Атом энерготехнология станциясе водород җитештерү өчен төзеләчәк, дип яза "Бизнес Online" басмасы. Төзелеш бәясе 300 млрд сум тәшкил итәчәк, диелә.
Проектны "Росэнергоатом" заказы нигезендә Африкантов исемендәге бюро эшләячәк. Әлеге бюро "Росатом" холдингының "Атомэнергомаш" ширкәтенә керә.
Станция дүрт блоктан торачак, елына 400 мең тонна водород җитештерәчәк. Бу водородның барысын да "Аммоний" компаниясенә җибәреләчәк (миллиардер Роман Троценконың "Азот" ширкәтенә керә, шулай ук, Менделеевскида урнашкан).
Төзелеш 2028 елда башланачак. 2032 елда беренче блокны эшләтеп җибәрергә җыеналар, калган өч блок исә 2035 елга эшли башларга тиеш. Станция 60 ел хезмәт итәчәк диелә, Татарстан бюджетына аның эшеннән ел саен 20 млрд сум күләмендә салым түләнәчәк.
Татарстанда атом энерготехнология станциясен төзергә кирәк дигән фикер 2023 елның гыйнварында яңгырады. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады һәм объект төзелеше өчен урын карарга кушты. Хәзер Татарстан федераль хакимияттән станциянең төзелешен башлатып җибәрергә рөхсәт итүче махсус акт чыгаруын көтә.
"Бизнес Online" язуынча, станцияне төзү урыны ахыргача сайланмаган.
Февральдә Казанда атом энерготехнология станциясе төзелешенә каршы пикет узды.
- Татарстанда беренче атом электростанциясе Кама Аланындагы 1980 елда төзелә башлый. Тик бу эш 1986 елгы Чернобыль һәлакәте аркасында, илдәге сәяси, икътисади хәл кискенләшү һәм Татарстан җәмәгатьчелеге төзелешкә протест белдерү сәбәпле 1990 елда туктый. Бүген ул чорда корылган биналар хәрабә хәлендә.
- Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыяте атом станциясе республика экологиясенә зур зыян сала дип саный. АЭСка альтернатив буларак алар җил белән эшләүче электр станцияләре төзүне тәкъдим итә һәм бу җил белән эшләүче станцияләрнең потенциал көче Түбән Кама ГЭСы куәтеннән 27 тапкыр артыграк булуын белдерә. Алар Татарстанда җитештерелгән энергия Татарстанга җитәрлек дигән фикердә.
- Русия хөкүмәтенең Кама Аланы шәһәрендә Татар атом станциясе төзелешен яңарту карарына татарстаннар берничә мәртәбә каршы чыкты.
- Шул ук вакытта Татарстанның Яшел Үзән районы Яңа Николаевка авылында чүп яндыру заводы төзелә. Аны 2023 елның декабрендә тапшырырга тиешләр. Бу төзелешкә халык нык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде. Узган ел ахырында санкцияләр сәбәпле корылманы кулланышка тапшыру вакыты "билгесез вакытка" кичектерелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум