Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинаның 30 баласы тотыла


Ленара Иванова
Ленара Иванова

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры әйтүенчә, баштагы чорда украин балаларын уллыкка алырга теләүчеләр бик күп булган. Әмма кыенлыклар туган, балаларга Русия ватандашлыклары алганнар. Хәзер "уллыкка алырга теләүчеләр агымы үтте, әлегә бер баланы да алмадылар”, ди түрә.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, хәзерге вакытта Башкортстанда Украинаның 30 баласы тотыла. Ике бала республикадан киткән: берсе Псков өлкәсенә гаиләсе янына киткән, берсе фетнәчел Донецкига. Бу хакта түрә "Аспекты мнений" тапшыруында әйткән.

Балалар министрлыкның өч оешмасына урнаштырылган.

"Алар безнең дәреслекләргә һәм сөйләмебезгә ияләнә", дигән ул.

Иванова сүзләренчә, баштагы чорда украин балаларын уллыкка алырга теләүчеләр бик күп булган.

"Өстәмә кыенлыклар булды, катлаулы иде, без аларга ватандашлык алу белән шөгыльләндек, хәзер алар барысы да Русия ватандашлары. Уллыкка алырга теләүчеләр агымы үтте. Әлегә бер баланы да алмадылар", дигән түрә.

Ленара Иванова Украина балаларын канунсыз рәвештә Русиягә депортацияләүдә катнашуы өчен Европа берлеге, Британия, Канада һәм Украинаның чикләүләр исемлегенә кертелде.

Бу вазгыятьтә ул чит илгә сәфәрләрен киметүе турында әйткән.

"Сәфәрләрне чикләдем, әмма мин чикләүләр керткән илләргә барырга җыенмаган идем дә. Илләр бик күп, дөнья зур", дигән ул. Иванова гаиләсе белән Әрмәнстанга баруын сөйләгән, тормышына чикләүләрнең йогынты ясамавын әйткән.

  • Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
  • Июнь ахырында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Украинада басып алынган җирләрдән Русиягә чыгарылган 300ләп баланы "Русия гаиләләренә урнаштыруларын" җиткергән иде. Аның әйтүенчә, балаларны уллыкка алмаганнар, "вакытлыча карауга тапшырганнар".
  • Министр әйтүенчә, сугыш башланганнан бирле Русиягә 700 меңнән артык бала кергән. "Шуларның ике меңе – ДНР һәм ЛНР ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр. Алар анда эшләүчеләр, бу оешмаларның тәрбиячеләре белән бергә эвакуацияләнде", диде ул.
  • Украина ягы 2022 елның 24 февраленнән соң Русиягә чыгарылган балалар исемлеген бирүне сорап Русиягә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Бу аларның әти-әниләрен эзли башлау өчен кирәк диелде.
  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG