Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа уку елында беренче сыйныфка 20 мең бала керәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Татарстан башкаласында бу уку елында рекордлы санда - дүрт мәктәп ачыла. Әмма түрәләр балаларга мәктәпләрдә урыннар да, укытучылар да җитми дип зарлана.

1 сентябрьдә Казан мәктәпләренә беренче сыйныфка 20 мең укучы керәчәк, бу – шәһәрнең яңа тарихындагы иң югары күрсәткеч. Әлеге мәгълүматны 28 августта иртәнге киңәшмәдә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде.

Моннан тыш яңа уку елында Татарстан башкаласында дүрт мәктәп ачылачак: Сибгат Хәким, Рәуис Гәрәев урамнарында, "Салават күпере" һәм "Светлая Долина" торак комплексларында.

Быелгы уку елында Казанда барлыгы 174 мең укучы белем алачак.

Ирек Ризванов яңа мәктәпләр төзелсә дә, бу укучыларның санын куып тота алмый, дип белдерде. Ул Казанга республиканың районнарында яшәүчеләр дә, күрше төбәкләрдән дә тартылалар ди.

Казан мэры Илсур Метшин да мәктәпләр саны җитмәвен әйтә. Соңгы биш елда республика башкаласында 16 яңа мәктәп һәм өстәмә корпуслар төзелгән. "Әмма бу бөтен баланы да парталар артына утырту өчен көчкә җитә. Шулай да бер бала да урынсыз калмады", дип искәртте ул.

"Тагын 29 микрорайонда мәктәп төзелеше көтелә, шуларның 15ендә белем йортларына ихтыяҗ нык зур. Яңа мәктәпләргә булган ихтыяҗ белән бәйле төзелешләр өчен Казанның берничә еллык бюджеты кирәк", ди мэр һәм Татарстан президенты, "Образование" дәүләт проекты ярдәменең генә мәктәп проблемнарын хәл итү өчен җитәрлек булмавын әйтә. Метшин тагын да күбрәк финанслау кирәк, ди.

Шул ук вакытта Казанда мәктәпләрдә урыннар гына түгел, укытучылар да җитми дип искәртте ул. Метшин сүзләренчә, бу уку елында Казанга читтән 130 укытучы күчеп килгән.

  • Күптән түгел Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде. "Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана", диде ул.
  • Татарстанда укытучылар җитмәүгә сугыш һәм "өлешчә мобилизация" дә йогынты ясаганмы – түрәләр монысын әйтми. Әмма былтыр Татарстанда укытучылар арасында мобилизациягә эләгүчеләр дә, сугышка алынудан куркып чит илләргә чыгып китүчеләр дә булды. Китүчеләр арасында ир укытучылар гына түгел, ирләре артыннан киткән хатын-кыз укытучылар да бар.
  • Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматынча, хәзерге вакытта Татарстанда 1410 мәктәп эшли. Аларда 487 меңгә якын бала укый. Быел исә беренче сыйныфка 57 мең бала керәчәк.
  • Татарстанда аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.
  • Узган уку елында Казанның 2,5 мең укучысы өеннән еракта урнашкан мәктәпләрдә белем алырга мәҗбүр булган. Мәктәптә балаларга урын җитмәү аеруча Казанның "Солнечный город", "Салават күпере" торак комплексларында, шәһәр янындагы Вишневка һәм Привольный бистәләрендә күзәтелә. Рәүис Гәрәев урамындагы 182нче лицей да каралганыннан ике тапкыр күбрәк баланы укыта.
  • Мәгариф белгече, Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин Азатлыкка әлеге мәсьәлә "җитәкче урыннарда элек өчлегә укыган кешеләр" утырганга килеп чыга дип белдергән иде. Зур торак комплекслары төзегәнче үк, анда мәктәпләр дә төзүне таләп итү кирәк ди ул.
  • 7 июльдә Казан янындагы Көек авылының "Алгоритм" лицее янына балалары беренче сыйныфка укырга керәсе әти-әниләр җыелышкан һәм Русия хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллиннан тагын бер мәктәп төзүне сораган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG