Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Евгений Михайловны 100 мең сум ришвәт алуда шикләнәләр. Акчаны Яңа Чишмә районында төзелеш һәм юл материаллары ташучы "Оргспецтранспорт" ширкәте арадашчысы биргән диелә. Акчаларны ширкәттә эшләүче машина йөртүчеләрне юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартмасыннар дип биргәннәр дип фаразлана.

Ришвәт алуда шикләнеп, Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Михайловны тоткарлаганнар. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" җиткерә.

Басма әңгәмдәшләре әйтүенчә, Михайлов "Оргспецтранспорт" ширкәте мәнфәгатьләрендә эш иткән арадашчылары аша 100 мең сум ришвәт алуда шикләнелә. Әлеге оешма Яңа Чишмә районында төзелеш һәм юл материаллары ташу хезмәте күрсәткән һәм берничә мәртәбә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган.

Тикшерү комитеты фикеренчә, бу акчаларны ширкәттә эшләүче машина йөртүчеләрне алга таба административ җаваплылыкка тартмасыннар өчен дип биргән булганнар. Арадашчы тоткарланган, аңа чикләү чарасы сайланган. Мәхкәмә Михайлов өчен дә чикләү чарасы сайлаган диелә.

Татарстан тикшерү комитеты рәсми мәгълүмат чыгармады.

  • Август башында Казанда ришвәтчелектә шикләнеп медицина көллияте җитәкчесе Зөһрә Хисаметдинованы тоткарлаганнар иде. Мәхкәмә аны өй сагына җибәрде. Янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган. Тикшерү фикеренчә, аның 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тикшерүче әйтүенчә, тентү вакытында көллият мөдирендә 17,5 миллион сум кәгазь акча табылган.
  • Июль башында ришвәтчелектә шикләнелеп Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешков кулга алынган иде.
  • 11 майга каршы төндә Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерованы тоткарлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG