Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Украинадан 300 бала "Русия гаиләләренә тапшырылды" дип белдерде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

Лавров әйтүенчә балаларны уллыкка алмаганнар, “вакытлыча карауга тапшырганнар”. “Әти-әниләре табылырга мөмкин һәм әгәр кызыксынсалар, аларның балаларын алып китү өчен бөтен мөмкинлекләре булачак, шуны исәпкә алып мондый форманы махсус сайладык”, дип белдергән ул.

Украинада басып алынган җирләрдән Русиягә чыгарылган 300ләп баланы "Русия гаиләләренә урнаштырганнар". Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.

Аның әйтүенчә балаларны уллыкка алмаганнар, "вакытлыча карауга тапшырганнар".

"Әти-әниләре табылырга мөмкин һәм әгәр кызыксынсалар, аларның балаларын алып китү өчен бөтен мөмкинлекләре булачак, шуны исәпкә алып мондый форманы махсус сайладык", дип белдергән ул.

Министр әйтүенчә, сугыш башланганнан бирле Русиягә 700 меңнән артык бала кергән. "Шуларның ике меңе – ДНР һәм ЛНР ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр. Алар анда эшләүчеләр, бу оешмаларның тәрбиячеләре белән бергә эвакуацияләнде", дигән Лавров.

Украина ягы 2022 елның 24 февраленнән соң Русиягә чыгарылган балалар исемлеген бирүне сорап Русиягә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Бу аларның әти-әниләрен эзли башлау өчен кирәк диелде.

Кичә, 29 июньдә Ростов өлкәсе хөкүмәтенең эшчәнлеге турындагы хисапка сылтама белән "Важные истории" Русия хакимиятләре Украинадан 1184 бала Русиядәге гаиләләргә карауга биргән булырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде. Бу - Русиянең бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белова атаган саннан өч тапкырга күбрәк.

"Важные истории" бу балаларның хәзерге вакытта нинди статуста булуы аңлашылмый, дип искәртә. Бу Русия басып алган җирләрдәге ятимнәр йортларында яшәгән ятим балалар булырга да мөмкин, сугышта әти-әниләрен югалтучылар да.

Әлеге саннарга әти-әнисе Украинаның басып алынган җирләрендә калып, Русиягә башка туганнары белән бергә чыккан балалар да кергән булырга мөмкин.

  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин.
  • Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
  • Күптән түгел АКШта урнашкан Йель (Yale) университетының сәламәтлек саклау факультеты бүлеге тикшеренү чыгарды. Анда Русиядә Украинаның дүрт айдан башлап 17 яшькә кадәр булган балаларын идеологик эшкәртүгә дучар итүләре әйтелә. Сугыштан качарга мәҗбүр калган Украина балаларын психиатрия клиникасына һәм ятимнәр яши торган йортлар белән бәйле оешмаларга да җибәргәннәр ди белгечләр.
  • Мәскәү бу балаларны сугыштан коткарам дип килә. Шул ук вакытта Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасында сугыш барганда балаларны тәрбиягә бирү – тулысынча халыкара хокукны боза дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG