Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу республикага һич файда китермәс". Кытай Татарстанга экспансиясен арттыра


Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Кытайга эш сәфәре, 17 ноябрь 2017
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Кытайга эш сәфәре, 17 ноябрь 2017

Татарстанда Кытайның логистик комплексы төзелә башлануын кытайлар республикага озакка һәм ныклап килә дип кабул итә белгечләр. Пекин бу проектлар белән акча гына эшләми, әкрен генә экспансия дә алып бара. Татарстанның нефтехимия өлкәсе Кытайда аеруча зур кызыксыну тудыра, ди алар.

Июнь уртасында Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башлануы билгеле булды. "Алабуга" махсус икътисади зонасына караячак бу комплексны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.

Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак, ди түрәләр. Биредә озын һәм кыска вакытка йөк саклау, йөк бушату-төяү һәм башка хезмәтләр күрсәтеләчәк. Төзелешнең беренче өлешенә инвестицияләр 20 млрд сумны тәшкил итә.

Кытайның Идел буе төбәге белән кызыксынуы турында Азатлык инде күптәннән язып килде. Әйтик, 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды. Кытайдан Татарстанга тауар кертү нәкъ 2017 елда кискен артты. Ул вакыттан республика Кытайга автомобиль җиһазлары, пластмас һәм аннан эшләнмәләр, синтетик каучук сата. Кытайдан исә Татарстан кара метал һәм йөк машиналары сатып ала.

2022 елда Кытай белән Русиянең хезмәттәшлеге тагын да зуррак тизлек белән арта башлады. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русия түрәләре икътисадны Азия илләренә, беренче чиратта, Кытайга борды. Сәяси яктан Мәскәү Кытайны якын беректәше дип атый.

Бу шартларда Кытайның Татарстанда логистик үзәк төзүе нәрсәне аңлата? Бу Татарстан файдасына булачакмы, әллә Кытай Русиянең үзенә бәйлелеген арттырырга тырышамы? Бу хакта белгечләр белән сөйләштек.

"КЫТАЙ АКЧА ГЫНА ЭШЛӘМИ, УЛ ЭКСПАНСИЯ АЛЫП БАРА"

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстанның Алабуга зонасында дроннар корылмасы төзелүе кайбер инвесторларының китүенә китерә ала, ләкин бу Кытайга кагылмый. Кытай ширкәтләре киресенчә, киткән ширкәтләр урынына күбрәк тә килеп урнаша ала, ди ул.

— Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс. Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә.

Идел буе төбәге, аеруча Татарстан, Башкортстан, Чуашстан республикалары Кытайда зур кызыксыну уята, дип саный Айсин.

— Бу республикаларда сәнәгать бик алга киткән. Өстәвенә, монда кара туфрак бар, бу да тарта. Без Чуашстанда күрдек инде, кытай ширкәтләре алган кара туфракны 3-5 ел эчендә пестицидлар белән бетерде. Татарстанны да шул көтә ала.

Айсин сүзләренчә, логистик үзәк булуы аеруча куркыныч. Татарстанда логистик үзәк төзү – алар монда озакка һәм ныклап килә дигән сүз.

— Кытайның мөһим бер стратегиясе бар: алар чит илләрдә завод-фабрикалар төзесә, анда кытайлар гына эшли ала. Бу Африкада да киң кулланылган стратегия, хәтта иң түбән түләнгән эшкә дә алар үз халкын гына җәлеп итә, җирле халык өчен эш урыннарын бирми диярлек. Димәк, аларның Татарстанда да үз эшчеләре күпләп эшләячәк, — дип сөйләде Азатлыкка Руслан Айсин.

Русия моның белән бернәрсә дә эшли алмаячак, Кытайның мондый ширкәтләре – ябык структуралар, алар "триада" форматында эшли. Хәтта куәт органнары да анда үз кешеләрен кертә алмый, оешмаларда бик кырыс тәртип, ди белгеч.

— Кытайның Татарстан, Башкортстанда киң җәелеп эшләве борчу уята, әлбәттә, чөнки, аларның төрки халыкларга, мөселманнарга карашлары билгеле. Кытайда уйгырларны җәберләүләре барыбызга да мәгълүм, анда мөселман уйгыр халкына коточкыч начар мөнәсәбәт. Димәк, без хәзер икеләтә колония форматына керәбез. Русия колониясе булудан тыш, милли республикалар Кытай колониясенә дә әйләнергә мөмкин, — дип аңлата куркыныч факторын Айсин.

Аның сүзләренчә, Русиянең Украинага каршы сугышы беткәннән соң да, илдә Кытай ширкәтләре калачак, алар икътисадта үз хакимлеген саклаячак. Аларны куып чыгару бик авыр булачак, ди сәясәт белгече.

"ЧИКЛӘҮЛӘР ШАРТЛАРЫНДА ТАТАРСТАННЫҢ БАШКА ЮЛЫ ДА ЮК"

Карнеги фондының өлкән фәнни хезмәткәре Александр Габуев Татарстанның нефтехимия продукциясе Кытайда аерым кызыксыну уята дип саный.

— Кытайга нефтехимия өлкәсе бик кызык. Татарстан нефтехимия продукциясен Европага җибәргән күләменең никадәр кирәклеге аңлашылмый. Ләкин чикләүләр шартларында Татарстанның артык башка юллары да юк, шуңа күрә Кытай базары – югалтуларның бер өлешен булса да каплый алган альтернатива, — ди ул.

Аның сүзләренчә, Кытай Русиягә ярымүткәргечләр, чиплар һәм башка шундый тауарларның күпчелеген китерә. Кайбер кытай ширкәтләре моны "икенчел" чикләүләргә карамыйча эшли, чөнки алар болай да АКШ чикләүләренә эләккән.

Элегрәк Кытайның Үзбәкстан һәм Кыргызстан белән өч яклы килешүе турында хәбәр ителгән иде. Үзәк Азия-Кытай җыенында кабул ителгән бу документ Русияне урап узган тимер юл төзелешен күз алдында тота. Габуев фикеренчә, бу Кытайның Русиядән ераклашуын түгел, бары тик аның активларны төрле якларга урнаштыруын аңлата.

— Кытай бу тимер юл белән куркынычларны диверсификацияли. Русия белән сәүдә узган елда 30%-ка арткан һәм ул зур тизлек белән үсүен дәвам итә. Русиянең Кытайга экспорты арта бара, һәм киресенчә, Кытайның Русиягә экспорты арта, — ди ул.

Белгеч сүзләренчә, соңгы 5 айда Кытайның Русиягә экспорты 60%ка диярлек үскән.

— Русиядән импорт арта, чөнки монда сүз очсыз углеводородлар турында бара. Экспорт та үсеш кичерә, чөнки Кытайның да хәзер икътисад ягыннан хәле бик яхшы түгел, башка илләргә экспорт та чәчәк атмый. Монда Кытай өчен Русия – бик уңайлы үсеш юлы, — дип саный белгеч.

Русияне урап төзеләчәк тимер юл ике максатны күздә тота, дип саный ул. Бер яктан, бу диверсификация булса, икенче яктан, шулай итеп Кытай үзенә Урта Азия илләрен дә бәйләргә тели.

  • Русия белән Кытайның хезмәттәшлеге икътисад һәм сәүдә өлкәләре белән чикләнмичә, һуманитар һәм технологияләр өлкәләрендә дә бара.
  • Мисал өчен, соңгы елларда Татарстанда Кытай студентлары саны арткан, Кытай теле республиканың кайбер мәктәпләрендә укытыла, бу предметтан БДИ тапшырып була. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда дәүләт теле булган татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып булмый, аны статусы түбәнрәк булган Бердәм республика имтиханында гына тапшырып була.
  • Казан университетының Кытай белән киң хезмәттәшлек програмы бар. Моннан тыш университетта кытай телен укыту һәм популярлаштыру белән шөгыльләнгән Конфуций институты булуын да искәртү мөһим.
  • Технология өлкәсендә Кытайның Татарстан белән хезмәттәшлеге үрнәге булып йөзләрне танучы систем кертелүен атап була. Моның өчен Татарстан Мәскәү кушуы белән кытай тәҗрибәсен өйрәнгән, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп иткән. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашкан. Бу ширкәт Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата.
  • Idel.Реалии 2020 елда видекүзәтү белән бәйле 17 дәүләткә сатып алу, килешүләр барлыгын ачыклаган. Барлыгы Татарстанда "Имин шәһәр" комплексы кысаларында 19 мең видеокамера эшли. Моннан тыш Русиядә кулланылган СКЗИ (мәгълүматны криптосаклау җиһазы) өчен микросхемалар Кытайда җитештерелә иде.

Белешмә: Синҗандагы уйгырлар хәле

  • Синҗан-Уйгыр автономияле районы – Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.
  • Төбәктәге халык саны – 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%). Кайбер исәпләүләргә караганда, анда биш меңләп татар да яши.
  • Уйгырлар — Синҗанда яшәүче иң зур төрки халык (11,3 млн), аларның күбесе мөселман. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында (8,3 млн).
  • 2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре Синҗанда кытайлаштыру сәясәте алып бара. Бу сәясәт нәтиҗәсендә миллионнан артык мөселман (аларның күбесе уйгыр) "тәрбия лагерьларына" ябылды. Меңнәрчә мәчет җимерелде, йөзләгән мең бала ата-аналарыннан аерылып интернат-мәктәпләргә җибәрелде.
  • Меңнәрчә уйгыр галиме, сәнгать әһеле юкка чыкты, яки аларның илдән чыгу һәм ил эчендә хәрәкәт итү иреге чикләнде. Уйгыр теле икенче планга күчте, төбәктәне мәдәни һәм дини ландшафт системлы рәвештә үзгәртелә.
  • Кытай хакимиятләре Синҗанны видеокамералар белән тутырган. Төбәккә керүче кешеләрдән смартфоннарына хөкүмәтнең махсус күзәтү әсбабын куярга таләп итәләр. Җирле халык хакимиятләргә ДНК үрнәкләре тапшыра. Аларның йортлары янында QR-кодлар бар, моның ярдәмендә Кытай полициясе бер секунд эчендә гаилә турында төп мәгълүматны ала ала.
  • Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, мәҗбүри стерильләштерү, уйгыр балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштыру һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар куллану аркасында күпчелек уйгырның тормышы бозылды.
  • Кытай рәсмиләре уйгырлар геноцидында гаепләүләрне кире кага, алар өчен төзелгән "тәрбия лагерьларын" укыту һәм заманга яраклаштыру үзәкләре дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG