Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балалар катнашында юл һәлакәтләре һәм аларда җәрәхәтләнүчеләр арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүгенгә республикада балалар катнашында барлыгы 233 юл һәлакәте булган, анда сигез бала үлгән, 250сы җәрәхәтләнгән.

Татарстанда быел узган елның шул ук чорына караганда балалар катнашында юл һәлакәтләре өчкә күбрәк булган, җәрәхәтләнгән балаларның саны исә дүрткә арткан.

Бу хакта Татарстан дәүләт автоинспекция идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов җиткерде, дип яза "Реальное время",

"Без алты айга булган саннарны түгел, бүгенге көнгә булганнарын алып карыйбыз – бүгенгә республикада шундый 233 юл һәлакәте булган, анда сигез бала үлгән, 250 бала җәрәхәтләнгән", дигән ул.

Җитәкче әйтүенчә, Татарстанда 2023 ел башыннан барлыгы 1807 юл һәлакәте булган, бу узган елгы шул ук чордан 71 һәлакәткә күбрәк.

Ел башыннан республикада юл һәлакәтләрендә 135 татарстанлы үлгән, бу исә узган елгыдан азрак булган. Юл казаларында имгәнүчеләр узган елгы дәрәҗәдә. 2166 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

  • Быел февраль башында Чаллыда ашыгыч ярдәм белән юл һәлакәтендә дүрт кеше җәрәхәтләнгән иде. Ашыгыч ярдәмне йөртүче тавыш сигналын кушып куймыйча сфетофорның кызыл утына чыккан, һәм җиңел машина белән бәрелешкән. Ашыгыч ярдәм машинасыында авырулар булмаган диелде.
  • Audi машинасын йөртүче - Love Radio-ның алып баручысы Александр Белоусов булган. Аны хастаханәгә алып киттеләр, аның тезе сынган һәм баш сөяге-баш мие имгәнгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG