырга мөмкиннәр

— Мин үзем сәясәтне яхшы аңлыйм дип әйтә алмыйм, ләкин дусларым күп укый һәм миңа аңлата. Илдә мобилизация барыбер астыртын рәвештә дәвам итә, кайту куркыныч, имин түгел дип әйтәләр. Теләсә кайсы вакытта тагын киң мобилизация булып, барыбызны да фронтка алырга мөмкиннәр, шуңа илгә кайту куркыныч дип саныйм, — дип аңлатты Илдар Азатлыкка үз позициясен.

Казакъстан әлегә имин, ди ул, ләкин киләчәктә аның башка илләргә, Көнбатышка китәсе килә. Әлегә мөмкинлеге юк, берәр эш булу белән башка илгә күчеп китәсе килә. Казакъстанда килгән халыкка яхшы карыйлар, җирле халык кунакчыл, ди Илдар. Мобилизация башланганнан соң әле шикле, тискәре караучылар булды, хәзер барысы да тынычлангач, яшәү рәхәт һәм комфортлы. Русиягә кайтуга караганда күпкә тынычрак, яхшырак, ди ул.

"Русиядә теләсә кайсы вакытта теләсә нинди хәл була ала"

Булат мобилизациядән соң Төркиягә күченде. Илдә аңа вакытлыча тору рөхсәте (ВНЖ) бирелмәгәч, ул кире Татарстанга кайтырга мәҗбүр булды. Әлегә эшеннән аңа "бронь" вәгъдә ителде, бу аны сугыштан яклаячак дип өмет итә ул, ләкин эш табып, чит илгә китәргә тели.

— Әлегә Төркиядә яшәргә ниятләгән идем, яхшы фатир да таптым, күчендем, тормышны шунда җайлармын дип уйладым. Әмма Төркия нигәдер миңа туристик яшәү рөхсәтен бирмәде, шуңа бик нык аптырадым. Русиядән килгән халык күбесенчә акчалы, дистанцион эшләре бар, илгә-икътисадка күп кенә акча китерә, нигә андый кешеләргә яшәү рөхсәтен бирмәскә, аптырыйм.

Төркиягә татар-башкортларга, төрки халыкларга чыгарма ясарга, яшәү рөхсәтен бирергә кирәк иде

Мин фатир өчен ярты елга алдан зур бәя түләдем, депозитлар, документлар ясауга да шактый акча китте. Болар барысы да югалды, шуңа Төркиягә ачуым бар. Мондый вазгыятьтә татар-башкортларга, төрки халыкларга чыгарма ясап булыр иде, яшәү рөхсәтен бирергә кирәк иде, дип саныйм. Төркия үзен төрки халыкларның яклаучысы дип саный бит, нигә бу очракта татарларны якламый соң? — дип аптырый Булат.

Хәзерге вакытта ул зур IT-ширкәтендә эш тапкан, анда аңа "бронь" вәгъдә ителгән. Булат илдәге вакыйгаларны күзәтеп тора, хәлләр тагын куерса, китеп карармын, ди ул.

Татарстанга да һөҗүм итсәләр, хәлләр начар булыр дип уйлыйм

— Пригожин фетнәсе вакытында бераз борчылып алдым, хәзер чикләр ябылса, илдә котычкыч хәлләр башланса, нишләрмен дип кәефсезләндем. Тиз тәмамланды, ләкин бу илдәге вазгыятьнең имин булмавы, теләсә кайсы вакытта теләсә нинди хәл була алуын күрсәтә. Өстәвенә, Алабугада дроннар корылмасы төзелүен ишеттем, бу очракта Татарстанга да һөҗүм итсәләр, хәлләр начар булыр дип уйлыйм, — ди IT-белгече.

Ул үзе Русиядән барыбер китәргә кирәк дип саный. Төрле вакансияләрне карый, төрле ширкәтләргә резюмесын җибәреп тора. Берәр имин илдән эш чакыруы килсә, китәрмен, ди Булат.

"Сугышка алмасалар, илдә тыныч кына эшләп була"

Мобилизациядән соң Казакъстанга киткән Илгиз хәзер кире Татарстанга кайтты. Туган як бик сагындырды, туганнар, дуслар белән күрешмәү – авыр сынау, ди ул.

— Мин Татарстанга кайбер эшләремне тәмамлап, эшләп алыр өчен кайттым. Ахыр чиктә әлегә калырга булдым, туган якта барыбер рәхәтрәк, китәсе килми. Акча белән проблем булмады, Казакъстанда да җитәрлек иде, — ди ул.

Татарстанда сугыш, мобилизация ягыннан вазгыять чагыштырмача тыныч

Республикада сугыш, мобилизация ягыннан чагыштырмача тыныч, дип саный Илгиз. Аның сәламәтлеге ягыннан авырлыклары бар, хәзер авыруларны тикшереп, раслап йөри, армиягә эләкмәс өчен шул җитәр дип өметләнә.

— "Вагнер" фетнәсен ишетеп алдым, ләкин аңа артык игътибар бирмәдем, кайгырып утырмадым. Аны ниндидер махсус уйланылган сценарий дип кабул иттем. Өстәвенә, ул Татарстаннан читтә булган вакыйга, бездә артык сизелмәде, Казан халкы рәхәтләнеп сабантуйда ял итте, — дип сөйли IT-белгече.

Илгиз дуслары арасында Русиягә кайткан һәм кайтмаган кешеләр бар. Бер өлеше чит илдә банк картлары ачкан, кирәкле хезмәтләргә теркәлгән һәм кире кайткан, ди ул.

Татарстанда барыбер шартлар яхшы, яшәү рәхәт

— Татарстанда барыбер шартлар яхшы, яшәү рәхәт, тормыш Европа дәрәҗәсендә диярлек. IT ягыннан да кыенлыклар юк, VPN ярдәмендә бөтенесе ачыла. Эш тә бар, җитәрлек, белгечләр Татарстанда үз киләчәген күрә.

Русиядән күп кенә чит ил ширкәтләре китте, алар урынына күп яңа ширкәткә, белгечкә ихтыяҗ бар. Вакансияләр күп, белеме һәм тәҗрибәсе булган IT-белгеченә түләү дә югары дәрәҗәдә. Шуңа сугышка алмасалар, илдә тыныч кына эшләп була, — дип саный Илгиз.

Ул үзе илдәге сәясәткә риза булмаса да, мобилизация һәм сугыш аңа кагылмас, эшләргә мөмкинлек булыр дип фикерен төгәлли.

"Интернетны яклау җәмгыяте" оешмасы мөдире Михаил Климарев фикеренчә, IT-белгечләрнең күпчелеге Русиягә кайтмый. "Күпләр эш тапты, күп ширкәтләр релокация тәкъдим итеп, хезмәткәрләрен чит илләргә күчерде", ди ул.

Михаил Климарев
Михаил Климарев

— Кемдер Үзәк Азия илләренә, Грузиягә, Әрмәнстан, Сербиягә китте, әлеге илләрдә визасыз да яшәп була. Барысы да әйбәт кенә урнашты һәм эшли. Кемдер кайткан икән, ул яки документ эшләре белән, яки нидер алырга, йә булмаса, туганнарын күрергә генә. Аннары барыбер китәләр, — дип саный ул.

Климарев IT-индустрия өчен Русиядә хезмәт хакларының чит илләр белән чагыштырганда түбәнрәк булуын, менеджментның начаррак булуын искәртә.

Айтишинкларга Русиягә ник кайтырга?

— Айтишинкларга Русиягә ник кайтырга? Армиягә алулары яки күзлек кигәнең өчен генә дә урамда кыйнап китүләре дә бар. Һәм бу кайту теләген арттырмый, ди ул.

Климарев тагын бер мөһим фактор дип чит илләрнең Русиягә карата кертелгән чикләүләрне дә атый.

— Мәсәлән, шул ук ясалма интеллект белән бәйле нинди дә булса җиһаз кертү тыелган. Нейрон челтәрләрне эшкәртү өчен иң заманча микропроцессорларны Русиягә кертергә ярамый. Ә бу хәзер иң алдынгы технологияләр. Сез аларны ничек кулланырга җыенасыз? Үз нейрон челтәрләрегезне ничек өйрәтәсез? Шуңа күрә аларны кайдадыр чит илдә ясарга кирәк, — дип аңлата белгеч.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG