Быел июльнең беренче атнасы күзәтүләр тарихында иң эссесе булган. Бу - БМОның Дөнья метеорологик оешмасы белешмәләреннән күренә.
БМОда аңлатуларынча, температураның моңарчы булмаган югары дәрәҗәләргә күтәрелүе климат үзгәрүе һәм Эль-Ниньо дигән һава торышы күренеше белән бәйле. Бу Тын океанның экваториаль сулары температурасы күтәрелүен аңлата.
Элегрәк БМО күзәтүләр тарихында "иң кызу июнь" ае булды дип хисап биргән иде. Оешмада яңа рекордлар 2024 елга кадәр булачак дип фаразлыйлар.
Мэн штаты университеты каршындагы Климат үзгәрүе институты төзегән графиктан күренгәнчә, Җир шарында уртача температура 22 июньдә үк рекорд куя башлаган. Иң югарысы – 6 июльдә теркәлгән (17,23 градус).
БМО баш сәркатибе Антониу Гутерриш белдерүенчә, хәзерге вазгыять "климат үзгәрүнең контрольдән чыгуын" күрсәтә.
Коры җирдән тыш, океан сулары да җылына. Бу исә "әйләнә-тирәгә җимергеч йогынты ясарга мөмкин", дип саныйлар Дөнья метеорология оешмасында. "Әгәр океаннар шактый җылынса, бу атмосферага, диңгез бозына һәм бөтен дөньядагы бозларга йогынты ясаячак", дигән оешма вәкиле Майкл Спэрроу.
Аның әйтүенчә, Эль-Ниньоның нәтиҗәләре бу ел ахырында тагын да ныграк хис ителәчәк.
Гадәттә Эль-Ниньо АКШта, Көньяк Америкада, Африкада һәм Үзәк Азиядә көчле су басуларга китерә. Шул ук вакытта Австралиягә, Көньяк Азиягә, Индонезиягә һәм Үзәк Америкага корылык һәм эсселек килә. Соңгы вакытта Канада, АКШ, Мексика, Перу, Гыйрак һәм Кытай төбәкләре рекордлы дәрәҗәдә эсселек турында хәбәр итте.
Эль-Ниньо Русия төбәкләрендәге һава торышына да йогынты ясарга мөмкин. Атмосфера физикасы институты җитәкчесе Игорь Мохов әйтүенчә, эсселек ягына да, салкынайту ягына да тибрәнешләр була ала.
Эсселектән кешеләр дә хайваннар да интегә. 2022 елның җәендә рекордлы эсселектән Европада 61 меңнән артык кеше үлгән, аларның күбесе 80 яшеннән өлкәнрәк булган. Диңгез эсселегеннән төрле миллионлаган кошлар үлә, диелә Вашингтон университеты тикшеренүендә.
- Соңгы атналарда Татарстан белән Башкортстанда да челлә торды. Температура урыны белән 40 дәрәҗәгә җитте, кайбер җирләрдә аннан да артты.
- Эсселектән качу өчен сулыкларга агылган кешеләр арасында батып үлүчеләр дә шактый булды. Әйтик узган ялларда Башкортстанда гына да тугыз кеше батып үлде.
- Июль башында Татарстан рәсмиләре корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертергә җыенуын белдерде. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров матбугат очрашуында белдерде.
Аның сүзләренчә, республиканың һәр районында йә атмосфера корылыгы, йә туфрак корылыгы теркәлгән. Июнь аенда, яңгырлар 15 млны тәшкил иткән. Шул ук вакытта явым-төшем нормасы 60 мл санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум