Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыкканнан соң 213 баш тавык һәм 225 йомырка юк ителгән. Моннан тыш, оешма янында яшәүче кешеләрнең дә тавыкларын тартып алганнар. Бу хакта Татарстан хөкүмәт йортының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов җиткерде, дип яза "Бизнес Online".
"Татарстанда беренче кош кизүе теркәлде. 26 августта Лениногорски кошчылык фабрикасыннан тавыклар үлде дигән мәгълүмат килде. Лабораториядә "кош кизүе" дигән диагноз куелды", дигән ул.
Җитәкче әйтүенчә, тавык фермасыннан биш чакрым тирәлектә яшәүчеләрнең 177 тавыгы тартып алынган, хәзерге вакытта чир юк ителгән, биналарны чистарту бара.
Хисаметдинов кош кизүе аркасында Лениногорски кошчылык фабрикасына 50 миллион сум тирәсе зарар килүен искәртә.
- Август ахырында Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыккан иде. Тавыклар 25 августта ук үлә башлаган. Чир таралу куркынычы булганга, кошчылык фабрикасыннан 55 километр радиуста карантин кертелде, бу зонага республиканың тугыз районы эләгә.
- 9 августта кош гриппын Уфа янында – Авдон авылындагы "Башкирская" кошчылык фабрикасында тапканнар иде. Ул чакта Татарстанда биредә җитештерелгән 300мең йомырканы сатудан алдылар. Татарстан республикасы җирләре куркыныч яный торган зонага кертелмәгән иде. Уфа районындагы Авдон авылыннан Лениногорски кошчылык фабрикасына кадәр ара – 240 километр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум