Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мотор төзелеше оешмасында эшләүчеләргә айфон куллану тыелган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Айфон белән беррәттән Apple планшетларын, ноутбукларын, компьютерларын һәм башка техникаларын куллану ярамаячак. Шулай ук хезмәткәрләргә Apple җиһазларына эш урыннан бирелгән sim-картларны кую да тыелган диелә.

Уфадагы "ОДК-УМПО" (Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе) оешмасында эшләүчеләргә һәм вазифаи затларга Американың Apple ширкәте чыгара торган бөтен электрон җайланмаларны да куллануны тыйганнар.

Бу боерыкны оешма мөдире Евгений Семивеличенко имзалаган, дип җиткерә "РБК".

Хәзер айфон белән беррәттән Apple планшетларын, ноутбукларын, компьютерларын һәм башка техникаларын куллану ярамаячак. Шулай ук хезмәткәрләргә Apple җиһазларына эш урыннан бирелгән sim-картларны кую да тыелган диелә.

Боерыкта әйтелгәнчә, оешмада яңа кагыйдәләрнең ничек үтәлүен тикшерәчәкләр. Ә Apple җиһазлары урынына башка электрон җиһазлар биреләчәк.

Уфа мотор төзелеше оешмасының бүлекчәләрендә – Лыткарински машина төзелеше заводында һәм А. Люльки исемендәге конструктор бюросында да шундый ук документлар әзерләнергә тиеш дип яза басма.

Аспекты искәртүенчә, мондый чикләүләр "Ростех" дәүләт корпорациясенә кергән оешмаларга кагыла. Шул исәптән әйтик "Нефаз"га һәм Күмертау авиация оешмасына да.

Июль уртасында "Ростех" үзенең хезмәткәрләренә эш максатларында Apple техникасын куллануны тулысынча тыюын хәбәр иткән иде.

  • Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт блогы хезмәткәрләренә дә март ахырына кадәр iPhone-нарын башка маркадагы һәм башка операция системы урнаштырылган смартфоннарга алыштырырга кирәк булачагы хәбәр ителгән иде.
  • Мөгаен Кремль үзенең хезмәткәрләренә яңа "имин" смартфоннар сатып алыр, диелде. Түрәләргә айфон кулландырмау янәсе иминлекне кайгыртып эшләнә.
  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләре, АКШ һәм Британия чикләүләренә дучар булды. Күп чит ил ширкәтләре үз тауарларын Русиягә сатмый башлады. Аерым алганда Apple узган ел март аенда тәэмин итүен туктатты.
  • Илдә кайбер тауарларга, шул исәптән даруларга, чит ил техникасына, брендлы киемнәргә һәм башка тауарларга дефицит туу куркынычы булганга, Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Русиягә параллель импортны легальләштерү турында хәбәр итте.
  • Июньдә re:Store кибетләре Русиягә параллель импорт белән iPhone һәм MacBook кертә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG