Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) шәһәрендә мөселман тоткыннары җәберләүгә зарлана. Бу хакта Русия юристлары милли берләшмәсе хәбәр итә.
Бүген адвокат Илдар Шәйхалов Мәләкәстәге төрмәдә булган. Ул бер тоткынның идарә итүчеләр кырыслыгына каршылык күрсәтеп үз-үзенең авызын тегеп кую очрагын раслаган.
"Тоткын социаль көнкүрешкә һәм дин тотуга, сәламәтлеген саклауга булган конституцион хокукын тулысынча тормышка ашыра алмавына шикаять итә", диелә.
Адвокат гариза һәм шикаять калдырган. Шулай ук кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле төрмәдә булган. 27 июльдә бу мәсьәләне Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) комиссиясе өйрәнәчәк дип әйтелә.
Мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәковның телеграм каналына язуларынча, үз-үзенең авызын тегеп куйган тоткынны моңа кадәр кыйнаган һәм мәҗбүриләп сакалын кырган булганнар.
Күптән түгел Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утыручы мөселман тоткыннарның туганнары "Гулаг-Инфо" проектына мөрәҗәгать иткән иде. Алар тоткыннарны "үз ихтыярлары" белән сугышка китсеннәр өчен газаплыйлар диде.
"28 июньнән башлап төрмәдә эшләүчеләр мөселманнарның камераларына бәреп кереп, Коръәннәрен ерткан, намазлыкларын, хәләл ризыкларын тартып алган, тоткыннарны кыйнаган. Хөкем ителгәннәрне кыйнау, түбәнсетү һәм мыскыл итүләр хәзергәчә дәвам итә", дип әйтелде мөрәҗәгатьтә.
- Димитровград төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалау очраклары моңарчы да булган иде. Әйтик былтыр 13 апрельдә ураза тотучы мөселман тоткыннарны (нигездә алар тумышлары белән Чечня һәм Ингушетиядән) кыйнаганнар иде.
- Ул чакта да Тентүләр вакытында Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) идарәсенең битлек кигән сугышчылары Коръәннәрне һәм намазлыкларны юк иткән, шулай ук тоткыннарны диннәренә, милләтләренә кагылышлы түбәнсеткән диелде. ФСИН идарәсе сугышчылары тоткын-кавказларны кыйнаганда "Украинага киттегез дә, Русиянең яклаучылары булдык дип уйлыйсызмы әллә?", дип тә кычкырган.
- Бу хәлдән соң, 13 апрельдә тоткыннар ачлык игълан итте һәм җәфалауларга, түбәнсетүләргә каршылык белдереп, кан тамырларын һәм корсакларын кисте. 29 апрельдә ачлык игълан иткән 60 кеше, нәтиҗәсе булачагына өмет өзеп, каршылык белдерү чарасын туктатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум