21 сентябрьдән соң Русиядән йөзләрчә мең кеше китте. Forbes хакимияттәге үз чыганакларына сылтанып, илдән кимендә 700 мең кеше китүен хәбәр итте. Кайбер медиа чаралары 1 миллион санын да атый. Китүчеләр күбесенчә белемле яшь егетләр, алар демография һәм икътисадның терәге булып тора. Яшь белгечләр киләчәкне ничек күзаллый, илгә кайтырга җыенамы? Моның өчен нинди шартлар булуы кирәк?
Азатлык мобилизация башлаганнан соң Казакъстанга киткән 3 яшь егет белән сөйләште. Алар – югары уку йортларының соңгы курсында укучы яки университетны яңа тәмамлаган яшь белгечләр. Иминлек максатыннан аларның исемнәре үзгәртелде (Азатлык бу кешеләрнең төгәл исемнәрен белә, тормыш фактларын тикшерде).
- Илдар – Иннополис университында укучы студент, IT белгече. Университетны тәмамламыйча, мобилизация башлангач ук Казакъстанга китте. Соңгы елларда үз белгечлеге белән эшли.
- Азамат – Казан университетында укучы студент, дизайнер. Университетны тәмамларга тели, хәзерге вакытта Казакъстаннан Төркиягә күченү мәшәкате белән мәшгуль. Чит ил оешмасында фриланс рәвешендә эшли.
- Илһам – Мәскәүдән проект-менеджер, SMM белгече. Узган ел Югары икътисад мәктәбен тәмамлаган. Бүгенге көндә Казакъстанда, Австралиягә укырга керергә әзерләнә.
Бу егетләргә бүгенге көндә тормышны ничек күзаллавы, алга таба планнары, дәүләтнең яшь белгечләргә нинди шартлар тудырырга тиешлеге турында сораулар бирдек.
Русиядән нигә китәргә булдыгыз?
- Илдар: Чикләрне ябалар дип ишеттем. Минем армия белән проблемнар бар, анда алырга мөмкиннәр. Чикләр әле ачык булганда, китү хәерлерәк дип уйладым. Сугышка китәсе килми. Үземнең дә үләсем килми, башкаларны да үтерәсе килми. Шуңа дуслар белән бергә илдән чыгып киттек.
- Азамат: Дөресен әйткәндә, мин күптәннән чит илгә китү, анда яшәп алу, сәяхәт итү турында хыялланган идем. Мобилизация миңа хәзер үк кагылыр дип уйламадым, әлегә "бронь" бар, ләкин соңрак миңа да тәэсир итәргә мөмкин. Чит ил ширкәтендә фрилансер буларак эшлим, аларның хәзер Русиягә акча күчерү мөмкинлеге юк. Менә болар барысы да октябрьдә чит илгә китү карарына китерде дә.
- Илһам: Беренчедән, курку хисе зур булды. Илдәге хәлләр тагын да начаррак булыр, мобилизация дәвам итәр, илдән чыгу мөмкинлеген ябачаклар дип курыктым. Сугышка барасы килми. Мөмкинлек әле бар, шуңа чыгарга кирәк дип уйладым. Икенчедән, Русиядә бүтән перспективалар күрмәдем. Халыкара оешмаларда тәҗрибә туплап, киләчәктә чит илгә китү турында уйлана идем, ләкин хәзер Мәскәүдә дә мондый тәҗрибә туплап булмый. Әйтик, мин чит илдә портфолиода "Вкусно и точка" челтәрендә эшләдем" дип әйтә алмыйм бит инде, миннән көләчәкләр генә.
Чит илдә хәзер нишлисез? Нишләргә җыенасыз?
- Илдар: Мин эшлим, Русиядән эшем бар. Хәзер монда эш табу турында уйланам. Әлегә Казакъстанда торырмын дип уйлыйм, алга таба Европамы, Америка-Канадамы кебек берәр илгә китәргә телим. Инглиз телем яхшы, инглиз телле берәр илгә китәсем килә. Хәзергә акча җыярга кирәк. Дискриминация булмаган, ирекле илгә китәсем килә.
- Азамат: Хәзер мин Казакъстанда, монда туганнарым яши. Бер атна хәл алам да, шуннан соң Төркиягә күченәм. Көньякта бер кечкенә шәһәрдә дусларым белән инде өй таптык. Якын киләчәктә шунда торырмын дип исәплим. Үзем белән компьютерымны алдым, аннан эшләргә җыенам, төп борчуым – компьютерны ватмыйча китереп урнаштыру. Әлегә планнар шундый, алга таба күз күрер.
- Илһам: Инглиз телен актив өйрәнәм, курслар алдым, IELTS системы нигезендә халыкара имтиханны тапшырырга әзерләнәм. Мәскәүдә минем планнарым бар иде, хәзер бик күп нәрсә үзгәрде. Казакъстанда тормыш дәрәҗәсе югары түгел, эш белән дә кыенрак. Безне сыендыру өчен аларга зур рәхмәт, ләкин таныш казакълар да килгән халык калыр микән дип борчыла, күп урыслар килгәч, урыслаштыру булмасмы дигән куркулар да бар. Шуңа минем планым: Австралиягә укырга керү.
Өйгә кайтырга телисезме? Кайтыр өчен нинди шартлар булырга тиеш?
- Илдар: Мин Русиягә кайтырга теләмим, әмма ирекле Татарстанга кайтасым килә. Бәйсез Татарстанда яшәр идек дип дуслар белән дә көлешкән идек. Сугыш алып бармаган, кешеләрне армиягә алмаган илгә кайтасы килер иде, дип уйлыйм. Әлегә куркыныч, илдә хәлләр начарая гына, дискриминацион кануннар кырыслана гына. Якын киләчәктә илгә кайтуымны күрмим.
- Азамат: Илгә зур ихтимал белән кайтырга туры килер. Университетка бәйле эшләрем бар, аларны хәл итәсе булыр. Ул вакытка вазгыять җиңеләер дип өметләнәм. Минем өчен төп шарт: сугышка кадәр тормышның кире кайтуы. Сугыш үзе бетәргә тиеш. Дөнья ширкәтләре, брендлар кире кайтуын теләр идем. Чит ил оешмалары белән иркен эшләү мөмкинлеге кайтуы, акчаларны чит илдән алу юллары ачылуы – эш ягыннан төп шартлар шул. Илдә иркенлек булуы да, курку атмосферасы бетүен дә телим.
- Илһам: Хәзерге вазгыятьтә, әлбәттә, кайтып булмас. Сугыш башлаганга кадәрге шартлар булуы кирәк. Беренчедән, мобилизация, кешеләрне сугышка алу тукталсын. Икенчедән, чит ил оешмалары, брендлар Русиягә кайтсын. Бу эш ягыннан да, көнкүреш тормыш ягыннан да миңа мөһим. Мин сыйфатлы киемгә, чит ил ризыкларына, төрле онлайн-хезмәтләргә күнеккән кеше, үземә яхшы тормыш өчен аларның булуы кирәк. Болар булсын өчен сугыш бетүе кирәк, әлбәттә, ләкин мобилизациягә кадәр сугыш турында мин борчылмадым.
Русиядә киләчәк нинди булачак?
- Илдар: Мин үзем моңарчы сәясәт белән артык кызыксынмадым, шуңа дусларымның сүзләренә, фикерләренә таянам. Алар арасында гомум фикер: хәлләр начарая гына барачак. Зур өметем: хәлләрнең начараюы кайчан да булса туктарга тиеш, шуннан соң яхшы якка үзгәрешләр була күрсен. Татарстан, милли республикалар бәйсез, ирекле була алса, шәп булыр иде дип уйлыйм. Бу мөмкинме-юкмы – әйтә алмыйм, чынлыкта мөмкин вариант булса, мин шат булыр идем.
- Азамат: Сәясәттә мин бик көчле түгел, үз фикеремне генә җиткерә алам. Путин китүен теләр идем, ләкин аннан соң булган кеше башка сәясәт алып барырмы, юкмы – әйтүе авыр. Миңа калса, сугыш иртәме-соңмы бетәчәк, Русиягә шуннан соң бик авыр булачак. Украинага репарацияләр түләргә туры киләчәк, илдә икътисад авыр хәлдә булачак. Даими кризис, авыр тормыш булыр дип уйлыйм.
- Илһам: Бу турыда уйланмадым да. Карашым пессимистик. Тимер пәрдә, Төньяк Корея сценарие булырга мөмкин дип уйлыйм. Башка илләр белән аралашу юк, әмерләр биргән "патша", чит илдән бернәрсә дә кертелми, кешеләр чит илгә чыгарылмый – мондый дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Хакимияткә бу рәхәт булса да, гади халыкның тормышы нык авыр булыр. Тормыш дәрәҗәсе 30-40 елга кире кайтыр дип уйлыйм. Сугыш иртәгә бетсә дә, аның йогынтысы әле бик озакка тәэсир итәр.
Дәүләт яшь белгечләргә нинди шартлар тудырырга тиеш?
- Илдар: Беренче чиратта, миңа дәүләттә ирек, кешеләрнең тигезлеге булуы мөһим. Бернинди дискриминацияләр булмаса иде, һәр кеше үзе теләгәнчә яши алуын телим. Дәүләтнең яшь белгечләргә дә, барлык халыкка да югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүе кирәк. Мин үзем бик югары хезмәт хакы кирәк димим, ләкин яхшы тормыш шартлары булуын теләр идем. Кешеләрнең бу илдә яшисе килүен теләр идем.
- Азамат: Дәүләт яшьләргә перспективалар һәм яхшы тормыш мөмкинлеген тудырырга тиеш. Мин үз эшемне яхшы һәм сыйфатлы башкарам, димәк, миңа лаеклы хезмәт хакы белән эш булуын телим. Теләк булганда, чит ил ширкәтләре белән хезмәттәшлек итү, дөньяга ачык булу, теләгән урында эшләү һәм яшәү мөмкинлекләре булуы мөһим. Ягъни ирекле, яшьләрне һәм барлык халыкны кысмаган, югары тормыш дәрәҗәсе тудырган илдә яшисе килә. Әлегә шундый илләр дип Европаны күрәм, Төркия кебек көньяк илләр дә хәзер Русия белән чагыштырганда яхшырак тормыш дәрәҗәсен тәэмин итә дип саныйм.
- Илһам: Сугышка кадәр Мәскәүдә мине тормыш дәрәҗәсе һәм хезмәт хакы канәгатьләндергән иде, сугыштан соң инде бу үзгәрде. Мин эшемдә элек Дубай оешмалары белән хезмәттәшлек иттем, чит ил оешмалары белән элемтә өзелгәч, мине кыскарттылар, эшемнән алдылар. Хәзер яшь белгечләр өчен элекке шартлар кайтуы кирәк. Миңа белгечлегемә күрә, чит ил оешмалары, брендлары булуы мөһим, ул оешмалар белән эшләргә – перспективалы һәм уңышлы. Русия яшь белгечләр өчен нәрсәдер эшли ала дип уйламыйм, һәм берни эшләми дип уйлыйм.
"Яшьләрнең күпләп китүе демографик һәм икътисади яктан Русиягә зур зыян салачак"
Соңгы айларда Русиядән китүчеләр – нигездә яшь, белемле һәм амбицияле кешеләр, дип саный социолог Искәндәр Ясәвиев. Илдән күп кешенең китүе зур тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк, ди ул.
— Минем даирәдә дә чит илгә китүче яшьләр бар. Алар – белемле, профессиональ белгечләр, араларында IT-белгечләр дә бар. Моны китүчеләр санына туры китерсәң, ә алар саны йөзләрчә меңне тәшкил итә – Русиягә моның зыян котычкыч зур дип уйлыйм, — ди ул.
Демографик һәм икътисади яктан бу китү дулкыны Русиягә зур зыян салачак. Кайбер нәтиҗәләр инде хәзер үк сизелә башлый, ләкин аларның күбесе – озак вакытка тискәре нәтиҗә биреп торачак, дип саный Ясәвиев.
Күбесенчә иң белемле, киләчәккә аек акыл белән караучылар китте
— Кемдер киткәч, кайтыр, хәзер инде шундый күренешләр бар дип беләм. Ләкин күбесенчә иң белемле, киләчәккә аек акыл белән караучылар китте. Аларның вазгыятьне тәнкыйди кабул итүе кире кайтмаска сәбәп булыр, — ди социолог.
Халыкта хакимияткә ышанмау дәрәҗәсе бик югары, шуңа "мобилизация тәмамланды" дигән белдерүләр илгә яшьләрне артык күп кайтармас. Киткән яшьләр илгә күпләп кайту өчен ниләр кирәк булыр – әлегә бу билгеле түгел, галимнәр бу темага тикшеренүләр үткәрер, дип сөйләде Азатлыкка Искәндәр Ясәвиев.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум