Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның сигез районында бал кортлары үлгән


Якынча 117 умарталыкка зыян килгән.

Татарстанның Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистай районнарында күпләп бал корты үлүе теркәлгән. Бу хакта Татарстан умартачылары оешмасы әгъзасы Алексей Андреев Азатлыкка белдерде.

Аныңча, кимендә 117 умарталыкка зыян килгән. Якынча 3 мең бал корты үлгән булуы ихтимал. Төп сәбәбе — басуларны агулы матдәләр белән эшкәрткән булулары бар.

“Монда 1нче һәм 2нче класстагы пестицидлар куллану булды. Алдан хәбәр итмичә эшләделәр, гәрчә хәбәр иткән очракта да кортларны кайда күчерергә була соң? Читкәрәк алып китсәң, анда да агулыйлар бит”, диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссия төзегән. Алар бал кортлары үлгән җирлекләрдәге басуларны тикшерәчәк.

Андреев сүзләренчә, быел умартачылардан мөрәҗәгатьләр саны арткан.

Соңгы елларда Татарстанда бал кортларының күпләп агулану очраклары булды. Умартачылар моңарда рапс басуларын эшкәрткән җирле агрохолдинглардан шикләнде. Күпләп агулану очраклары Мамадыш, Арча, Мөслим, Тәтеш, Питрәч районнарында теркәлде. Мәсәлән, 2019 елда республикада 5 мең бал корты гаиләсе үлгән диелде. Агулану очраклары узган ел да дәвам итте. Әлмәт районында 50 умарталыкка зыян килергә мөмкин диелде.

2022 елда Татарстан хөкүмәте Авыл хуҗалыгы министрлыгының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе эшчәнлеген туктату турындагы карарны раслады. Районнарда бал кортлары күпләп үлгән очракта, умартачылар әлеге идарәгә мөрәҗәгать итә ала иде.

Быел рәсмиләр Татарстанда татар бал корты токымы юкка чыгу куркынычы алдында тора дир белдерде. Авыл хуҗалыгы министры татар бал корты тотучыларга дәүләт ярдәме күрсәтә башлаячак.

2022 елда Татарстанда 9 мең тонна бал җитештерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG