Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада хәрби комиссариатны яндыру ниятендә шикләнелгән 21 яшьлек егетне тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул бензин һәм шырпылар тотып хәрби комиссариат янына килгән булган.

Башкортстанның Уфа шәһәрендә Революция урмындагы хәрби комиссариат янында ут төртергә мөмкин булган 21 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Бу хакта Baza Telegram-каналы хәбәр итә. Егет үзе белән биш литрлы савытта бензин һәм шырпылар алган диелә.

"Пруфы" беренчел мәгълүматларга таянып, егет комиссариат янына иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә килгән, бина янында тәртип сакчыларын күреп, качмакчы булган әмма җитешмәгән һәм тоткарланган дип яза.

Басма хәбәренчә, егет беркайда да эшләмәгән. "Пруфы"га тәртип саклау оешмасындагы әңгәмәдәше егет белән югары оешмаларда эшләүчеләр шөгыльләнәчәк дип фараз белдергән.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милекне зарарлау һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала. Соңгысы нигезендә кешене гомерлек төрмәгә утыртып куюлары да бар.
  • Июль ахырыннан башлап Русиядә өч дистәдән артык хәрби комиссариатка ут төрттеләр. Ут төртмәкче булганнарның күпчелеге тоткарлангач безгә шалтратучылар үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырды, төрле күрсәтмәләр бирде дип сөйләгән.
  • Июль-августта мондый очраклар Башкортстан һәм Татарстанда да күзәтелде. 29 июль кичендә Казанда 62 яшьлек хатын-кыз Кызыл Армия урамындагы Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты диварына бензин сибеп, ут төрткәне әйтелде. Шулай ук 1 августта 23 яшьлек бер туташ Казанда хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган - яна торган сыеклык аткан, әмма ул янып китмәгән. Туташка каршы җинаять эше ачылган.
  • 1 августта Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG