Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урал һава юллары" очкычы каза хәлендә Новосибирскидагы басуга төшеп утырган


Моңарчы "Урал һава юллары" очкычы Мәскәү янында да каза хәлендә төшеп утырган иде
Моңарчы "Урал һава юллары" очкычы Мәскәү янында да каза хәлендә төшеп утырган иде

Очкычта 170 юлчы, шул исәптән 23 бала булган, биш кешегә медицина ярдәме күрсәткәннәр.

"Урал һава юллары"ның Сочидан Омскига очкан Airbus-A320 очкычы каза хәлендә Новосибирски өлкәсендәге басуга төшеп утырган. Басу Новосибирскидан 200 чакрым көнчыгыштарак урнашкан, дип хәбәр итә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Новосибирски сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, биш кешегә медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Очкычның фюзеляжы җимерелмәгән, юлчылар кабартылган траплар аша үзләре чыга алган. Очкыч төшеп утырган урыннан фотолар бар, аларда очкычның уң як канаты өстендә янган эзләр күренә.

112 Telegram-каналы мәгълүматынча, һавада очкычның бер двигателе яна башлаган.

Новосибирски өлкәсе губернаторы Андрей Травников әйтүенчә, очкыч басуга җирле вакыт белән 9:44 сәгатьтә (Казанча 5:44), Убинское авылы янында төшеп утырган. Авыл Новосибирски белән Омски арасында урнашкан.

Очкычта 170 юлчы, шул исәптән 23 бала булган, алар очкычтан чыккан, дип җиткерде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына алып китү өчен алты автобус җибәрелүе әйтелгән иде. Аларны район мәдәният йортына урнаштырганнар.

Flightradar белешмәләренчә, очкыч Омски һава аланына төшеп утырмаган, кисәтү сигналы биргән һәм запастагы аэродромга юл тоткан.

Омски өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча үтәүче Виталий Хоценко ТАССка очкычның каза хәлендә төшеп утыруына китергән сәбәп гидросистемның эшләми башлавы булырга мөмкин дигән.

Рәсми рәвештә бу хәлнең сәбәпләре әлегә хәбәр ителмәде .

Төбәкнең тикшерү комитеты һава транспортын куллану һәм хәрәкәт итү иминлеге кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше ачкан.

11 сентябрь, дүшәмбе көнне "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.

Airbus 320 очкычы Казан һава аланыннан күтәрелеп Кайбыч тирәсенә җитүгә, очкыч командиры техник сәбәпләр аркасында кире кайтырга карар кабул иткән.

Очкыч 11: 57 сәгатьтә Казан һава аланына төшеп утырган. Очкычта барлыгы 165 юлчы булган. Зыян күрүчеләр юк диелде.

  • 2019 елның августы уртасында "Урал һава юллары"ның башка бер юлчы ташучы очкычы да басуга төшеп утырган иде. Ул Мәскәүдән Акмәчеткә юл тоткан, әмма оча башлагач ике двигателенә дә акчарлаклар кергән. Нәтиҗәдә экипаж очкычны һава аланының очып китү юлыннан якынча бер чакрым ераклыктагы кукуруз басуына утырта. Очкыч шассисыз төшеп утыра.
  • Юлчыларның берсе дә һәлак булмады. Пилотлар Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинны Русия каһарманы исеме белән бүләкләделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG