Чаллыдагы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр йортында бер баланы кыйнауларыннан соң, Татарстанда ваемсызлык турында җинаять эше ачылган (Җинаять кодексының 293 маддәсе 1 өлеше).
Бу хакта республика прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне үз контроленә алган.
Алданрак социаль челтәрләрдә әлеге социаль приютта үсмерләрнең бер малайны кыйнавы төшерелгән видео чыккан иде. Видеодагы балаларның олырагы әлеге малайны тотып тора, ә икенче берсе аны кулы һәм аяклары белән кыйный. Шундый сугуларның берсендә малай идәнгә егыла. Бүлмәдәге башка балалар бу хәлләргә карап тора.
Татарстан прокуратурасы бу мәгълүматны тикшерү оештырды.
Республика тикшерү комитеты хәбәренчә, балалар йортының җитәкчелеге балалар шулай уйнаган дип саный.
- Берничә ел элек Татарстанның Саба районында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" ятимнәр йортында яшь кызны көчләүләре хәбәр ителгән иде. Оешманың мөдире һәм биш хезмәткәре моны белгән, ләкин полициягә хәбәр итмәгән, соңыннан исә кызның бу хакта аңлатмасын юкка чыгарган диелде. Ятимнәр йорты мөдире Лилия Закирова тикшерүгә "андый балаларның уйдырмалар уйлап табарга яратуын" әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум