Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы, ягулык агу сәбәпле, һава аланына кире кайткан


"ЮВТ Аэро" һава ширкәтенең Bombardier CRJ200 очкычы. Архив фотосы
"ЮВТ Аэро" һава ширкәтенең Bombardier CRJ200 очкычы. Архив фотосы

Bombardier CRJ200 бортында 35 юлчы, шул исәптән бер бала да булган.

Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы, ягулык агу сәбәпле, һава аланына кире кайткан. Бу хакта Кама транспорт прокуратурасына сылтанып, Интерфакс хәбәр итә.

Очкыч 20 сентябрьдә иртәнге сәгать 5тә Бөгелмәдән Усински шәһәренә (Коми) очып киткән. Bombardier CRJ200 бортында 35 юлчы, шул исәптән бер бала да булган. 55 минуттан ул кире Бөгелмәгә төшеп утырган. Кама транспорт прокуратурасында белдерүеләренчә, очкычның ягулыгы аккан. Тикшерү бара диелә.

12 сентябрьдә Мисырдагы Хургададан Түбән Новгородка баручы очкыч техник җитешсезлекләр сәбәпле Казан һава аланына төшеп утырырга мәҗбүр булган иде.

Шулай ук 12 сентябрьдә "Урал һава юллары" ширкәтенең Airbus A320 очкычы Новосибирск өлкәсенең бер басуына утырды.

11 сентябрь, дүшәмбе көнне "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.

Airbus 320 очкычы Казан һава аланыннан күтәрелеп Кайбыч тирәсенә җитүгә, очкыч командиры техник сәбәпләр аркасында кире кайтырга карар кабул иткән.

  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
  • Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарә мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG