Бу проектны Идел елгасы буена, Бишбалта бистәсенә, элекке ком базасына күчерү дөрес түгел. Әлбәттә, мәчетне шәһәр читендә төзүгә каршымын.
18 июльдә бер төркем татар архитекторлары Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашып, Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчет хакында сөйләште. Фикер алышуда Тукай бүләге иясе, архитектор Искәндәр Сәйфуллин, архитекторлар Фирдәвес Ханов һәм Гали Хәмитов, Татарстан аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов катнашты.
Мөфтиятнең рәсми хәбәреннән күренгәнчә, очрашуда мөфти мәчетнең шәһәр үзәгеннән читтә — Бишбалта бистәсендәге элекке ком базасында — төзеләчәген кабат раслаган. Моңа кадәр республика хакимиятенең бу тәкъдимен дин әһелләре дә хуплап чыккан иде.
Камил Сәлмигуллин сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге узган ел мәчеткә нигез ташы салынган "Кырлай" паркында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы һәм кечерәк мәчет өчен файдаланырга ризалык биргән. Фикер алышуда гыйбадәтханә проекты ислам һәм татар халкы үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш дип әйтелгән. Хәзерге вакытта Татарстан рәсмиләре Мәскәү архитекторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко проектын алга сөрә.
Бу очрашу Татарстан аксакаллар шурасы тәкъдиме белән оештырылган. Кол Шәриф мәчете авторларының берсе, архитектор Искәндәр Сәйфуллин Азатлыкка сөйләвенчә, ул Җәмигъ мәчетне Казан үзәгеннән читтә төзүгә каршы булуын белдергән.
— Казанның кояш үрелмәсе булып элекке "Кырлай" паркы санала, — ди ул. — Бу Җәмигъ мәчет өчен аеруча кызыклы урын булып тоела. Үз вакытында Ленинград архитекторы Казанга килгәч, шәһәрнең төп объектлары Казансу елгасы буенда урнашачак дип әйткән иде. Бу архитектура ансамбленең төп урынын тәшкил итә. Әлбәттә, шәһәр мәркәзе торак йортлар белән түгел, әһәмиятле корылмалар белән оеша. Җәмигъ мәчетне монда төзү бик зирәкле эш булыр иде. Бу проектны Идел елгасы буена, Бишбалта бистәсенә, элекке ком базасына күчерү дөрес түгел. Әлбәттә, мәчетне шәһәр читендә төзүгә каршымын.
Очрашуда аксакаллар шурасы Искәндәр Сәйфуллинның Җәмигъ мәчет проектын тәкъдим иткән. Ул гыйбадәтханәне җиде планлы челтәрдә төзергә кирәк дип саный. Аныңча, исламда җиде саны камиллекне аңлата. Анда килеп керүгә сез Аллаһның бөеклеген аңлыйсыз, ди ул. Мәчетнең үзәгендә "нурлы мәчет" концепциясе ята. Мөфти белән узган очрашу бары фикер алышуны күзаллаган. Камил Сәмигуллинга, Татарстан җитәкчелегенә ниндидер таләпләр кую булмаган. Мөфти үзе вәгъдәләр ышандырмаган. "Бу проект кирәклеме, юкмы икәнен Камил хәзрәт үзе хәл итәр. Безгә аның һәм җәмәгатьчелекнең фикере кирәк", ди ул.
Сәйфуллин сүзләренчә, Мәскәү архитекторлары тәкъдим иткән проект ислам кануннарына да, архитектура кысаларына да сыймый.
Кәгъба — исламда иң мөһим изге урын. Аңа охшатып мәчет ясарга ярамый. Бу урынсыз һәм кабәхәт әйбер.
— Ике архитектор — Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко мәчетне Кәгъбатулла рәвешендә күрә икән, моны җитди итеп уйларга кирәк, — дип сөйли ул. — Кәгъба — исламда иң мөһим изге урын. Аңа охшатып мәчет ясарга ярамый. Бу урынсыз һәм кабәхәт әйбер. Моны Кәгъбаны мәсхәрәләү, дискредитацияләү дип кабул итәргә була.
Яңа проект өч төрле форманың чүплеге кебек күренә. Вертикаль, куб һәм гөмбәз белән бернинди бәйләнеш күрмәдем. Бу формаларның арифметикасы тирән хисләр бәйләнеше тудырмый. Каһирәдә минем яраткан Мөхәммәт Али мәчете бар. Ул шәһәрнең бриллиантына әверелде. Мәчетнең ничек урнашуын, ни рәвешле аңа магистральләр корылуын, лабиринтлар аша аңа барырга кирәклеген күрсәгез… Инде эченә кергәч мин хозурланудан үләр дәрәҗәгә җиттем. Бу бик көчле әйбер. Мин архитектура теориясе укытучы буларак, исламда, христиан һәм иудаизмда киң кырлылык (пространство) нинди урын тотканын аңлыйм. Мәсәлән, Кол Шәриф мәчетен төзүдә тормышка ашкан төп сыйфат — анда күкнең җиргә караганда күбрәк булуы. Күкне күрсәтүче гөмбәз горизонталь әйберләрдән күбрәк итеп эшләнде. Күк — Алланың яшәү урыны. Кол Шәриф мәчете интерьерларында да күкнең җирдән өстен булуы күрсәтелде.
Кол Шәриф мәчете интерьерларында да күкнең җирдән өстен булуы күрсәтелде
Камил хәзрәт белән сөйләшкәндә ул безгә мәчеттә татарлык булырга тиеш диде. Без аңардан татарлыкны ничек күрәсез дип сорадык. Ул аерылып торырга тиешлеген, бизәкле булуын һәм башка үзенчәлекләрне әйтте. Бизәкләр бит зур формага салына. Ул бездә — арка. Архитектор теоретигы Огюст Шуазиның XIX гасыр дәреслеген ачып карасагыз, анда "арка" төшенчәсе төрки телдән керүен укырга була. Бу форма XI гасыр башында барлыкка килгән. Бу сүз үз мәгънәсен җуймыйча бөтен Урта Азия, Якын Көнчыгыш аша узган, Мисырдан алып төньяк Африкага кадәр үтеп кергән, аннан Гибралтарга күчкән, Португалия, Испания, соңыннан Франциягә кадәр барып җиткән. Шул юлдан соң да "арка" дигән атама сакланып калган. Әгәр бу төрки төшенчә икән, димәк, татар архитектурасында башка әйбер эзләү сәер яңгырый.
Әйе, төрек мәчете салырга булыр иде. Бу очракта без татарлыкны югалтабыз. Камил хәзрәт гаҗәпләнеп ризалашты. Монда сәясәтнең никадәр булуына карамастан, бер сәгать дәвамында җитди эчтәлекле сөйләшү булды.
Менә Болгарда Ак мәчет төзеделәр. Ул елына бары бер тәүлек кенә үз бурычын үти торган урынга әйләнде.
Җәмигъ мәчет элекке ком базасында Мәскәү архитекторлары проекты нигезендә төзелсә, бу хата булачак ди Искәндәр Сәйфуллин.
— Мәчетнең үзенә җәлеп итү көче кимиячәк һәм ул аңлашылмый торган бер урынга әвереләчәк. Менә Болгарда Ак мәчет төзеделәр. Ул елына бары бер тәүлек кенә үз бурычын үти торган урынга әйләнде. Анда елына ике тапкыр ярты тәүлеккә Корбан һәм Ураза бәйрәмнәренә җыелалар. Әйе, туристлар йөри, ләкин аларга да җанлы объектны күрсәтергә кирәк бит, — диде ул.
Татарстан аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов та Җәмигъ мәчетнең Казан үзәгеннән күчерелүен дәлилсез дип саный. Бу хакта ул Татарстан мөфтиенә дә әйткән.
Йортларның елга буенда торуы зыянлы түгел, мәчет — зыянлы булып чыга
— Без Җәмигъ мәчетнең шәһәр үзәгендә булачагына ышандык, — дип сөйләде ул Азатлыкка. — Казансу елгасы буенда 15 катлы йортлар салынды. Алар да мәчет кебек бер дәрәҗәдә тора. Йортларның елга буенда торуы зыянлы түгел, мәчет — зыянлы булып чыга. Шуңа да бу дәлилләр ышанычлы түгел.
Икенчедән, әгәр шул урын билгеләнгән икән, димәк, шунда төзелергә тиеш. Петербур бит сазлыкта утыра. Мәскәүдә шулкадәр зур бассейнда чиркәү төзеделәр. Димәк, мәчетне күчерү аргументы җитешсез булып чыга. Имеш, яңа урында мәчетне очкыч аша һавадан, тимер юлдан һәм елгадан күрергә була диләр. Әгәр беренче президентыбыз Миңтимер Шәймиев Актаныштан килә икән, ул Җәмигъ мәчетне Идел буеннан эзләп барырга тиешме? Бу дәлил дә ышандырмый. Аксакаллар шурасы мәчетне үзәктә төзергә кирәк дип исәпли. Татарстан бер ел буе тартып-сузып йөрде, хәзер аны шушы урыннан куып чыгаралар. Без бәхәс куптармадык, мөфтигә үз фикеребезне генә әйттек.
Рәүф Ибраһимов мәчетнең урынын үзгәртү уңаеннан Татарстан Дәүләт шурасына мөрәҗәгать иткән. Алар җир мәсьәләсен хөкүмәт карый дип җавап кайтарган.
Аксакаллар шурасы Җәмигъ мәчеткә Казан ханлыгына нигез салучы Олугъ Мөхәммәт исемен бирергә тәкъдим итә. Рәүф Ибраһимов сүзләренчә, шура имзалар җыеп, Татарстан мөфтиятенә, Татарстан президент идарәсенә тапшырган.
- 2022 елның 20 маенда Казанның "Кырлай" паркында Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салынды. Cоңрак мәчетнең эскизын ясау бәйгесендә ике җиңүче билгеләнде. Берсе — архитектор Айвар Саттаров, икенчесе — Ginzburg Architects бюросы.
- Быел медиада Җәмигъ мәчетнең урыны Бишбалта бистәсенә күчерелде дигән хәбәр таралды. Халыкның фикере исәпкә алынмады, конкурста җиңгән проектлар да онытылды.
- Мәчет Мәскәү архитекторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко проекты нигезендә төзеләчәге әйтелде.
- Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчет төзелеше урынын шәһәр үзәгеннән читкә күчерүне бу урында җир асты сулары булуы һәм җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы белән аңлатты.
- 27 июньдә Казан мэриясе оештырган очрашуда дин әһелләре Җәмигъ мәчетне Бишбалта бистәсенә күчерергә ризалык бирде.
- Җәмәгать эшлеклесе, "Архитектурасы" Телеграм-каналы авторы Ян Гордеев Казандагы Җәмигъ мәчет — ул сәяси мәсьәлә дип саный, Татарстан хакимиятенә Мәскәүдән турыдан-туры әмер булмаска да мөмкин, әмма алар барыбер федераль үзәккә карап, барысын да алдан хәстәрләп эш итәргә тырыша диде.
- Журналист, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев татарны Казан үзәгеннән кысып чыгару системлы рәвештә бара дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум