14 сентябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юллама белән чыгыш ясады. Бу аның "президент" атамасыннан мәхрүм калганнан соң беренче юлламасы. Нотыкның төп өлеше сугыш шартларында республиканың ничек яшәвенә, сугышка нинди өлеш кертүенә багышланды. Медиа һәм иҗат әһелләрен патриотизм турында язарга өндәде, икътисадның үсештә булуын сөйләде. Президент үтә җитди проблеманарга тукталмады. Татар теле һәм милли мәсьәләләргә кагылып кына үтте. Азатлык Миңнеханов юлламасында татар теленең ничек кулланылуын — кайсы темаларда татарча сөйләвен, ни кадәр мәгълүмати булуын өйрәнде һәм күтәрелгән төп мәсьәләргә күзәтү ясады.
Ике дәүләт телен куллану нисбәте: нибары 6,5 проценты татарча
"Ике дәүләт телен куллану өчен барлык шартлар булдыру мөһим" дип сөйләгән Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында дәүләт теле саналган татар теленә мөмкин кадәр аз урын бирде.
1 сәгать 10 минут дәвам иткән юлламаның нибары 4,5 минуты гына татар телендә яңгырады. Дәүләт телләрен куллану дәрәҗәсен караганда, чыгышның бары 1/15 өлеше генә татарча булды, урыс теле белән чагыштырганда, бу нибары 6,5 процент кына тәшкил итте.
Икенчедән, Рөстәм Миңнеханов татар телендә нигездә гомуми өндәү җөмләләрен генә кулланды. Төгәл мәгълүмат бары урыс телендә сөйләнде.
Мисал өчен, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавында Татарстан кешеләренең күпме катнашуы, "каһарман" булуы турында урысча әйтелде. Ахырдан гына: "Без сезнең белән горурланабыз. Рәхмәт cезгә" дип татарча сүз кыстырды.
Республика өчен мөһим булган икътисади мәсьәләләрдә Миңнеханов татарча сөйләүне бөтенләй кирәк дип тапмады.
"Татнефть", "Сибур", "КамАЗ" кебек ширкәтләрнең эшчәнлеге, нефть һәм нефть химиясе, чит илләр белән икътисади багланышлар һәм ислам банкингы турында чыгыш бары урысча булды.
Шул ук хәл социаль програмнар үтәлеше, туризм үсеше, М-12 машина юлы ачылышы, Казан һава аланының яңа терминалын төзү планы турында сөйләгәндә дә чагылды. Хәтта авыл хуҗалыгы торышы турында да Миңнеханов асылда урыс телендә генә сөйләде. Ахырдан гына, гадәткә кергәнчә: "Барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм", дип әйтеп куйды.
"Кешенең иң зур байлыгы — сәламәтлек. Аны саклау бурычын без чын профессионалларга ышанып тапшыра алабыз…", дип гомум сүзләр белән ул медицина тармагы турында сөйли башлады. Күпме хастаханә салынуы, диспансеризацияләнүчеләр саны кебек мәгълүмат татарча әйтелмәде.
Юлламаның татарча яңгыраган иң зур өлеше милли мәгарифкә кагылды. Ул барлыгы 1 минут 49 секунд дәвам итте. Шушы вакыт эчендә Миңнеханов "татар телен өйрәнү һәм туган телләрдә укыту өчен шартлар барлыгы", "Адымнар" мәктәбе эшчәнлеге, Татар теле һәм туган телләр комиссиясе эшенең уңай нәтиҗәсе һәм татар теленнән тыш башка телләргә дә ярдәм итүе, "туган телләрне сыйфатлы итеп өйрәнүне балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр тәэмин итәргә кирәклеге" һәм "ике дәүләт телен куллану өчен барлык шартларны булдыру мөһимлеге" турында әйтте.
Бу мисаллардан күренгәнчә, Татарстан президенты юлламасында татар теле мәгълүмати тел буларак яңгырамый, республиканы борчыган төп мәсьәләләрдә кулланылмый. Татарча җөмләләр чыгышның хисси өлешендә, милли мәсьәләләргә кагылышлы урында гына ишетелә.
Рөстәм Миңнехановның нотыгы ТНВ каналында, социаль челтәрләрдә, YouTube каналында трансляцияләнде. Бу республика халкына юллама җиткерү генә түгел, дөнья буйлап таралган татар дөньясына фикереңне белдерү дә санала. Миңнехановны бар татар дөньясы президенты итеп кабул иткән чит төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге татарлар өчен (гәрчә сугыштан соң чит илләрдәге татарларның Татарстан белән элемтәсе суынды) аның чыгышы ни кадәр аңлаешлы булды?
Урысча аңламаган татарлар өчен Миңнеханов юлламасы болайрак яңгырар иде:
Без сезнең белән горурланабыз. Рәхмәт сезгә.
Гаиләнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Нәкъ менә гаиләдә халкыбызга хас булган җиргә, туган якка мәхәббәт, тырышлык һәм үзара хөрмәт, эш сөючәнлек һәм җаваплылык кебек сыйфатларга нигез салына.
Ул бөтен дөнья буенча татар милли оешмаларын берләштерә. Төрле төбәкләрдә дәүләт органнары белән хезмәттәшлекне ныгыта. Конгресска милләттәшләр белән эшләү формаларын тагын да камилләштерү мөһим.
Барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм.
Милли мәгариф системы — һәрчак безнең игътибар үзәгендә. Татар теленә өйрәнү һәм туган телләрдә укыту өчен шартлар бар. Кадрлар әзерләү буенча эш алып барыла. "Адымнар" мәктәпләр челтәре уңышлы эшли. Алар милли мәгариф методик үзәге. Миңтимер Шәрип улы, сезгә бу идеяне тәкъдим итүегез һәм әлеге теманы үстерүдә шәхси катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Татар теле һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен саклау һәм үстерү комиссиясе тел мохитен саклауга зур өлеш кертә. Хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар белән 100гә якын уртак проектлар булдырдылар. Әлеге чаралар татар телен генә түгел, республикада яшәүче башка милләт телләрен — рус, чуаш, удмурт, мари, мордва телләрен үз эченә ала. Бу эш милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсе өчен олы әһәмияткә ия. Аны әйдәп барган өчен Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле хезмәттәшләр. Кешенең иң зур байлыгы — сәламәтлек. Аны саклау бурычын без чын профессионалларга ышанып тапшыра алабыз. Табиб зур фидкарьлек таләп итүче һөнәрләрнең берсе. Медицина хезмәткәрләренең бер җылы сүзе, бер елмаюы да дәвалау сәләтенә ия.
Татарстанда зур чаралар уздыру, тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән илкүләм проектлар һәм республика програмнарыны гамәлгә ашыру белән беррәттән без барлык йөкләмәләрне тулысынча үтибез һәм адреслы социаль ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Инвалидларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, күп балалы гаиләләргә һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга булышу безнең бурычның берсе.
Хөрмәтле депутатлар, кадерле ватандашлар! Алдыбызда төрле өлкәләрдә күп бурычлар тора. Без аларны бергәләп һичшиксез үтәрбез дип ышанам. Безнең көчебез — тырыш булуда, талантлы кешеләребездә, өлкәннәрне хөрмәт итүдә, туган илгә булган мәхәббәттә, гаилә кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрне саклауда.
Без булдырабыз! Без — бергә!"
"Бу Миңнехановның татар теленә мөнәсәбәтен күрсәтә"
— Бу республикада татар теленең тоткан чын урынын күрсәтә, — дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин. — Татарстанның һуманитар өлешен алсак, татар теле 1/15 өлешне тәшкил итәдер. Шул ук вакытта бу Миңнехановның телгә әһәмият бирмәвен аңлата. Ул аңа җитди мәсьәлә дип карамый. Димәк, татар теленә ниндидер мыскыл ителгән кебек караш хөкем сөрә, ул аны көлкеле вакытта, "Без булдырабыз, Без — бергә" дигән шигарне кабатлаганда хис өстәр өчен куллана. Җитди сөйләшү татар телендә бара алмый дигән фикердә ул, күрәсең. Алар фикеренчә, урыс теле — фән теле, сәясәт, фәлсәфә теле. Шуңа да татар теле көлке сөйләү, җыр-бию теленә әверелде. Иң мөһиме — алар шуны алга сөрә.
Гомумән, Татарстанда халык ике вертикаль астында яши: Путин һәм Миңнеханов вертикале. Әгәр президент камзул һәм түбәтәй кисә, түрәләр дә шулай киенә. Әгәр дә ул татар телен күбрәк кулланса, алар да аны ешрак файдалана. Татар теле комиссиясе булдырылганнан соң, түрәләр татар теле курсларына йөрде, татарча чыгышлар ясады. Хәзер бу эш сүрелде. Моңа Миңнеханов та үз өлешен кертә. Бу бездә корылган пирамида системына бәйле.
Миңнеханов татар теле турында системлы төстә сөйләмәде. Татар телен балалар бакчаларыннан алып укытырга кирәк диде, шул ук вакытта аны ничек эшләргә, федераль кануннарны ни рәвешле урап узарга икәнен күрсәтмәде.
"Республика бар көчен сугышка һәм Путинга хезмәт итүгә куя"
Миңнеханов чыгышы нигездә Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында Татарстанның тоткан урынына багышланган иде. Ул республика сугышчыларының "фронтның алгы сызыгында" сугышуы, Русия оккупациясендә калган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Президент Татарстанда оешкан барлык бүлекчәләрне дә кирәкле корал һәм техника белән тәэмин итүен яшермәде.
Миңнеханов медиа өлкәсенә дә тукталды. Ул "Русиягә каршы мәгълүмати сугыш" алып барылуы, Көнбатышның яшьләргә тәэсир итүе турында сөйләде. Аныңча, медиа, мәдәният һәм сәнгать әһелләре үз әсәрләрендә патриотизм идеяларын таратырга тиеш.
Шул ук вакытта ул Татарстанда җитди проблемнарны күтәрмәде. Киресенчә, республика икътисады "тышкы сынауларга бирешми һәм тотрыклы булып кала" диде.
Миңнеханов 2024 елда узачак Русия президентын сайлауга тукталды. Ул Татарстанда Владимир Путинга теләктәшлек күрсәтерләр дип ышануын да әйтте.
2024 елны президент фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте.
Руслан Айсин фикеренчә, Татарстан өчен 2024 ел киеренке ел булачак. Казанда узачак БРИКС саммиты вакытында республикада шымчылар күбәячәк, контроль артачак, активистлар күзәтү астында булачак, ди ул. Сәясәт белгече бу юллама Татарстанның сугыш шартларында озак яшәргә һәм анда үзәк урынны алып торырга әзерләнүен күрсәтте дип саный.
— Юлламада социаль проектлар тормышка аша, төзелеш бара, икътисад үсә, бар да ал да гөл дип әйтелде, — ди Айсин. — Шул ук вакытта кешенең яшәү дәрәҗәсе төшүе әйтелмәде. Республикага укытучылар һәм башка кадрлар җитми. Димәк, зыялылар юк дигән сүз. Чөнки республика бар көчен сугышка һәм Путинга хезмәт итүгә куя.
Бу Татарстанның сугыш шартларында озак яшәячәген күрсәтте. Республикада хәрби стратегик сәнәгать оешмалары эшли, очкыч, боралак һәм башка кораллар ясала. Моның өчен дәүләт заказы булуы кирәк. Ул булса, Татарстан һәм аның элитасы моннан файда алачак. Эшмәкәрлеккә игътибар юк, чөнки аңа ачык хокукый даирә, ришвәтчелек булмау, түрәләрнең басым ясамавы кебек демократик шартлар кирәк. Инвестицияләрдән бары дәүләт инвестициясе генә калды. Шуңа да Татарстан бу сугышта актив катнашачак, дроннар җитештерәчәк. Әгәр республика әлеге сугышта үзәк урынны алып торса, Мәскәүдән идеологик басым башланачак. Бу аеруча тел, дин, милләт торышына йогынты ясаячак.
Ни өчен юлламада проблемнар күтәрелмәде, чөнки Путинга матур саннар кирәк. Халыкны да тынычландыру мөһим. Бары торак-коммуналь хуҗалыгы кебек проблемнар гына әйтелде. Хәзер рәсмиләрнең барлык борчулары сугышка, "каһарманнар"ны кайгыртуга бәйле. Хәзер Русиядә дә, Татарстанда да фикер йөртү примитивлаша бара. Шигар куллану бар, технологияләр җитмәү сәбәпле икътисад сыйфаты үзгәрә, акыллы башлар җитми. Хәзер без Сталин заманындагы "тышкы дошман белән көрәшү" шигаренә кайттык.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум