Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскосмос башлыгы "Сармат" ракеты хәрби кизүгә куелды дип белдерде


Ракет 18 мең километрга кадәр оча һәм 10-15 атом чукмары ташый ала дип ышандыралар.

Русиядә "Сармат" стратегик ракет комплексын хәрби кизүгә куйганнар. Бу хакта бүген, 1 сентябрьдә “Роскосмос” башлыгы Юрий Борисов белдерде. Ул нечкәлекләрне ачыкламады.

Бу – Русия рәсми вәкиленең яңа стратегик комплексны хәрби әзерлек хәленә китерүе турындагы беренче белдерүе.

Февраль аенда президент Владимир Путин "Сармат"ның ракет очырта торган беренче корылмалары хәрби кизүгә куелачак дип әйткән иде. Июньдә Путин моны "якын арада булачак" дип кисәтте.

РС-28 "Сармат" ракеты совет чорының "Воевода" кыйтгаара ракетларын алмаштыру өчен каралган.

Ракет 18 мең километрга кадәр оча һәм 10-15 атом чукмарын сыйдыра ала дип ышандыралар.

Узган елның апрелендә саклану министрлыгы аны беренче тапкыр уңышлы сынап караулары турында хисап биргән иде. Нәтиҗәдә ракетларны күпләп чыгара башладылар. Ничә ракет чыгарылуы һәм ничәсе хәрби кизүгә куелуы турындагы мәгълүмат яшерелгән.

Америка медиалары 2023 елның 20 февралендә "Сармат" кыйтгаара баллистик ракетын очыртып карау уңышсыз булды дип язган иде, чөнки Русия рәсми затлары бу тәҗрибә хакында хәбәр итмәде. Ракетны сынау АКШ президенты Джо Байден Киевка килгән чакта үткәрелде.

  • Мәскәү Украинага бәреп кергәннән соң Русия хакимияте вәкилләре турыдан-туры яки читләтеп кенә атом коралы куллану белән яный башлады. Путин үзе дә әгәр Русия суверенитетына һәм бөтенлегенә куркыныч янаса, бу мөмкин хәл дигән иде. Кремльне хуплаучы медиаларда янәсе “Сармат”ның бер ракеты Британияне юк итәргә җитешле дип язды.
  • 2022 елның февралендә, Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Путин Русиянең атом көчләрен югары хәрби әзерлек хәленә китерергә кушты. Бу боерыкны гамәлдән чыгару турындагы хәбәрләр булмады. Шул ук вакытта АКШ күзләү хезмәтендә берничә тапкыр Русиянең атом коралы кулланырга әзерләнүен раслардай билгеләр юк дип берничә тапкыр искәрттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG