Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан балалар бакчаларында атна саен гимн җырлаячаклар һәм байраклар күтәрәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңарчы мондый тәртип мәктәпләргә генә кертелгән иде әле.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән, республиканың балалар бакчаларында Белем көне дәүләт байракларын күтәрү һәм дәүләт гимннарын җырлаудан башланган. Башкортстан мәгариф министрлыгында белдерүләренчә, хәзер моны бакчаларда һәр атна саен башкарачаклар. Бу хакта Башкортстан медиалары яза.

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә дәүләт символларын куллану – балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр, ватанпәрвәрлек нигезләре, Ватаныбызга, мәдәниятебезгә һәм тарихи хәтергә хөрмәт булдыруның мөһим өлеше булып тора” дип саныйлар республиканың мәгариф министрлыгында.

Моңарчы бу тәртип мәктәпләргә генә кертелгән иде. Былтыр Башкортстан һәм Татарстанда мәктәпләренең ишегалларында оештырылган Белем көне барсында да диярлек бер сценарий нигезендә оештырылды. Тантаналы "линейка"да укучылар тезелеп бастырылды, башта Русия байрагы күтәрелде, аннары Татарстанда – Татарстанныкы, Башкортстанда – Башкортстанныкы. Моны иң яхшы, алдынгы укычыларга башкарырга рөхсәт ителде. Русия гимны, аннары республикаларныкы башкарылды.

  • Мондый ритуал һәр мәктәпткә диярлек кабатланды, чөнки бу өстән кушылып ясала. Бу – сугыш йогынтысы. Түрәләр бу рәвешле балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнә дип ышана. Байракларны чыгару, гимннарны җырлау гадәте 1 сентябрь белән генә чикләнмәде, ул атна саен булды. Һәр дүшәмбе байракларны күтәрү, гимнарны җырлау белән башланды. Шимбә исә байракны төшерү гадәте керде.
  • Башкортстанда авыл мәктәбендә 20 ел буена балаларга белем бирүче педагог бу уңайдан Азатлыкка фикер белдереп, “Маршлар, байраклар, гимнарны җырлау кирәк ул, әмма ул тантаналы вакытта гына, сирәк-мирәк кенә урынлы. Атна саен үрә катып йөрүләр, гимн җырлауның кадере калмый. Өстән кертелгәннең бәрәкәте юк”, дигән иде.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты. "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе дә кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG