Чиләбе өлкәсендә Көньяк-Урал тимер юлында реле җайланмалары урнаштырылган шкафларга диверсияләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итүләре турында кисәтүче язулар язганнар. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә.
Элегрәк мондый язулар Русиянең башка төбәкләрендә дә, аерым алганда Псков өлкәсендә барлыкка килде.
Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә сугышка каршы булучылар хәрби комиссариатларны, полиция бүлекчәләрен, шәһәр хакимияте йортларын һәм тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафларны яндыра башлады. Хәзерге вакытка шундый берничә йөз очрак турында билгеле. Тимер юл инфраструктурасына һөҗүмнәр өчен генә дә 60тан артык кеше тоткарланган.
Башта ут төртү турындагы җинаять эшләрен чит милекне зарарлау яки хулиганлык маддәләре нигезендә карадылар. Соңрак хакимиятләр мондый очраклар терактлар һәм диверсияләр буларак бәяләнәчәк һәм алар өчен күп елларга, хәтта гомерлеккш иректән мәхрүм итәчәкләр, дип белдерде.
Хәрби комиссариатка ут төртүне теракт буларак карап беренче хөкем карарын 2023 елның гыйнвар ахырында чыгардылар. Хәзер инде Русиянең дистәләгән ватандашы озын мөддәтләргә хөкем ителде.
- Диверсия очраклары быел Татарстанда һәм Башкортстанда да теркәлде.
- Март ахырында Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.
- Күптән түгел Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төртте. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.
- 30 августка каршы төндә Уфаның Калинин районында, Черниковка-Шакша станцияләре арасында реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткәннәр иде. Бер шкаф тулысынча янып беткән, тагын ике шкафны ача алмаганнар – сыдырылган эзләр генә калган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум