Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Кытайга хәләл сыер ите сата башларга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматынча, Кытайда мөселманнар өчен рестораннар челтәре бар, анда төп ризык – хәләл сыер ите белән токмач. Әлеге рестораннар челтәренең 40 меңләп ноктасы бар, шуңа сыер итенә ихтыяҗ зур диелә.

Кытай эшкуарлары Башкортстаннан хәләл стандартларына туры китереп җитештерелгән сыер ите сатып алу белән кызыксына. Республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов Кытай делегациясе белән очрашуда әлеге мәсьәлә турында сөйләште, дип җиткерә РБК.

Башкортстан министрлыгы мәгълүматынча, Кытайда мөселманнар өчен рестораннар челтәре бар, анда төп ризык – хәләл сыер ите белән токмач. Әлеге рестораннар челтәренең 40 меңләп ноктасы бар, шуңа сыер итенә ихтыяҗ зур диелә.

"Башкортстанда җитештерелгән сыер итен экологик яктан чиста дип юкка әйтмиләр. Безнең бай табигатебез, яхшы көтүлекләребез бар, терлекне даими вакциналап тормыйлар, чөнки Башкортстанда инфекцияләр белән бәйле вазгыять яхшы. Республикада мөселманнар күбрәк, шуңа бездә хәләл продукция җитештерү үсештә", дигән ул.

  • Башкортстан - Русиядә сыер ите җитештерү ягыннан алдынгылыкта баручы төбәкләрнең берсе. РБК мәгълүматынча, 2022 елда республикада 150 меңнән артык тонна ит җитештерелгән.
  • 2016 елда Башкортстаннан Кытайга бал сатканнар иде. Республиканың Умартачылык һәм апитерапия гыйльми-тикшеренү үзәге Кытайга барлыгы 200 тонна бал сату турында килешү төзеде. Юкә, төрле чәчкәләр һәм карабодай балы пыяла һәм агач савытларга салып җибәрделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG