Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр алты процентка артачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сүз торак тарифлары турында бара – моңа торак фонд белән идарә итү, йорт каршындагы җирләрне һәм гомуми куллану урыннарын җыештыру, инженерия челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм капиталь төзекләндерү керә.

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бәяләр алты процентка артачак. Бу хакта Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәгендә җиткерделәр, дип яза "Татарстан 24".

Сүз торак тарифлары турында бара – моңа торак фонд белән идарә итү, йорт каршындагы җирләрне һәм гомуми куллану урыннарын җыештыру, инженерия челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм капиталь төзекләндерү керә.

Торак тарифлары алты процентка артачак диелә. Шул ук вакытта коммуналь тарифлар үзгәрешсез калачак. Узган ел коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннәр иде һәм хакимиятләр 2024 елга кадәр хакларны башка арттырмыйбыз дип вәгъдә итте. Шулай да бу вәгъдәләр торак тарифларына кагылмаячак.

"Бәяләрне индексацияләү даими булып тора. Аны экспертиза үткәреп, җирле үзидарә оешмалары билгели. Инфляцияне исәпкә алып, бәяләрне арттыралар. Бу юлы ул алты процент тирәсе булды", дип аңлаткан "Татарстан Республикасының торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге" ассоциациясе башкарма мөдире Дмитрий Романов.

Яңа бәяләр белән квитанцияләр августта киләчәк диелә.

  • Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләрдән җыелган бурычлар белән бәйле 10 меңнән артык мәҗбүри үтәү (исполнительное производство) эше ачылуы хәбәр ителгән иде.
  • 2022 елда, сугыш елы булуга карамастан, Татарстанда халыкның кереме 1,7 процентка артты дип хәбәр итте рәсмиләр. Шул ук вакытта республиканың бары 10 район-шәһәрендә яшәүчеләрнең керемнәре генә уртача хезмәт хакыннан күбрәк булган. Азатлык районнарда уртача хезмәт хакының күпме булуын өйрәнгән иде.
  • Рәсми саннардан күренгәнчә, узган ел республикада инфляция 11,4 процент тәшкил иткән. Бу 2015 елдан бирле иң начар күрсәткеч булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG