Русия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәрби хәрәкәт ветераннары өчен 750 мең, һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары өчен 230 мең таныклыкка заказ биргән. Бу хакта дәүләт өчен сатып алулар порталында чыккан мәгълүматка таянып, "Вёрстка" басмасы җиткерә.
Таныклыклар әзерләү 79 миллион сумга төшәчәк. Һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары өчен дигән таныклыкларның 200 меңен саклану министрлыгына, 30 меңен – хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына тапшырачаклар.
Русия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы май аенда да мондый килешү төзегән иде инде. Ул чакта ветераннар өчен 95 мең, һәлак булучыларның гаиләләренә 23 716 таныклыкка заказ бирелде. Мондый таныклыкларны былтыр да ясаттылар, ул чакта берничә мең бланк турында гына сүз барды.
Украинада сугыш башланганнан бирле Русиядә ветераннар өчен барлыгы 900 меңнән артык, һәлак булучы хәрбиләрнең гаилә әгъзалары өчен 260 меңләп документка заказ бирелгән. Аларны 2022 елның февраленә кадәр дә ясатканнар, бу таныклыклар Икенче дөнья сугышында һәлак булганнарның, шулай ук башка кораллы низагларда катнашып ветераннарга тиңләнгәннәрнең гаиләләренә бирелгән.
Шулай да ул чакта бу таныклыкларның саны Украинада сугыш башлангач алынганнары белән чагыштырганда күпкә азрак булган.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, бер ай узгач сугышка китүчеләргә ветеран исеме алырга рөхсәт итә торган канун кабул ителде.
- Бер ел эчендә канунга сугышучыларның яңа категорияләрен дә өстәделәр. Хәзер саклану министрлыгының хәрбиләре генә түгел, ихтыярилар, хосусый хәрби ширкәтләргә ялланучылар, (күрәсең вагнерчылар да) шулай ук аннексияләнгән Донецки һәм Луһански өлкәләрендә 2014 елдан оешкан кораллы бүлекчәләр дә ветеран була алачак.
- Ясатылырга тиешле һәм ясатылган таныклыкларның саны читләтеп кенә булса да Русиянең ничә хәрбие үлүен фаразларга мөмкинлек бирә, әмма төгәл исәпләүләр авыр – бер үле хәрбинең мондый ташламаларга хокукы булган берничә туганы булырга мөмкин. Русия саклану министрлыгы инде бер ел югалтуларның рәсми саннарын әйтми. ВВС һәм "Медиазона" рәсми чыганаклар аша 15 сентябрьгә Украинадагы сугышта Русиянең 32 мең хәрбие үлүен ачыклады. Чынлыкта аларның саны күпкә күбрәк булуы ихтимал.
- Азатлык та Украинадагы сугышның беренче көненән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа бу исемлек тулы булмаска мөмкин. Безнең хисапка күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 609 кеше, Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум