Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джон Кирби: Русиянең Татарстанда Иран дроннарын җитештерү нияте борчый


Джон Кирби, АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле 
Джон Кирби, АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле 

АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Иран белән хәрби өлкәдә арта барган хезмәттәшлеге турында яңа мәгълүмат җиткерде. Бу хезмәттәшлеге белән Иран Русиянең Украинадагы дәһшәтле сугышына өлеш кертә диде ул. Кирби Русиянең Татарстандагы Алабуга шәһәрендә Иран дроннарын җитештерә башлау ниятенә аеруча борчылу белдерде.

АКШ дәүләт иминлеге шурасының стратегик элемтә координаторы Джон Кирби сүзләренчә, шушы елның маена Русия Ираннан йөзләрчә пилотсыз очу аппаратлары һәм шушы дроннарны җитештерү өчен кирәкле җиһазлар алган.

Кирби Иран дроннарының Русиягә ничек китерелүен күрсәтүче инфограм бәян итте: пилотсыз аппаратлар Иранда җитештерелә, Каспи диңгезе аша Иранның Әмирабад шәһәреннән Русиянең Махачкала шәһәренә китерелә, ә аннары Русия гаскәрләре тарафыннан Украинага каршы сугышта кулланыла.

Соңгы атналарда гына Русия Иран дроннарын Киевка һөҗүм итү һәм украин халкын куркыту өчен кулланды, ул арада Русия белән Иранның хәрби өлкәдә хезмәттәшлеге тагы да тирәнәя кебек.

Кирби Русиянең Иран дроннарын үзендә җитештерә башлау нияте уңаеннан аеруча борчылу белдерде. Бу җитештерү Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында планлаштырыла, диде ул.

"Бездә Русиянең үзендә Иран дроннарын җитештерү заводын төзү өчен кирәкле материаллар алуы турында мәгълүмат бар. Бу корылма киләсе ел башында тулысынча файдалануга тапшырылырга мөмкин" дип белдерде ул һәм Иран дроннары җитештереләчәк "Алабуга"махсус икътисади зонасының иярченнән төшерелгән фотоларын тәкъдим итте.

"Алабуга"махсус икътисади зонасының иярченнән төшерелгән фотосы
"Алабуга"махсус икътисади зонасының иярченнән төшерелгән фотосы

Кирби сүзләренчә, әлеге хезмәттәшлек ике яклы: ярдәм Ираннан Русиягә һәм Русиядән Иранга килә. Мәскәү Тәһранга саклану өлкәсендә, шул исәптән ракетлар, электроника һәм һава һөҗүменнән саклану өлкәсендә, моңарчы күрелмәгән хезмәттәшлек тәкъдим итә. Бу ел башында Иран Русиядән Су-35 һөҗүм очкычларын сатып алу турында килешү төзелүен игълан итте. Иран Русиядән өстәмә хәрби җиһазлар, шул исәптән һөҗүм боралаклары, радарлар һәм Як-130 өйрәнү-хәрби очкычлары сатып алырга җыена. Гомумән алганда, Иран Русиядән миллиардлаган долларлык хәрби техника алачак.

Кирби сүзләренчә, бу хезмәттәшлек Украинага, Иранның күршеләренә һәм бар халыкара җәмәгатьчелеккә зыян китерә. Мондый эшчәнлекне фаш итү һәм туктату өчен бар булган чараларны кулланабыз, шул исәптән моны җәмәгатьчелек белән уртаклашабыз – алга таба күбрәк тә булып, диде ул.

Кирби фикеренчә, Русия һәм Иранның гамәлләре БМО Иминлек шурасының 2231нче резолюциясендә каралган йөкләмәләрне бозу булып тора, чөнки Иранның Русиягә пилотсыз очу аппаратлары тапшыруы БМО Иминлек шурасы тарафыннан хупланмаган. Без үзебезнең беректәшләр һәм партнерлар, шулай ук БМО белән аларны җаваплылыкка тарту өчен эшләвебезне дәвам итәчәкбез, диде ул.

"Без Иран хәрби техникасын Украинада куллану өчен Русиягә тапшыруда катнашкан субъектларга карата санкцияләр кертүне дәвам итәчәкбез. Бу эшчәнлектә катнашкан Русия, Иран һәм өченче илләргә каршы инде күп күрсәтмәләр чыгадык. Мәсәлән, узган айда гына Русия белән Иран арасындагы элемтәне тирәнәйтүче логистик челтәрнең бер өлеше булган оешмаларга каршы санкцияләр игълан иттек.

Моннан тыш, Европа Берлеге һәм Британия белән бергә Иран дроннарында табылган электрон компонентлар Украинадагы сугыш кырына эләгә алмасын өчен яңа чикләүләр керттек.

Февраль аеннан Иранның Русиягә дроннар һәм аларга детальләр җибәрүенә каршы берничә кагыйдә чыгардык. Узган атна Британия Иранның пилотсыз очу аппаратларында табылган интеграль схемалар һәм радио ешлыгында тапшыру модульләре кебек тауарларга карата чикләүләр кертте. Без бу экспорт контроле чараларын координацияләү эшен дәвам итәчәкбез.

9 июнь, җомга көнне, без американ хөкүмәтенең бизнеска һәм башка ил хөкүмәтләренә Иранның дрон програмы белән бәйле куркынычларны һәм Иранның компонентлар сатып алу өчен кулланган канунсыз ысулларын яхшырак аңларга булышкан яңа аңлатмалар бәян итәрбез. Бу хөкүмәтләргә һәм ширкәтләргә Иранның дрон програмына өлеш кертмәс өчен чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

Һәм, иң мөһиме, без Украинаны саклау һәм торгызу өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итүдә беректәшләр һәм партнерлар белән эшлибез, шул исәптән Украинага үз халкын якларга ярдәм итәчәк һава һөҗүменнән саклану системнары бирү юлы белән", диде Кирби.

  • 2022 елның көзендә The Washington Post газеты Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен язган иде. Язмада әйтелгәнчә, иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә".
  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • Хәрби белгеч Роман Свитан ни өчен ракетлары була торып та, Русиянең Украинага каршы дроннар куллануына аңлатма бирде. "Русияләрнең ракетлары дроннарга караганда азрак. Ракетлар дроннардан кыйммәтрәк тә - дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тапкырга. Шуңа күрә финанс ягыннан да, идарә системы ягыннан да дроннар куллану кулайрак. Аларда дроннар юк, шуңа күрә Ираннан сатып алырга туры килә", диде Свитан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG