Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янындагы Көек авылы халкы мәктәп төзүне сорап Марат Хөснуллинга видео яздырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Көектәге "Алгоритм" лицеена быел 700дән артык бала укырга керә алмый калган. Ата-аналар тагын бер мәктәп төзелүен тели.

Бүген, 7 июльдә Казан янындагы Көек авылының "Алгоритм" лицее янына балалары беренче сыйныфка укырга керәсе әти-әниләр җыелышкан һәм Русия хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллиннан тагын бер мәктәп төзүне сорап видео яздырган.

"Марат Хөснуллиннан безгә кыска вакыт эчендә тагын бер мәктәп төзетүне сорыйбыз. Якындагы мәктәпкә барып җитәр өчен шәһәргә 18 километр барырга кирәк. Балаларга иртәнге сәгать дүрттә-биштә торырга кирәк булачак, бездә тыгынлыклар чакрымнарга сузыла, инфраструктура аксый. Балаларыбыз тынычлап барсын өчен безгә беркем дә юл салмады", ди бер ана.

Аның әйтүенчә, 2021 елда "Алгоритм" лицеена 300 кешене алганнар, 2022 елда – 400. Быел исә, мәктәпкә 700дән артык кеше керә алмый калды, ди ул.

"Бу – беренче сыйныф укучылары да, икенче, өченче, дүртенче сыйныфныкылар да, тугызынчы сыйныфка кадәр урыннар җитми", дип зарлана ана.

Көектә яшәүчеләр әйтүенчә, мәктәпкә укырга алынмаучылар арасында яшәү урыны биредә дип теркәлгәннәр дә, шушы мәктәптә үк абый-апалары укучылар да, бирегә әзерлек сыйныфына йөрүчеләр дә бар.

  • Татарстанда аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора.
  • Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.
  • Узган уку елында Казанның 2,5 мең укучысы өеннән еракта урнашкан мәктәпләрдә белем алырга мәҗбүр булган. Мәктәптә балаларга урын җитмәү аеруча Казанның "Солнечный город", "Салават күпере" торак комплексларында, шәһәр янындагы Вишневка һәм Привольный бистәләрендә күзәтелә. Рәүис Гәрәев урамындагы 182нче лицей да каралганыннан ике тапкыр күбрәк баланы укыта.
  • Былтыр июль аенда Казанның Рәүис Гәрәев урамында урнашкан 186нчы "Перспектива" лицеена беренче сыйныфка 90 баланы укырга алмаулары хәбәр ителгән иде. Югыйсә ул мәктәпкә вакытында гариза бирер өчен, апрель аенда ата-аналар төн буе чират көтеп, гаризаны беренче булып тапшырырга теләде.
  • Мәгариф белгече, Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин Азатлыкка әлеге мәсьәлә "җитәкче урыннарда элек өчлегә укыган кешеләр" утырганга килеп чыга дип белдергән иде. Зур торак комплекслары төзегәнче үк, анда мәктәпләр дә төзүне таләп итү кирәк ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG