Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар эрзә телендә сугышка каршы комикс чыгарган


Комиксның тышлыгы
Комиксның тышлыгы

Ул "Псакань ушмо", ягъни "Песиләр гаскәре" дип атала. Әсәр Мәскәүнең Украинага каршы сугышы башланганнан соң Русиядә майтарылган хәлләргә аллюзия булып тора. Андагы "бәрәңге президенты" күршесенә каршы сугыш башлый һәм "Керпеләр иле – ил түгел! Без аны өч ккөн эчендә алачакбыз!" дип белдерә.

Андю Валдаж җитәкчелегендә бер төркем тел активистлары эрзә телендә 20 битлек веб-комикс әзерләгән. Ул "Псакань ушмо", ягъни "Песиләр гаскәре" дип атала. Урыс телендәге рәсми исеме - "Котармия".

Әсәрнең авторлары комикс башта эрзә телендә язылды, аннан соң гынаурыс теленә тәрҗемә ителде, дип искәртә. Русиянең асаба халыклар телләре өчен бу сирәк очрый торган күренеш, чөнки ешрак урыс теленнән тәрҗемә итәләр.

Комиксның күп өлеше әдәби эрзә телендә язылган, әмма Валдаж искәртүенчә, аерым бер каһарманнар шокшин диалектында да, эрзә теленең Түбән Новгород өлкәсе көньягында киң таралган вариантында да сөйләшә.

"Песиләр гаскәре" Мәскәүнең Украинага каршы сугышы башланганнан соң Русиядә майтарылган хәлләргә аллюзия булып тора.

Андагы "бәрәңге президенты" күршесенә каршы сугыш башлый һәм "Без иң көчле держава идек! Аны дошманнар таркатты! Керпеләр иле – ил түгел! Без аны өч ккөн эчендә алачакбыз!", дип белдерә.

Комикста репрессияләр, гади халыкның сугышны хуплавы, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең фетнә чыгару омтылышы, биналарга Z тамгасы ясаулары, танылган оппозиция блогерларының әйткән сүзләре һәм Европадагы сәяси мөһаҗирлек темалары да чагылыш тапкан.

Ахырдан сугыш башлаткан ил җиңелә, сугыш бетә, ә "бәрәңге президенты" кулга алына.

  • Эрзә халкы – Мордовия республикасындагы ике төп асаба халыкның берсе. Аларның теле тугандаш, әмма үзара аңлашылмый торган мокша теле белән бергә фин-угыр телләре арасына керә.
  • Русиядә ничә эрзә яши, эрзә телендә сөйләшүчеләр күпме – бу хакта төгәл саннар юк, чөнки Русиянең рәсми чыганаклары да, җанисәп нәтиҗәләре дә эрзә белән мокшаларны "мордва" дип бер халыкка берләштерә. Әлеге ике этник төркемнең дә милли хәрәкәт активистлары моны дөрес түгел һәм хәтта "колониализм сәясәте" кысаларында мәсхәрәләүче хәл дип саный.
  • Күптән түгел татар хатын-кызлары турында татарча комикс чыгачагы билгеле булды. Комикслар китабы дүрт хикәядән торачак. Алар беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова, беренче татар хатын-кыз математик Сара Шакулова, беренче татар хатын-кыз пилот Мәгүбә Сыртланова турында булачак. Аның авторлары - җырчы, музыкант, журналист Рәдиф Кашапов белән психолог Регина Гаязова. Татарча комикс декабрьдә нәшер ителергә тиеш. Ә әлегә китап авторлары бу проектта катнашырлык рәссамнарны эзли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG