Accessibility links

Кайнар хәбәр

Качып-посып һәм һуманитар юнәлешкә күз йомып. Рифкать Миңнехановны Фәннәр академиясе президенты итеп ничек сайладылар?


Рифкать Миңнеханов
Рифкать Миңнеханов

Яңа президент Русиянең технология суверенлыгы турында хыяллануы, патриотизм үстерергә теләве турында сөйләде һәм һуманитар фәннәр хакында әйтергә онытты.

11 июльдә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов киләсе биш елда республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән идарә итәчәк. Азатлык сайлау җыеныннан репортаж тәкъдим итә.

Академия президентын сайлауның 11 июльдә узачагы берничә көн алдан гына билгеле булды. Моңа кадәр җыен көзен узар дип көтелгән иде. Ни өчен ашыгып эшләүләре әйтелмәсә дә, сайлау чарасына киң җәмәгатьчелекне, аеруча журналистларны, хәтта дәүләт медиасы вәкилләрен чакырмаулары сораулар тудырды. Академик булып сайланмаган башка галимнәр дә җыенда катнашмады. Шул рәвешле, качып-посып кына җыелышны башлап җибәрделәр.

Суверен республика барлыкка килү шартларында фәнни хезмәтләрнең тарихи-археологик, этно-мәдәни һәм социологик өстенлекләрен сайлау алдагы еллар өчен хаклы булып чыкты

Моннан тыш, җыен башында 80 академик һәм мөхбир-әгъза катнашуы әйтелсә, тавыш бирү вакытында аларның саны кинәт 109га әйләнде.

Рифкать Миңнеханов намзәтен академиянең хәзерге җитәкчесе Мәкъзүм Сәлахов тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, Миңнехановны президентлыкка әле 23 июньдә үк чыгарганнар. Баксаң, 4 июльдә аның намзәтен президиум раслаган. Бу мәгълүматлар да ахыргача җәмәгатьчелеккә әйтелми килде.

Мәкъзүм Сәлахов Фәннәр академиясе президенты булып 2014 елда сайланды. Ул үзе идарә иткән чорны үзгәртеп кору вакыты булды дип бәяләде. Академия институтлары юридик зат булып эшләүдән туктавын, идарә структурасыннан 60 штат кыскартылуын казанышларның берсе дип атады. Гәрчә, академиядә кыскартулар Әхмәт Мазһаров президент булган вакытта башланды, Сәлахов исә шул эшне дәвам итте. Галимнәр арасында бу бәхәсләр уяткан иде. Тарих институты моңа каршы чыкты һәм үзенең юридик статусын саклап кала алган бердәнбер фәнни үзәк булды. Шулай да кыскартуларны Сәлахов фәнни хезмәтләр сыйфатын һәм санын 40 процентка артуга китерде дип белдерде.

Мәкъзүм Сәлахов яңа президентка реформалар ясарга кирәк булачак диде. Рифкать Миңнеханов намзәтен тәкъдим итеп аның 550 фәнни язма авторы икәнен, оештыру сәләте барлыгын әйтте. 2022-2030 елларда Татарстанның фәнни-технологик үсеше програмын эшләүне тәкъдим итүчеләрнең берсе намзәт булды дип белдерде ул.

Рифкать Миңнеханов үз чыгышын исә татар телендә башлады. Экранда урысчага тәрҗемә чыгып торды. Иң элек ул 1990нчы елларда Татарстанның суверенитетын искә алды, чөнки академия нәкъ мөстәкыйльлек алу нәтиҗәсендә оештырылды.

"Суверен республика барлыкка килү шартларында фәнни хезмәтләрнең тарихи-археологик, этно-мәдәни һәм социологик өстенлекләрен сайлау алдагы еллар өчен хаклы булып чыкты. Монысын инде күбегез беләсез", диде ул.

Шуннан соң Миңнеханов Владимир Путин куйган "авыр бурычлар" турында сөйләргә кереште. Русия фәнен алга җибәрү, импортка бәйлелектән китү өчен эшләргә чакырды.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң федераль хакимият кабатларга ярата торган "яңа сәяси вазгыятьтә Русиянең технологик суверенитеты" ише сүзләрне әйтте.

Миңнеханов Татарстан фәне өлкәсендә дүрт проблем күрә.

Миңнеханов академия республиканың идеологик үзәге булырга тиеш дип саный

"Беренче мәсьәлә фәнне финанслау белән бәйле. Икенчесе — инфраструктур чикләүләр. Бу заманча фәннең көндәшлеккә сәләтле булуын билгели. Өченче проблем — фәнни кадрларның һөнәри дәрәҗәсе үсеше кимүе. Дүртенче борчуыбыз мәгариф, фәнни оешмалар, икътисадның бергә җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәве. Бу аеруча сизелә", диде ул.

Әлеге мәсьәләләрне исәптә тотып, Миңнеханов академия республиканың идеологик үзәге булырга тиеш дип саный. Бу — беренче бурыч. Ул җирле кадрларны җәлеп итү, фән өчен социаль инфраструктура, тиешле хезмәт хакы булдырырга кирәк диде.

Икенче бурыч — уйлап чыгаручы галимнәргә ярдәм күрсәтү. Бу аеруча бүгенге базарда ихтыяҗ булган әйберләргә кагыла ди ул. Өченче максат дип фән белән икътисадның бәйләнешен арттыруны диде. Дүртенче бурыч — фәнне популярлаштыру, социаль челтәрләрдә эшләү, федераль көн тәртибенә һәм ТВга чыгарлык "мәгълүмати сәбәп"ләр булдырырга кирәк. Бишенчесе — алдынгы тикшеренүләрне финанслауның озак вакытка исәпләнгән тотрыклы системын булдыру.

Шуннан соң Рифкать Миңнеханов Русия пропагандасында еш яңгырый торган төшенчәләрне саный башлады.

"Иң төп бурыч — техник кораллану, технологик суверенитет, импортны алыштыру өчен яңа проектлар, бизнес һәм кадрларны арттыру өчен эшләү. Илнең хәрби саклану мөмкинлеге системын камилләштерергә кирәк. Бу иң мөһим бурыч. Татарстан рәисе безнең тәкъдимне хуплады һәм раслады", диде ул.

Миңнеханов Русия илкүләм проектлары, федераль програмнар белән эшләргә чакырды.

Ә менә Татарстан Фәннәр академиясенең һуманитар юнәлеше турында аерым сөйләүне артык кирәк дип тапмады, гәрчә, бу академиянең нигезен тәшкил итә.

"Һуманитар галимнәрнең энтузиазмы, тәҗрибәсе һәм белеме ярдәмендә республиканың фәнни өлкәсендә зур эш алып барыла. Шуның нигезендә без академияне фәнни-технология өлкәсендәге системга салучы бердәм фәнни белемнәр чыганагы, һуманитар өлкәнең, рухи һәм патриотик таләпләренең гармонияле үсешен берләштерелгән интеллектуаль үзәгенә үзгәртә алачакбыз", дип татарча әйтте ул һуманитар өлкә турында.

Алкышлардан соң бердәнбер намзәткә тавыш бирү өчен 10 минутлык тәнәфес игълан ителде.

Казан архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов 121 академик һәм мөхбир-әгъзаларның 110сы сайлауда катнашты дип белдерде. Нәтиҗәдә 109 галим Рифкать Миңнеханов намзәтенә хуплап тавыш бирде. 1 бюллетень юкка чыккан булып чыкты.

Шул ук вакытта академия җыены башланганда Мәкъзүм Сәлахов җыелышта 80 академик һәм мөхбир-әгъза катнашуын әйткән иде. 29 галимне кайсы вакытта килүе бер галимдә дә сорау уятмады. Шуңа бу мәсьәләне күтәрүче булмады.

"Бик зур рәхмәт. Дөрестән дә, безнең алда зур планнар. Тырышырбыз, барлык теләкләрне тормышка ашырырга кирәк", диде президент булып сайланган Миңнеханов татарча.

Ахырдан сүзне Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, шулай ук узган утырышта академик булып сайланган Фәрит Мөхәммәтшин алды. Моңа кадәр академия президенты булып ул сайланырга мөмкин дигән сүз таралган иде.

Ул үз чыгышын күпмилләтле, күптелле республикада "бер халык та үз туган телен, мәдәниятен, аш-суын онытырга теләми" дип башлады.

Соңрак Украина сугышына күчте.

"Махсус хәрби операциядән соң без үзебезне тикшерергә тотындык. Баксаң, импорт детальләр нигездә Европа белән бәйле икән. Камаз булсын, нефть һәм газ табу, боралак һәм очкычлар, Яшел Үзән кораблары булсын… Безнең икътисадны фәнсез, новациясез, алдынгы технологияләрсез алып барып булмас иде. Аллага шөкер, безнең икътисад моңа каршы тора алды", диде ул.

Ахырдан Мөхәммәтшин Рифкать Миңнехановның академия президенты булып сайлануын хуплавы турында әйтте. Аны ул "фикерли торган", "харизмалы", "оештыру сәләтенә ия" кеше дип бәяләде.

"Өч Миңнеханов та үз вазифаларында республика абруе өчен күпмилләтле халык хакына эшли", диде ул.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, хакимият фәнни даирәне, аеруча һуманитар фәннәрне үз контроленә алырга тели.

Бу Миңнеханов нәселенең Татарстандагы барлык өлкәләрне үз кулына алуны аңлата. Бүген өч тәхет бер гаилә кулында.

"Татарстан фәннәр академиясен авыр сулауга җиткерү фәнни җәмәгатьчелекне бетерү дигән сүз. Рифкать Миңнехановның фән дөньясына бернинди кагылышы юк. Аны фәнни даирәне күзәтү һәм финанс агымнар белән идарә итү өчен куйганнар. Беренче чиратта, һуманитар юнәлешне контрольгә алу күздә тотыла. Хәзерге вакытта татар тарихы, татар теле, иҗтимагый фикер авыр халәттә. Болай да Мәскәүдән, Татарстандагы куәт структураларыннан, президент идарәсеннән бу өлкәгә басым бара. Бу Миңнеханов нәселенең Татарстандагы барлык өлкәләрне үз кулына алуны аңлата. Бүген өч тәхет бер гаилә кулында", диде ул.

Моңа кадәр академиянең хәзерге җитәкчесе 71 яшьлек Мәкъзүм Сәлаховның үз вазифасыннан китәчәге билгеле булды. Гәрчә аның биш еллык икенче мөддәте 2024 елның җәендә генә бетә. Монда төрле сәбәпләр күрәләр, шул исәптән, Русия Фәннәр академиясенең себертатар телен мөстәкыйль тел итеп кабул итүе Татарстан Фәннәр академиясенең җитешсезлеге дип саналды. Mедиада академия президенты урынына Фәрит Мөхәммәтшин, Рифкать Миңнеханов һәм Айрат Ситдыйков сайланырга мөмкин диелде.

Галим Дамир Исхаков Азатлыкка Татарстан Фәннәр академиясе дә "филләр йоклый торган урынга әйләнде" дип сөйләгән иде.

Хәзер академияне үзгәртеп тә булмый. Ул үзенә күрә аңлашылмый торган социаль институтка әверелде.

"Татарстан Фәннәр академиясе башыннан ук дөрес корылмады, чөнки үз вакытында без аны һуманитар академия итеп оештырырга теләдек. Анда башка фәннәрне китереп тутырдылар. Хәзер академияне үзгәртеп тә булмый. Ул үзенә күрә аңлашылмый торган социаль институтка әверелде. Минемчә, зур үзгәрешләр була алмый. Русия Фәннәр академиясен теге якка да, бу якка да борып үзгәртеп карадылар, ләкин берни эшләтә алмадылар. Безнеке дә шундыйга әйләнде. Русия академиясенә кагылышлы электән шаяртып әйтә торган сүз бар. Академия ул филләр йоклый торган урын, диләр иде. Татарстан Фәннәр академиясе дә филләр йоклый торган урынга әйләнде", дип белдерде ул.

Иң кулай намзәт дип Исхаков Миңнехановны атаган иде.

"Ул, һәрхәлдә, Татарстан хакимиятенә якын торачак, бәлки, финанслар да табар. Аның оештыру сәләте дә бар. Бу кәнәфигә утырырга теләүче башка кешеләрнең берсе дә бу эшкә ярамый, кызганычка", дип сөйләгән иде ул.

Рифкать Миңнеханов — полиция полковнигы, техник фәннәр докторы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның бертуган абыйсы. Ул 1955 елның 1 июнендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.
1977 елда "инженер-электрик" белгечлеге буенча Казан югары хәрби-инженерлык училищесын тәмамлаган. 1977-1982 елларда Германиядә хәрби хезмәт уза. 1982-1989 елларда Казан югары хәрби-инженерлек училищесында эшли.
1992-1997 елларда Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары башлыгы була. 2000 елда докторлык хезмәтен яклый.
1997-2016 елларда — Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы. 2016 елдан "Юл иминлеге" дәүләт оешмасы мөдире. 2020 елда Татарстанның дигитал үсеш берләшмәсе рәисе булып сайлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG