Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда корылык. Рәсмиләр Гадәттән тыш хәл режимы кертергә җыена


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Июнь аенда явым-төшем 15 млны тәшкил иткән. Бу нормадан дүрт тапкырга азрак.

Бу атнада Татарстан рәсмиләре корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертергә җыена. Бу хакта бүген республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, республиканың һәр районында йә атмосфера корылыгы, йә туфрак корылыгы теркәлгән. Июнь аенда, яңгырлар 15 млны тәшкил иткән. Шул ук вакытта явым-төшем нормасы 60 мл санала. Төп сәбәбе — Идел-Кама елгасы зонасында югары басым күзәтелә.

"Быел чәчүдән соң салкыннар килде. Без якынча 50 гектар кукуруз, чөгендер, рапсны яңадан утырттык. Яңгыр бөтенләй булмау сәбәпле, бөртеклеләр уңышы кимиячәк. Бүген азык әзерләүдә зур проблем", диде ул.

Терлеккә азык әзерләү өчен күрше төбәкләр белән эшли башлаганнар. Аерым хуҗалыклар сенажны шуннан барып алачак, диде министр. Бүген Татарстанда азыкның 25-30 проценты гына җыелган.

Җаббаров сүзләренчә, Татарстанга елына 3-3,3 млн тон ашлык кирәк. Быел республикада 3,7 млн тонна җыелыр дип өметләнәләр. Шул ук вакытта бәяләр түбән булу сәбәпле, бүген республикада узган елдан сатылмаган 1 млн тонна ашлык саклана. Башка елларда аның күләме 250-300 мең бөртеклеләр кала торган иде. Корылык ашлыкка бәяне арттырырмы, юкмы — билгесез.

"Бәяләр бик түбән. Бүген өченче класслы бодай 11-12 сум тора. Арыш — 10 сумнан азрак. Шул ук вакытта бүген бер бөртекленең дә үз кыйммәте 10 сумнан ким тормый. Монда зыянга эшләү дигән сүз", диде ул.

Аның сүзләренчә, Русиянең көньягында ашлыкка бәя арта башлаган, бу үз чиратында Татарстандагы бөртеклеләр хакына да йогынты ясарга мөмкин.

  • Татарстанда һәм Башкортстанда чәчү эшләре апрель аенда ук башланган иде. Майда исә һавалар кисәк суытты. Иртә башланган чәчү иртә мул уңыш җыеп алуны вәгъдә иткән иде. Тик басуларда игеннәрнең шактыен кырау сукты.
  • Быел майда Башкортстанда 91 мең, Татарстанда 30 мең һектар игенне кырау суккан иде. Татарстанда иң зур югалтулар Ютазы районында – анда тишелеп чыккан игеннең 95 проценты зарарланган, дип хәбәр ителде.
  • Былтыр Татарстан рәсмиләре моңа кадәр булмаганча мул уңыш 5,2 миллион тонна ашлык җыеп алу белән мактанды.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. Рекордлы уңыш җыюларына карамастан, узган елгы ашлыкка бәяләр төште. Моңа кадәр Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклануы әйтелде. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәт белән аңлатты. Ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты.
  • Украина хакимиятләре берничә тапкыр Русия безнең ашлыкны ташый дип белдерде, моны урлашу дип атады.
  • Татарстан авыл хуҗалыгы чит ил техникасына, орлыкларына ихтыяҗ кичерә. Республика кырларында эшләүче техниканың зур өлеше дә чит илнеке санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG