Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда югары уку йортларындагы бюджет урыннарның 10 процентын сугышта катнашучыларның балаларына бирәчәкләр


Казан федераль университеты. Иллюстратив фото
Казан федераль университеты. Иллюстратив фото

Бу - 2,1 мең урын дигән сүз. Татарстанда абитуриентларны 45 югары уку йорты кабул итә, шуларның 28е – дәүләтнеке.

Бу уку елына Русия мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан югары уку йортларына 21 меңнән артык бюджет урыны бүлеп биргән. Шуның 10 проценты яки 2,1 мең урын аерым квота белән Русия каһарманнарының һәм Украинадагы сугышта катнашучыларның балалары өчен билгеләнгән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Махсус квота кысаларында хәрбиләрнең һәм һәлак булган, имгәнгән яки авырган хәрби хезмәткәрләрнең балаларын укырга сынауларсыз кабул итәчәкләр", — дигән ул. Аның әйтүенчә, иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар гына булачак.

Аерым квота кысаларында Русия каһарманнары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнгән кешеләрнең, шулай ук Украина җирләрендә сугышкан хәрбиләрнең һәм эчке эшләр оешмалары хезмәткәрләренең балалары укырга керә ала диелә.

Татарстанда абитуриентларны 45 югары уку йорты кабул итә, шуларның 28е – дәүләтнеке.

  • Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Русия бу һөҗүмдә катнашучыларга һәм аларның якыннарына, балаларына өстенлекләр тудырып тора. Яңа уку елы алдыннан аеруча мәгариф өлкәсендә төрле тәкъдимнәр еш яңгырый башлады. Бу эштән Татарстан белән Башкортстан да калышмый.
  • Күптән түгел Русия мәгариф һәм фән министрлыгының Украинадагы сугышта катнашучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә 10 балл бирергә киңәш итүе билгеле булды. Укырга кергән вакытта абитуриентларга "шәхси казанышлары" өчен өстәмә баллар бирелә. Украинага каршы сугышу - шундый казаныш булып торачак, моның өчен ун балл бирергә тәкъдим ителә.
  • Шул ук вакытта Русия фән һәм югары белем бирү министрлыгы "махсус хәрби операция"дә (Русия хакимиятләре Украинага һөҗүмне шулай атый – ред.) катнашканнарга яңа ташламалар турында карар өлгесе чыгарды. Документ Украинага каршы сугышкан студентларга уку йортында түләүледән бюджетка күчү хокукы бирә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG