Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елның алты аенда Казанда өйләнешкән парларның 30 проценты катнаш никах корган


Соңгы вакытта Азәрбайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм дә Әлҗәзаир, Сүрия, Мисыр, Гыйрак вәкилләре белән галәләр күп төзелә дип искәртелә.

2023 елның алты аенда Казанда 5,8 мең пар язылышкан, никахларның якынча 30 проценты – катнаш. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.

"Статистика Русиядә, шул исәптән Казанда да милләтара никахларның чыгарма түгеллеген күрсәтә. Хәзер никахны рәсмиләштергәндә документларда милләтне язу мәҗбүри түгел, әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, Казанда никахларның якынча 30 проценты – катнаш" дигән Гражданлык хәле актларын башкаручы Елена Студеникина.

Соңгы вакытта якын чит илләрнең (Азәрбайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан) һәм ерак чит илләрнең (Әлҗәзаир, Сүрия, Мисыр, Гыйрак) вәкилләре белән галәләр күп төзелә дип искәртелә.

  • 2018 елда Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова республикадагы һәр бишенче никах – катнаш, дип белдергән иде. Ул елны 1889 катнаш никах теркәлгән. Чит ил кешеләре белән никахлар саны исә 571 булган.
  • 2020 елда Русия мөселманнары диния идарәсе башка диндәге хатын-кызларга өйләнүне тыючы фәтва чыгарган иде. "Русиядә динара никахлар, аерым алганда китап кешеләре вәкилләре (христианнар, яһүдләр - ред.) белән гаилә кору ярамый, аерым очракларда шул конкрет очракны карап барлык шартларын исәпкә алган җирле мөфти карары белән генә рөхсәт ителә", дип белдерделәр.
  • Фәтваның төп максаты – мөселман гаиләсе институтын ныгыту. Хәзер күп никахлар ашыгып башкарыла дип искәртте диния идарәсе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма .
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG