Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатына җинаять эше ачылганнан соң, Русиядә түрәләрне наркотикка тикшерә башламакчылар


Русия Думасы
Русия Думасы

Русия Думасы депутаты Солтан Хәмзәев бу хакта илнең сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә бу тикшерүне эшкә урнашканда да, кисәтмичә генә алга таба да чиректә бер үткәрергә кирәк.

Русия Думасы депутаты Солтан Хәмзәев муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләрен, бөтен депутатларны мәҗбүри тәртиптә наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерүне тәкъдим итә.

Бу хакта ул Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рөстәм Хәсәнов белән бәйле вакыйгадан соң "Новости" агентлыгына әйткән, дип яза "Прайм".

"Дәүләт хезмәткәрләрен, муниципаль хезмәткәрләрне, бөтен дәрәҗәләрдәге депутатларны наркотиклар куллануга тикшерергә кирәк дип беренче генә әйтмим. Бу мәсьәләнең актуаль булуына төгәл мисал китереп, әлеге тәкъдим белән Русия сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттем" дигән ул.

Аның әйтүенчә бу тикшерүне эшкә урнашканда да, кисәтмичә генә алга таба да чиректә бер үткәрергә кирәк.

"Көчле стресс, актив эшчәнлек – болар барысы да кеше психикасында чагылыш таба. Махсус хезмәтләр һәм тәртип саклаучылар теге яки бу түрәнең наркотиклар белән таныш булу-булмавын, тест узганмы-юкмы, наркотикларга тартылуы, бәйлелеге юкмы икәнен төгәл белергә тиеш", дигән депутат.

  • Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рөстәм Хәсәновка канунсыз рәвештә наркотиклар саклау турында (Җинаять кодексының 228 маддәсе) җинаять эше ачылган иде. 17 сентябрь якшәмбе көнне депуттаны Казанның Беломор урамында полиция хезмәткәрләре туктаткан. Тикшерү комитеты хәбәренчә, депутатның үзе белән 1,88 грамм наркотик салынган полиэтилен пакет булган.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан "кырыс тәнкыйть белдерде" һәм "Татарстан парламентаризмы тарихында беркайчанда мондый кычкырып торучы фактлар булмады" дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG